Борынгы Мисыр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борынгы Мисыр latin yazuında])
Гизадагы Зур Сфинкс һәм Хефрен пирамидасы

Борынгы Мисыр (бор. грек. Калып:Polytonic һәм лат. Aegyptus; үзатамалары Та-кемет, Та-мери, Та-уи) – хәзерге Мисыр республикасы җирләрендә урнашкан тарихи төбәкнең һәм борынгы цивилизацияләр берсенең атамасы.

Борынгы Мисыр дәүләте 4 меңъеллыкка (б. э. к.) туры килә. Шул чорда Өске һәм Аскы Мисыр беренче фиргавеннәр идарәсе астында берләшкәннәр. Борынгы Мисыр үсеше киләсе 3 меңъеллыка туры килә. Рәсми рәвештә Мисырның бетүе датасы буларак 31 ел санала, шул елны аны Рим империясе аны яулап алды.

Табигый шартлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атлантик океаннан алып Кызыл диңгезгә кадәр Төньяк Африка аркылы бернәрсә дә үсми торна Сахара чүле сузылып ята. Тик көнчыгышта уңыш бирә торган тар үзәнлек бар, аның буенча Нил елгасы сузылып ага. Ул – дөньядагы иң зур һәм күп сулы елгаларның берсе. Мисыр дип Нил елгасы үзәнлегенең төньяк өлеше генә атала. Бу үзәнлек тау тезмәләре белән чигелгән. Бу тау тезмәләре башка төр ташларга бай. Мисырның көнбатышында Ливия чүле сузылып ята. Кызыл диңгез ярларына кадәр сузылган көнчыгыш чүлендә алтын һәм бакыр рудасы булган. Бакырны шулай ук Синай ярым атавында да тапканнар. Нил елгасы һәм аның тармакларының яр буйларында лотос һәм папирус дигән су үләннәре үскәннәр. Папирус – бик файдалы үсемлек. Бу камышның юан сабакларыннан җиңел сүсләр ясаганнар, нәзек сабакларыннан кәрзиннәр үргәннәр, бау ишкәннәр, тамыры ягулыкка киткән, ә яшь үсентеләре ашарга тотылган. Мисыр халкы папрустан язу материаллары әзерләгән. Мисырда урманнар юк, агачлар бик сирәк.

Мисырда таш гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моннан 50 мең ел элек, Нил елгасы үзәнлегендә кешеләр яшәмәгән. Яр буйлары сазлык, климат начар булган. Кешеләр Нилдан көнбатыш якта тамыр җәйгәннәр. Алар, күсәкләр һәм таш балталар белән коралланып, шундагы кыр кәҗәләрен, үгезләр, кабан дуңгызларын, филләр аулаган.

Игенчелек барлыкка килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мисыр халкы үзләренең иген эшләрен бик акрын, зур кыенлыклар белән генә яхшыртканнар. Бик озак вакытларга кадәр алар кырларны эшкәртүдә мотыга белән файдаланганнар. Мисыр халкы сазлыкларны киптергәннәр, жир участокларын саз үләннәреннән әрчегәннәр һәм каналлар казыган¬нар. Җирне эшкәртү ысуллары яхшырган, һәм игенчелек күб¬рәк уныш бирә башлаган. Игенчелек Мисыр халкынын төп эше булып киткән. Шуна күрә алар елны, игенчелек эшенә каэап, 3 чорга бүлеп йөрткәннәр: ташу вакыты (июль-октябрь), чәчү вакыты (ноябрь-февраль) һәм урак өсте (март-июнь).

Нил елгасының озакка сузылган кин һәм көчле ташуы җирне сугарып кына калмаган. Мисыр хал¬кына ул күп кенә зыян да иткән, аларнын йортларын һәм башка төзелешләрен басып киткән, җимереп ташлаган. Шуна күрә суның җимерү көченнән саклану өчен Мисыр халкына аерым корылмалар: валлар төзергә, ясалма таучыклар өяргә туры килгән. Яннан башка, Мисыр халкы зур күлләр казыган. Елның коры вакытларында кырларны һәм җимеш бакчаларын сугару өчен бу күлләргә запас су җыеп калганнар. Ташу вакытында бу күлләр су белән тулып кала торган булган. Шушы ук максат өчен су җыелырга җайлы табигый урыннардан да файдаланылган. Атаклы Мерид күле моннан 4000 ел элек бик ЗУР сазлыкны казып ясалган булган. Борынгы заман илгизәрләренең сөйләүләренә һәм бу күлнең калдыкларына караганда, ул күлнең әйләнәсе ике йөз километрга якын булган.

