Эчтәлеккә күчү

Бумеранг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бумеранг latin yazuında])
Бумеранг
Сурәт
3D-модель
 Бумеранг Викиҗыентыкта
Агач бумеранг

Бумера́нг (ингл. boomerang)[1] ― ыргытканнан соң ыргытучыга әйләнеп кайта торган очучы корал. Бумеранг күбесенчә агачтан, хәзерге вакытта башка материаллардан да эшләнә. Австралия аборигеннары бумерангны ауда кулланганнар. Хәзер бумерангны кулларның җитезлеген үстерү һәм күңел ачу өчен кулланалар.

Австралия аборигены бумеранг белән һөҗүм итүне күрсәтә

Австралиядә бумерангларның иң борынгы табылдыклары 10 000 еллык тарихка ия[2]. Европада да шундый яшьтәге кораллар табыла. Хәзерге Польша җирендә мәгарәдә мамонт сөягеннән ясалган 30 000 еллык тарихка ия бумеранг табылган[3][4]. Бу бумеранг ыргытучыга кире әйләнеп кайтмый, әммә башка ыргытылган әйберләр белән чагыштырганда, озаграк һәм тотрыклырак очкан. Әйләнеп кайта торган бумеранглар ауда кулланылган.

Күпчелек бумеранглар гадәттәге «L» формасында түгел. Бумерангны дөрес ыргытсаң, ыргытучыга кире әйләнеп кайта. Дөрес формада эшләнмәсә, кире әйләнеп кайтмый. Бумерангның күпчелеге уң кул белән ату өчен эшләнә. Сулагайлар өчен бумерангның көзгедәге чагылышы кебеге эшләнә, яки алар уң кул белән ыргытырга тиеш була.

Ату инструкциясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бумеранг ату фрисбигә[5] охшамаган. Ул вертикальга якын, аз гына (10—20 градус) авышлык белән, һәм бөтерелдереп ыргытылырга тиеш. Җилгә каршы ыргытканда, 30-45 градус уңгарак (сулагайлар өчен сулгарак) ыргытырга кирәк. Ыргыта торган кыр иркен булырга һәм бумеранг очкан яланда кешеләр булмаска тиеш.

Бумеранг ыргытучылар өчен бөтен дөньяда клублар бар. Әлеге клублар турнирлар һәм семинарлар үткәрә. Иң яхшы бумеранг ыргытучылар Австралияда, Франциядә, Германиядә, Япониядә, Швециядә, Америка Кушма Штатларында бар. Берничә ел элек Бумеранг ыргытучыларның халыкара ассоциациясе (International Federation of Boomerang Associations) төзелә[6].

  1. Boomerang Encyclopædia. Britannica Online. Retrieved 2009–01–25.
  2. Boomerang History. www.rangs.co.uk. әлеге чыганактан 2007-06-30 архивланды. 2008-10-17 тикшерелгән.
  3. Valde-Nowak et al. (1987). Upper Palaeolithic boomerang made of a mammoth tusk in south Poland. Nature 329, 436—438 (01 October 1987); doi:10.1038/329436a0 2016 елның 6 февраль көнендә архивланган..
  4. Palaeolithic Throwing Object 2008 елның 5 декабрь көнендә архивланган. — Throwing experiments with the Palaeolithic throwing object from the Oblazowa in the Polish Carpathians.
  5. Фрисби ― кырыйлары бөгелгән пластмасса диск рәвешендәге спорт снаряды
  6. International Federation Of Boomerang Associations
  • Гесс Ф. Бумеранг // Библиотечка КВАНТ. выпуск 4, Опыты в домашней лаборатории. — С. 28—37