Аурупа (иярчен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Europa-moon.jpg
Ио, Ганимед һәм Аурупа иярченнәре орбиталь резонансы
Аурупаның Юпитер өстеннән чыгуы

Ауру́па (бор. грек. Ἐυρώπη) — Юпитерның иярчене. Дүрт Галилей иярчене арасында иң кечкенәсе.

Аурупа иярчене күбесенчә силикат токымыннан тора, үзәгендә тимер төш урнашкан.

Аурупа уртача радиусы 1560,8±0,5 км, Юпитерга карата һәрвакыт тик бер ягы белән борылган (синхронланган).

Өслеге бик яссы һәм боздан тора, анда бик аз кратерлар, ләкин күп ярыклар бар.

Аурупа котыпларында температурасы -223 С (50 К), экваторында -163 С (110 К).

Өслегенең яшьлеге һәм тигезлеге булганга күрә аның астындагы су океандагы микроскопик тереклек хакында фараз бар.

Агылыш көчләре сәбәпле шушы фараз ителгән су океан катмый, ахры. Агылыш көчләренең периодик үзгәрешләре иярченнең деформациясенә китерә һәм асты катламнарны җылыта.

Иярчендә сирәк атмосфера бар, ул күбесенчә уттуардан тора, атмосфера басымы нибары 0,1 мкПа, яки 10−12 атм тәшкил итә.

Ачылыш тарихы һәм атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аурупа Галилео Галилей тарафыннан 1610 елда үзе уйлап тапкан телескоп ярдәмендә ачыла. Шулай ук иярченне ачуны немец астрономы Симон Мариус та дәгъвалый. Ул иярченне 1609 елда күзәтә, ләкин моның белән бәйле мәгълүматларны вакытында бастырмый.

Иярченгә борынгы грек мифологиясе персонажы Аурупа исеме бирелә. Бу атаманы 1614 елда Симон Мариус тәкъдим итә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]