Нилдан һәм күлләрдән кырларга һәм җймеш бакчаларына сугару каналлары уздырылган булган. Каналлар буенча су барып җитә алмаган биек кырларга суны сиртмәләр ярдәмендә биргәннәр, аларны хәзер Мисырда шадуфлар дип атыйлар. Бу корылма болай эшләнгән: каналның биек ярына берсеннән икенчеләрен югарырак итеп 2 — 3 киртләч баскыч ясалган. Канал буендагы һәр аерым киртләчнең өстенә озын колгалар беркетелгән. Колганың бер башына тире чиләк такканнар, ә икенче башына, авырлык өчен, зур балчык яки таш кисәге асканнар. Бу чиләкләр белән каналдан су алып, кырга илтеп җиткергәнгә кадәр суны бер киртләчтән икенче киртләчкә биргәннәр. Елнен эссе вакытларында суны көн саен иртәдән кичкә кадәр шулай мендереп торырга туры килгән.

Авыр эш бик зур тырышлыкны һәм күп эшче кулларын таләп иткән. Бу эшләрне коллыкка төшерелгән халыкның хезмәте белән башкарганнар. Алардан башка, сугышта плен төшкән кешеләрнё эшләткәннәр. Хәзер, Мисыр халкы пленга алган кешеләрне, элекке шикелле, үтермәгән, ә кол итеп, иң. авыр эшләрне эшләргә мәҗбүр иткән. Кол канал казыган, кырга су ташыган һ. б. эшләрне эшләгән. Ул, үзен ашатырга киткән чыгымнарга караганда, күбрәк файда биргән һәм шуңа күрә аны асрау файдалы булган.

Номнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта Египет халкы аерым-аерым ыруглар булып яшәгәннәр, ләкин һәрбер ыругка кечкенә гена жир участогын сугару өчен каналлар казу файдасыз һәм кыен булган. Шуңа күрә аерым-аерым ыруглар общинага берләшә башлаганнар, а общиналардан тагын да эрерәк берләшмәләр—номнар (округлар) тезелгәннәр. Египетта андый номнар 40 на якын булган. һәрбер номныэ үзенен исеме булган: „Лачын“, „Елан тавы“, „Чул буресе“, “Куян“, „Кара сыер“ һ. б. Көчле һәм ишле гаиләләр номда яхшы жирләргә ия булганнар, кулларына зур табышлар төшергәннәр һәм әсирлеккә алынган кешеләрне, игенче кабиләдәшләрен – үзләренә эшләргә мәжбур иткәннәр. Номнарда бай һәм кечле югары катлау кешеләр шулай килеп чыкканнар.

Номнын калган кешеләре игенчеләр булганнар; алар общиналар булып яшәгәннәр, узләренен кырларында эшләгәннәр һам ном начальнигына - номархка зур салымнар түләргә тиеш булганнар. Номарх номның барлык эше белән идарә иткән. Номнар, үзенә курә, кечкенә генә бер мөстәкыйль патшалык булганнар.


Социаль структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиргавен һәм Патшаны „фиргавен" (фараон) дип атаганнар, аның хакимияте. „Фиргавен" — „бөек өй“, ягъни патша сарае Дәүләт белән дигән сүз. Фиргавенне алладай олылаганнар. Бөтен Мисыр фиргавенгә табынырга тиеш булган. Барлык жир аның милке булып хисапланган. Фиргавен Мисырны үзенең түрәләре ярдәмендә идарә иткән, бу түрәләр борынгы күренекле ыруглардан чыккан кеше¬ләр булганнар. Фиргавен алар арасыннан номархлар билгеләгән. Дәүләттә патшадан кала беренче кеше булып вәзир хисапланган. Ул — фиргавеннен баш ярдәмчесе булган. Вәзир Мисырның барлык эшләре белән идарә иткән һәм бөтен номнардан налоглар алган. Каналлар һәм дамбалар төзү эше онын карамагында, булган. Мисырның гаскәре дә шулай ук вәзиргә буйсынган.

Номархлар патша салымнарын жыярга, патша эшен эшләр өчен коллар һәм игенчеләр китереп тапшырырга һәм, патшаның приказы буенча, хәрби ополчение жыярга тиеш бул¬ганнар. Номархлар, фиргавенгә хезмәт иткән өчен, жир участокларыннан алган доходларыннан тыш, ном халкыннан үз файдаларына салым жыярга да хаклы булганнар. Алар номнарда кечерәк патша кебек яшәгәннәр. Соңга табарак алар үзләре биләгән дәүләт эшләрен балаларына мирас буенча тапшыра башлаганнар. Мисыр дәүләте, ул вакытта Көнчыгыштагы башка дәүләтләр кебек үк, колбиләүчелек дәүләте булган.

Фиргавенгә һәм Мисырның югары катлау кешеләренә коллар һәм игенчеләр эшләгәннәр. Колларны һәртөрле йорт эшләрендә, кырларда һәм төзү эшләрендә эшләткәннәр. Коллар хезмәте аеруча Мисыр храмнарының биләмәләрендә киң рәвештә кулланылган. Мәсәлән, Мисырның чәчәк аткан вакытында, Ямон алла храмында 86 мең ярым кол, Пта хода храмында өч меңнән артык кол эшләгән. Фиргавенгә, югары катлау кешеләргә һәм чиновникларга, коллардан тыш, игенчеләр да эшләгәннәр. Мисырта, колларга караганда, игенчеләр күбрәк булганнар.

