Баксель Арена

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баксель Арена latin yazuında])
Баксель Арена
Нигезләнү датасы 14 сентябрь 2012
Сурәт
Спорт төре футбол
Дәүләт  Әзербайҗан[1]
Административ-территориаль берәмлек Низаминский район[d], Бакы һәм Әзербайҗан
Урын Низаминский район[d]
Хуҗасы Ассоциация футбольных федераций Азербайджана[d]
Рәсми ачылу датасы 14 сентябрь 2012
Торучы Нефтчи (футбол клубы)
Сыйдырышлык 15 000
Карта
 Баксель Арена Викиҗыентыкта

«Баксель Арена» (әзери. Bakcell Arena) — Азәрбайҗан башкаласы, Бакы шәһәрендә урнашкан футбол стадионы. 2013 елның гыйнварына кадәр стадион «8-й километр» (әзери. 8 km stadionu) дип атала. Стадион 11 меңгә кадәр тамашачыны сыйдыра ала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стадион 2012 елның 14 сентябрендә ил президенты Илһам Әлиев катнашында ачыла[2]. Стадионда 2012 елгы 17 яшькә кадәрге кызлар арасында футбол буенча дөнья чемпионатының 2 төркемле матчы: 2 чирекфинал һәм ярымфинал уеннары уза[3]. Дөнья беренчелеге тәмамланганнан соң монда Азәрбайҗан Премьер-Лигасы уеннары үткәрелә[2]. Шулай ук биредә УЕФА Чемпионнар лигасының сайлап алу матчы уза (2013 елның 17 июлендә башкаланың «Нефтчи» клубы Албаниянең «Скендербеу» командасын кабул итә).

2013 елның гыйнварында Азәрбайҗанның футбол федерацияләре ассоциациясе һәм Bakcell компаниясе арасындагы килешү нигезендә стадион «Баксель Арена» дип үзгәртелә[4].

2013 елның 7 июнендә стадионда Азәрбайҗан җыелма командасының беренче рәсми матчы уза. Команда дөнья чемпионатының сайлап алу матчында Люксембург җыелма командасы белән уйный[5].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елның 14 августында Азәрбайҗан һәм Мальта җыелма командалары арасында Баксель аренадагы иптәшләрчә матч.

Унбер мең тамашачыга исәпләнгән стадион өч керү өлешеннән тора — гомуми керү, медиа һәм VIP өчен, һәм биш сектор. Футбол мәйданчыгына ФИФА стандартлары нигезендә чит илләрдән китерелгән табигый үлән капламы җәелгән һәм махсус җылыту системасы урнаштырылган. Стадионны яктырту өчен дүрт прожектор һәм заманча гомуми яктырту системасы урнаштырылган. Трибуналарның өске өлешен ябу өчен махсус киң конструкция кулланылган, аңа утка һәм башка йогынтыларга нык махсус мембран катламы капланган[2].

Трибунада гаилә белән карау өчен бүлмә һәм скайбокс 17 VIP-бүлмә бар, зур монитор урнаштырылган, ә медиа вәкилләре өчен 200 урынга исәпләнгән махсус эскәмияләр урнаштырылган. Трибунаның аскы өлешендә командалар өчен дүрт киенү-чишенү бүлмәләре, ФИФА белгечләре өчен конференц-заллар, тренерлар, судьялар, табиблар өчен бүлмәләр, допинг-контроль бүлмәсе һ. б. бар. Стадионда шулай ук үзәк идарә бүлмәсе, куркынычсызлыкны күзәтү һәм контроль өчен бүлмә һәм комментатор бүлмәсе булдырылган. Стадионның 300 автомобильгә исәпләнгән тукталышы бар[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]