Тура (шахмат)
Түре (Ладья; Юникод ♖♜) — шахмат фигурасы (ташы). Уенда кыйммәте буенча 5 пешкага тиң. Юлында бер таш та тормаган очракта тура горизонталь яки вертикаль кырлар буенча һәрбер шакмакка йөрергә мөмкин.
Шахмат фигуралары | ||
---|---|---|
![]() |
Шаһ | ![]() |
![]() |
Вәзир | ![]() |
![]() |
Тура | ![]() |
![]() |
Фил | ![]() |
![]() |
Ат | ![]() |
![]() |
Пешка | ![]() |
Уен башында уенчыларда икешәр түре була, аклар a1, h1 кырларында a8, h8 шакмакларына урнаша.
Уенда түренең әһәмияте бик зур. Уен башында алар актив булмаса да, түреләр рокировкада катнашып миттельшпильдә позицион көрәш өчен вертикаль кырларны контрольдә тота алалар. Эндшпильдә түреләр еш кына пешкага вәзирлеккә барырга ярдәм итәләр, яки көндәш шаһына йөрергә зур кыенлыклар ясыйлар. Шаһ һәм түрене кулланып мат та куярга мөмкин.
Түренең юлында ташлар тормаса ул 14 шакмакны контрольдә тота.
Түреләрне урнаштыру мәсьәләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
8 түрене шахмат тактасына бер берсенә һөҗүм иттермичә ничә төрле итеп урнаштырып була? Бу латин квадратын табу мәсьәләсенә аналогия.