Эчтәлеккә күчү

Балыкчы карчыга

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балыкчы карчыга latin yazuında])
Балыкчы карчыга
Сурәт
Кыскача исем P. haliaetus
Халыкара фәнни исем Pandion haliaetus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Карчыгалар[d][1]
Таксонның халык атамасы Osprey[5][6][7][…]
Тәүге атамасы F. haliaetus[d]
ХТСБ саклану статусы LC[d][8]
Канатлары киңлеге 1,6 метр[9]
Масса 1,4 килограмм
Төрләр ареалы харитасы
Номенклатурный тип для Карчыгалар[d]
Wildlife Protection Act 1972 (India) schedule Schedule I (Part III) of Wildlife Protection Act, 1972[d][10]
CITES Appendix Appendix II of CITES[d][11]
Тәүлек циклы көндез актив[d][12]
Таксон ареалы Бразилия, Көньяк Кытай таулары[d][13], Көньяк Америка[14] һәм Африка[15]
 Балыкчы карчыга Викиҗыентыкта

Балыкчы́ карчыга́ (лат. Pandion haliaetus) — лачынсыманнар отрядыннан зур ерткыч кош. Балыкчы карчыга кошлар гаиләнең бердәнбер төр.

Бөтен җир шарында диярлек (Африка һәм Көньяк Америка тропикларында гына юк) таралган. Татарстан территориясендә зур сулыклар янында яши. Күчмә кош. Апрельнең икенче яртысында очып килә.

Гәүдәсенең озынлыгы 60 см га кадәр, ана кош 2 кг га кадәр, ата кош 1,5 кг га кадәр авырлыкта. Канатлары тар, канат җәеме 1,3 м чамасы. Каурыйлары тыгыз, өстән кара көрән төстә, астан бүксәдән түшенә таба кара сызык сузылган саргылт ак төстә; башы ак диярлек. Баш артында очлы, каурыйлы зур булмаган бүреге бар. Көчле аяклы, озын тырнаклары бөгелгән. Бармакларының аскы ягы киртләч. Аякларының шундый булуы табышны җитез эләктереп алу һәм нык тоту мөмкинлеге бирә. Күбесенчә балык белән туклана. Балык булмаганда, кыр тычканнары, ондатра, бакалар белән туена ала. Биек агач башларында оялый. Аксыл төстәге кызгылт-көрән тимгелле 2–3, сирәк кенә 4 йомырка сала. Кышларга октябрь урталарына таба очып китә.

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

  1. 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 1 2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  5. Кызыл китап — 1964.
  6. IOC World Bird List. Version 12.2
  7. IOC World Bird List Version 13.1
  8. The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
  9. Per G P Ericson Flight speeds among bird species: allometric and phylogenetic effects // PLoS Biol.PLoS, 2007. — ISSN 1544-9173; 1545-7885doi:10.1371/JOURNAL.PBIO.0050197PMID:17645390
  10. India Schedule Species Database
  11. Species+
  12. Wiens J. J. Out of the dark: 350 million years of conservatism and evolution in diel activity patterns in vertebrates // Evolution / M. NoorWiley, 2017. — 16 p. — ISSN 0014-3820; 1558-5646doi:10.1111/EVO.13284PMID:28636789
  13. 胡一鸣 南岭哺乳类和鸟类物种丰富度空间分布格局及其影响因子, Species richness patterns of mammals and birds and their drivers in the Nanling Mountain Range // 生物多样性 — 2024. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023026
  14. https://www.museum.lsu.edu/~Remsen/SACCBaseline.htm
  15. Глобаль биотөрлелек мәгълүматы оешмасы — 2001.
Балыкчы карчыга аулый
Pandion haliaetus