Фил (шахмат)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фил (шахмат) latin yazuında])

Фил (кайсыбер вакытта “әфисәр” дип тә йөртелә; Юникод ♗♝) — шахмат фигурасы. Партияне уенчылар икешәр фил белән башлыйлар. Ак филләр c1 һәм f1, каралар c8 һәм f8 шакмакларына урнаша.

Шахмат фигуралары
Шаһ
Вәзир
Тура
Фил
Ат
Пешка

Фил белән йөрү тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юлында фигура тормаган чакта фил диагональ кырлар буенча теләсә нинди шакмакка йөри ала. Шулай итеп һәрбер фил ак яки кара шакмаклар буенча гына йөри ала, шуңа аларны аккырлы фил һәм каракырлы фил дип йөртәләр.

Кара фил (d4) “х” белән тамгаланган һәрбер шакмакка, ә ак фил (f5) нокта белән тамгаланган шакмакларга йөри алалар. Ак фил шулай ук кара пешканы отып алырга да мөмкин.

Көч һәм материаль кыйммәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фил шакмакларның яртысы гына үз контроле астында тота алганга турадан көчсезрәк дип санала. Моннан тыш тура буш тактада берьюлы 14 шакмакка һөҗүм итә, ә фил бары тик җидедән (фил такта почмагында) унөчкә кадәр (фил тактаның урта кырларында).

Фил якынча атка тиң. Әмма эндшпильгә якынлашканда пешкалар тактаның ике кырыенда урнашкан очракта фил аттан көчлерәк була башлый, ә пешкалар бер якта гына булсалар ат филдән бераз көчлерәк була. Тактада ике шаһ һәм фил генә калса уртак нәтиҗә игълан ителеп уен тәмамлана. Шул ук вакытта ике төрлекырлы филләр, яки ат, фил һәм шаһ ничек тә мат куя алалар.

Фил пешкасыз эндшпильдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фил көчле якта:

  • Шаһ белән ике фил ялгыз шаһка мат куя.
  • Шаһ, фил һәм ат ялгыз шаһка мат куя.
  • Шаһ белән бер фил ялгыз шаһка каршы, шаһ белән ике бертөрлекырлы филләр (теориядә пешканы филгә әйләндереп барлыкка килә алган хәл) шаһка каршы—уртак нәтиҗә.

Фил көчсез якта:

  • Шаһ белән фил шаһ белән турага каршы — гадәттә уртак нәтиҗә.
  • Шаһ һәм төрлекырлы ике фил шаһ белән вәзиргә каршы — гадәттә уртак нәтиҗә (теориядә вәзирле як ота ала, ләкин филле як позицияне 50 тапкыр кабатлап уртак нәтиҗә белән уенны тәмаландыра ала).