Игенчеләр авыл общиналары булып яшәгәннәр, һәр общинаның үзенең старостасы булган; ул номархка буйсынган һәм аңын барлык боерыкларын үтәргә тиеш булган.

Игенчеләр үз доходларының күп өлешен салым рәвешендә патша казнасына кертергә тиеш булганнар. Ялар үзләренең номархларына да, үз номнары храмына да салым түләргә тиеш булганнар. Салымнар һәрбер жир кисәге өчен, һәрбер буа өчен һәм жир сугара торган һәрбер канал өчен, жирдә үсеп утырган һәрбер агач өчен түләнгән.

Салымны натура белән: иген белән, йорт кошлары һәм башка продуктлар белән түләгәннәр. Игенчеләрның үзләренә туклану өчен бик аз кала торган булган. Игенчеләр, салым түләүдән тыш, тагы фиргавен һәм номарх приказы буенча да эшләргә тиеш булганнар. Еш кына игенчеләрны һәм колларны каналлар казырга, дамбалар салырга, сарайлар, храмнар һәм кәшәнәләр төзергә куып илткәннәр.

Фиргавеннәр сугышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фиргавеннар, өзлексез сугышып, яна җирләр яулап алган¬нар. Походлар өчен яхшы өйрәтелгән даими гаскәр кирәк бул¬ган. Аларны игенчеләрдән җыйганнар Һәм җәяүле гаскәр отрядлары төзегәннәр. Гаскәриен иң көчле өлеше җиңел ар¬балы" отрядлар булган, алар Мисырка гиксослар тарафыннан атлар алып киленгәннән соң төзелгәннәр. Бу отрядлар югары катлау байлардан төзелгән, сугышта алынган ганимәтнең куп өлешен алар алганнар. Ярбалы отрядлар җәяүлеләр массасы¬а кимсетеп караганнар.

Игенчеләрдән торган җәяүлеләр арасында ризасызлык гел үсеп торган. Шуңа күрә игенчеләрдән җыелган гаскәр торган саен ышанычсызрак була башлаган, һәм фиргавеннәр хәрби хезмәткә Негрия, Нубия, һәм Ливия башлыкларын яллый башлаганнар, алар үзләренен отрядлары белән килә торган булганнар.

Мисыр фиргавеннәре арасында иң эре яулап походлары. Жы Тутмос III булган. Ул яңа эрага кадәр 1500 нче елларда яшәгән. Тутмос III үзенең гаскәре белән Азиядә яшәүче кабиләләргә каршы күп кенә һөҗүмнәр оештырган. Сигезенче походында ул Евфрат елгасына кадәр барып җиткән һәм Кече Азиядәге Хетт патшалыгыннан бүләкләр алган. Тутмос Сириядән, Палестинадан һәмг Нубиядән зур өлкәләр сугышып алган.

Тутмосның сугыш ганимәтләренең зурлыгы турында аның беренче походы вакытында кулга төшергән байлыклар исемлеге буенча фикер йөртеп була. Ул меңгә якын кол, бик күп алтын-көмеш, атлар, эре һәм вак терлекләр, шулай ук бик күп икмәк сугышып алган. Яның өстенә, буйсындырылган илләр аңа ел саен ясак түләргә мәҗбүр булганнар. Сугышып буйсындырылган илләрдән алган бик зур байлыкларны фиргавеннәр, жрецлар һәм хәрби югары катлау кешеләр үзара бүлгәннәр.

Фиргавен сугышып алынган ганимәтнең зур өлешен иң элек „Амон тәңре, ягъни бу храмның жрецларына бүлеп биргән. Мәсәлән, Тутмос беренче походтан соң Амон алла храмына мең кол, бик күп санда терлекләр, кош-корт, алтын-көмеш һәм кыйммәтле ташлар, Сириядәге өч шәһәрне, Мисырның үзендә сансыз күп кырлар һәм җиләк-җимеш бакчалары бүләк иткән. Шундый ук бүләкне Амон храмы Тутмос III нең варис-ларыннан да даими рәвештә алып килгән. Ямон жрецлары Мисырта иң бай кешеләр булып киткәннәр.

Фиргавеннәрнен талау сугышлары буйсындырылган ил ха¬лыкларын гына бөлдереп калмаган, бәлки Мисырнын үз крестьяннарын да бөлдергән: гаскәрне асрау өчен налоглар арткан, ирләрнең күбесен сугышка алганнар, кырда эшләүче калмаган. Ләкин сугышлар Мисырның югары катлавы өчен, жрецлары һәм патшаның үзе өчен файдалы булган, чөнки талап алынган маллар алар кулына кергән.

Мисыр пирамидалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы Мисыр мәдәнияте һәм сәнгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

б.э.к. 1400 елларда ясалган сурәт
Борынгы Мисырда язма төрләре

Иероглифика.

Иератика.

Демотика.

Копт язмасы.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Урта мәктәпнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслек. проф. А.В.Мишулин редакциясендә. Казан, Татгосиздат, 1941.