Ашот Агаронов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ашот Агаронов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ашот Агаронов
Туган 4 ноябрь 1895(1895-11-04)[1]
Тбилиси, Русия империясе
Үлгән 21 август 1962(1962-08-21) (66 яшь)
Бразилия
Үлем сәбәбе очкыч һәлакәте[d]
Әлма-матер Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университеты[d]
Һөнәре акушир, гиникулыг, педагог
Эш бирүче Тбилиси дәүләт үнивирситите[d], Ереванский государственный медицинский университет имени Мхитара Гераци[d], Башкорт дәүләт медицина университеты һәм Әдис милли тыйб үнивирситите[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1940) һәм профессор (1935)

Агафонов Ашот Моисеевич (4 ноябрь 1895 ел — 21 август 1962 ел) — совет галим-табибы, акушер, гинеколог, югары мәктәп укытучысы. 1935-1945 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының кафедра мөдире. Медицина фәннәре докторы (1940), профессор (1935). Башкорт АССРның (1945) һәм Әрмән ССРның атказанган фән эшлеклесе (1961).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ашот Моисеевич (Мовсесович) Агафонов 1895 елның 4 ноябрендә Русия империясенә караган Тбилиси шәһәрендә туган.

1918 елда Киев университетының медицина факультетын тәмамлый Үз теләге белән Кызыл армиягә бара. Хәрби табиб булып хезмәт итә.

Соңыннан Тбилиси университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы ассистенты (1925-1929); өлкән ассистенты (1929-1933), доцент (1933-1935), Ереван медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1954-1962); профессор, Башкорт дәүләт медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1935-1945); Одесса медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (1945-1954) булып эшли. 1954 елдан — Ереван медицина институты кафедрасын җитәкли.

Әрмән ССРның Акушер-гинекологлар гыйльми җәмгыяте рәисе була.

Акушер-гинекологларның Бразилиядә үткән халыкара конгрессыннан кайтып килгәндә авиакатастрофада һәлак була.

Фәнни эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агрономның гыйльми-педагогик эшчәнлеге 1925 елда Тбилиси университетында башлана.

Фәнни хезмәтләре акушерлык һәм гинекологиядә рентген диагностикасы, эндокринология өлкәсендәге тикшеренүләре хатын-кызларның җенес органы яман шешен ачыклау һәм дәвалау өлкәсенә кагыла, асфиксия белән яңа туган балаларны реанимацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, «Е» һәм «К» витаминнарын акушерлыкта файдалануны һәм ролен өйрәнә.

100дән артык фәнни басмалар авторы. Фәнни эшләре (68 хезмәте бастырылган) акушерлык һәм гинекологиядә рентген диагностикасын куллану мәсьәләләренә, гинекология эндокринологиясенә һәм яман шеш проблемаларына багышланган.

Сайланма хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Влияние тимуса и коры надпочечников на развитие матки (1941)
    • Преждевременное прерывание беременности (монография)
    • Очерки акушерской патологии и оперативное акушерство: табиблар өчен кулланма. Мәскәү, 1954;
  • Оперативное акушерство: студентлар һәм табиблар өчен кыскача кулланма. Ереван, 1963.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • А. М. Агаронов (К 40-летию врачебной, научно-педагогической и общественной деятельности) // АГ. 1960. № 4;
    • А. М. Агаронов (Некролог) // Там же. 1962. № 6;
    • Айриян А. П. Армянские учёные-медики. — Ер., 1998—276 с. ISBN 99930-1-001-7
    • Биографический словарь профессоров Одесского медицинского института

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://am.hayazg.info/index.php?curid=11313