Бозе — Эйнштейн бүленеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бозе — Эйнштейн бүленеше latin yazuında])
Очучы магнит Югары температуралы гадәттән тыш үткәргеч өстендә - левитация күренеше. Гадәттән тыш үткәрүчәнлек сәбәпләре - Купер парлары Бозе — Эйнштейн бүленеше белән тасвирлана

Бозе — Эйнштейн бүленеше яки Бозе — Эйнштейн статистикасы - нуль яки бөтен спин белән бертигез кисәкчәләр дәрман биеклеге буйлап термодинамик тынычлыкта бүленеше. Шушы кисәкчәләр бозон булып исемләнә, мәсәлән: фотон (нуль спин), фонон (кристалл рәшәткәсенең тирбәнүе кванты), һелий-4 атомы, бөтенесе фундаменталь көчләрнең таратучылары.

Бозе — Эйнштейн бүленеше 1924 елда һинди галимы Шатьендранат Бозе тарафыннан тәкъдим ителә, Альберт Эйнштейн 1925 елда бөтен спинлы кисәкчәләр өчен бу бүленешне тутыра.

Бозе — Эйнштейн бүленеше квант тәэсир исәпкә ала. Квант тәэсир (N/V) ≥ nq тупланышында барлыкка килә.

nqквант тупланыш: кисәкчәләр арасында ераклыгы кисәкчәләр Де-Бройль дулкыны озынлыгына тигез.

Бозе — Эйнштейн статистикасы буенча билгеләнгән i хәлдә кисәкчәләр саны:

, ni  — i хәлендә кисәкчәләр саны, gi  — i биеклегенең күп хәле, εi  — i - хәленең дәрманы, μ — химпотенциал, k — Больцман даимлеге, T — температура.

чигендә Бозе-Эйнштейн бүленеше Максвелл — Больцман бүленешенә әверелә

чигендә Бозе-Эйнштейн бүленеше Рэлей бүленешенә әверелә:

.

Кулланыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бозе — Эйнштейн бүленеше Гадәттән тыш үткәрүчәнлекне, Гадәттән тыш агучанлыкны һәм бөтенесе фундаменталь көчләрнең таратучысының статистикасын тасвирлый.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бозе — Эйнштейна статистика // Большая советская энциклопедия: В 30 т. / Главный редактор А. М. Прохоров. — 3-е издание. — М.: Советская энциклопедия, 1970. — Т. 3. Бари — Браслет. — 640 с.