Башкортстан сода компаниясе

«Башкортстан сода компаниясе» акционерлар җәмгыяте — кальцийлы, каустик һәм аш содасы, ПВХ, кабелле пластикат җитештерү белән шөгылләнгән Россия предприятиесе.
Ул трефил, рутений-бирдиев белән капланган анод, катион полиэлектролитлар флокулянт бердәнбер чыгаручы. Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан, «Сода» һәм «Каустик» производстволарыннан тора. Шулай ук компания составына Березники каласындагы «Березники сода заводы» акционер җәмгыяте дә керә.
Компания юридик нигездә 2013 елда «Каустик» һәм «Сода» ачык акционерлар җәмгыйәтләрен берләштерү сөземтәсендә барлыкка килә. «Башкортстан химиясе» холдингына керә.
2025 елның 3 мартында РФ Президенты Владимир Путинның тиешле указы белән Башкортстан сода компаниясе стратегик предприятиеләр исемлегеннән чыгарылган[11].
Милекчеләр һәм җитәкчеләр [12]
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 38,27% - Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы.
- 29,02% - «Башкортстан химиясе» холдингы (Виктор Вексельберг кулында).
- 28,16% — Дмитрий Пяткин, Сергей Черников структуралары[13] (Виктор Вексельберг кулында).
Башкортстан Республикасы сәнәгать һем инновацион сеясет министрлыгы мегълуматлары буенча Башкортстан сода компаниясе аффилирацияленген затлар булып «Башкортстан химиясе» (катнашу өлеше 57,18%), «Региональный фонд» (катнашу олеше 38,28%) тора. «Башкортстан химиясе» акциясенең контроль пакетына ия, бу акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенә карата карарлар кабул итү хокукы бирә. «Региональ фонд» АҖ акцияләр пакетына ия, бу акцияләрнең контроль пакеты хуҗасы булмаган очракта идарә карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Тәнкыйть
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкортстан сода компаниясе вәкилләре РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Торатаудан табигать һәйкәле статусын алуны килештерү турында хәбәр иткән [14].
Башкортстан сода компаниясе вәкилләре тарафынан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) заказлы сораштырулар чыгара [15]. .
Компаниянең шәхси затлар контроленә күчүе-элеккеге дәүләт чиновнигының, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстанның вәкаләтле вәкиле Альберт Харисовның, БР Президенты Хакимияте башлыгы Владимир Балабанов коррупцион гамәлләре нәтиҗәсе [16][17].
2019 елның 1 июленнән Эдуард Маликович Давыдов[18] BSK акционерлык җәмгыяте һәм BSZ акционерлык җәмгыяте генераль директоры итеп билгеләнде
Җитештерү иминлеге һәм хезмәтне саклау
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Август аенда (2018 ел) предприятиедә производствода ике бәхетсезлек очрагы булган: 17 августта үзәкләштерү аппараты хезмәткәре, 6 м биеклектән егылып, арка мие авыр җәрәхәтләнгән; 23 августта торбаүткәргечтә эшләр башкарганда 5 м биеклектән егылып төшкән 49 яшьлек эшче-электр-газ белән эретеп ябыштыручы үлгән.[19]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 https://www.soda.ru/ru/pages/detail/about_company/ — 2025.
- ↑ https://www.soda.ru/ru/pages/detail/history/ — 2025.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 https://www.soda.ru/ru/pages/detail/contacts/ — 2025.
- ↑ 4,0 4,1 https://www.soda.ru/upload/МСФО%20отчетность%20БСК%202021.pdf — 2022.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Интерфакс — 2023.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 https://www.interfax.ru/business/901026 — 2023.
- ↑ Интерфакс — 2024.
- ↑ 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 https://www.soda.ru/ru/pages/detail/products/ — 2025.
- ↑ https://www.soda.ru/ru/pages/detail/products_manufactured_by_soda/ — 2025.
- ↑ https://www.soda.ru/ru/pages/detail/products_manufactured_by_caustic/ — 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 03.03.2025 № 117. Официальное опубликование правовых актов
- ↑ http://rucompromat.com/organizations/bashkirskaya_sodovaya_kompaniya 2018 елның 5 июль көнендә архивланган.
- ↑ [1]
- ↑ https://proufu.ru/news/novosti/nesyrevaya_problema_bsk_lozh_i_manipulirovanie_/?sphrase_id=3272367
- ↑ [2]
- ↑ https://proufu.ru/news/novosti/anatomiya_bsk_istoriya_konfliktov_i_monetizatsii_administrativnogo_resursa_chast_1/?sphrase_id=3272367
- ↑ [3]
- ↑ Давыдов Эдуард Маликович — карьера главы БСК (лидер в химпроме РФ). (kremlinrus.ru)
- ↑ Несчастные случаи в августе 2018