Барый Еналиев
Барый Еналиев | |
---|---|
Туган | 15 июнь 1914 Мазарлы, Күзнәй өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 10 декабрь 1982 (68 яшь) Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Күмү урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939-41 елларда Бакыда заводта слисер булып эшли. 1941 елның июленнән Кызыл Армиядә. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 694-нче укчы полк автоматчысы (33-нче армиянең 383-нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 2-нче, 3-нче һәм 1-нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү сугышында (1941-42), Ржев-Вязьма, Смоленск (1943) һөҗүм операцияләрендә, Белоруссия һәм Польшане азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945) катнаша. 1945 елның 24 апрелендә Шпрее елгасын кичеп, Радинкендорф (Алмания) торак пункты тирәсендә барган сугышта батырлык күрсәтә: бер төркем сугышчылар белән дошманның ут ноктасын бастыра һәм, төп көчләр килгәнче, яуланган плацдармны кулда тота. Сугыштан соң Бакы шәһәрендә эшли.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, мидәлләр белән бүләкләнә.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Батырлар китабы - Книга Героев. Казань, 2000;
- Золотые Звёзды Азербайджана. Баку, 1975;
- Герои и подвиги. Саратов, 1976. Кн. 3.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 15 июнь көнне туганнар
- 1914 елда туганнар
- Күзнәй өязендә туганнар
- 10 декабрь көнне вафатлар
- 1982 елда вафатлар
- Бакыда вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Pages to import images to Wikidata
- Әлифба буенча шәхесләр
- Пенза өлкәсе Советлар Берлеге Каһарманнары