Берләштерелгән Украина дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Берләштерелгән Украина дәүләт университеты latin yazuında])

 

Берләштерелгән Украина дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1942
Дәүләт  СССР
Административ-территориаль берәмлек Кызылурда
Гамәлдән чыгу датасы 1943

Берләштерелгән Украина дәүләт университеты (ОУГУ) (укр. Об'єднаний український державний університет) — 1942 елдан 1943 елга кадәр Казакъ Совет Социалистик Республикасы Кызылурда шәһәрендә эшләп килгән югары уку йорты. Бөек Ватан сугышы елларында ССРБ Хөкүмәте эвакуацияләнгән Киев һәм Харьков университетларын берләштерү турындагы карары нигезендә барлыкка килгән.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның февралендә ССРБ-ның Халык комиссарлары комитеты (Совнарком) каршындагы Югары мәктәп эшләре буенча Бөтен союз комитеты карары нигезендә Берләштерелгән Украин дәүләт университеты (УГУ) оештырыла, университетны Киев университеты ректоры профессор А.Брусько җитәкли.[1]

Берләштнрнлшәг Украина дәүләт университетында алты факультетта (физика-математика, химия, биология, филология, тарих һәм юридик факультетлар) 331 студент укыган, ә 1943 елның ноябрендә - 636 студент булган.

Укыту һәм фәнни-тикшеренү эшләрен 23 кафедрада башкарыла. Профессор-укытучылар составында 83 кеше, шул исәптән 8 профессор һәм 28 доцент, фән кандидатлары булган. Уку һәм фәнни эшләрне УССР ссср Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты К.Синельников, атказанган фән эшмәкәре М. Барабашова, фән докторы, профессор Е. Узинский, А. Введенский, Е. Хоинский, Г. Костюк, С. Данко, А .Астр һәм башкалар алып барган.[2]

Казахстан ССР Хөкүмәте университетка бина, китапханә фонды, яшәү урыны белән кирәкле ярдәм күрсәткән, терлекчелек фермасы булган җир участогы бүлеп биргән. Уку срогы сугышка тиклемгекебек булган.

1942 елдан аспирантура тергезелгән. 30 профессордан һәм укытучыдан торган ОУГУ гыйльми советы эшләгән. Докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре якланган. Студентларның фәнни түгәрәкләре эшләп килгән. Берләштнрнлгән Украина дәүләт университеты эшләгән вакытта барлыгы 263 белгеч әзерләнгән.

Харьков һәм Киев шәһәрләре азат итнлгәннән соң, 1943 елның ахырында университет эшен туктаткан, ә коллективлар азат ителгән шәһәрләрдә эшли башлаган.

ОУГУ-ның эвакуациядагы эше Казахстан ССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән билгеләнгән.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Університету 175 років. 2020-12-01 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 ОБ'ЄДНАНИЙ УКРАЇНСЬКИЙ ДЕРЖАВНИЙ УНІВЕРСИТЕТ. әлеге чыганактан 2020-09-02 архивланды. 2020-12-11 тикшерелгән.