Ат (шахмат)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ат (шахмат) latin yazuında])

Ат (Юникод ♘♞) — шахмат уенында куллана торган таш (фигура). Уен башында ике уенчыга да икешәр ат бирелә. Ак атлар b1 һәм g1 шакмакларына, ә кара атлар b8 һәм g8 шакмакларына урнаша.

Шахмат фигуралары
Шаһ
Вәзир
Тура
Фил
Ат
Пешка

Ат белән йөрү тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атның йөрү мөмкинлеге

Ат үзенең төсле таш урнашмаган шакмакларга йөри ала. Ул үз йөрүендә баштан вертикаль яисә горизонталь буенча ике шакмакка, аннары шул юнәлешкә карата перпендикуляр бер шакмакка күчә һәм шунда кала. Атның йөргән юлы “Г” хәрефен хәтерләтә.

Башкача аңлатканда ат хәзерге вакытта торган шакмагына караганда горизонталь, вертикаль һәм диагональ буенча тигез урнашмаган иң якын кырга йөри ала.

Шулай итеп ат шахмат тактасы уртасыннан 8 кырга йөри ала.

Ат башка ташлар өстеннән дә сикереп йөри ала торган бердәнбер фигура.

Көч һәм материаль кыйммәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыйммәте буенча ат филгә яки 3 пешкага тиң. Өч ат якынча бер вәзирне яки ике тураны алыштыра.

Ат бик мобиль булмаса да, фигуралар өстеннән сикереп чыга алуы ябык позицияләрдә аның бәясен арттыра. Шаһ белән фил очрагында кебек шаһ белән ат ялгыз шаһка мат куя алмыйлар, әмма шаһ белән ат һәм фил — алалар. Ике ат һәм шаһ белән ялгыз шаһка каршы уйнап көндәш уенчы тупас хата ясаса гына мат куеп була.

Атның йөрү тәртибе башка фигураларныкыннан нык аерылганга “ат белән йөрү” фразеологизмы көтелмәгән кыланыш, яки чишелеш табуны аңлата.