Бәдри Рәхми Әйүбоглу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәдри Рәхми Әйүбоглу latin yazuında])
Бәдри Рәхми Әйүбоглу
төр. Bedri Rahmi Eyüboğlu
Фотография
Туу датасы:

1911[1][2][3][…]

Туу җире:

Гөреле, Гиресун[d], Төркия

Үлем датасы:

21 сентябрь 1975(1975-09-21)[1] яки 1975[4][5][6]

Үлем җире:

Истанбул, Төркия

Ил:

 Төркия[4]

Сайт:

bedrirahmi.com

 Әсәрләр Викиҗыентыкта

Бәдри Рәхми Әйүбоглу (төр. Bedri Rahmi Eyüboğlu; 1911 ел, Гөреле1975 ел, Истанбул) — төрек рәссамы, язучысы һәм шагыйре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәдри Рәхми 1911 елда Кара диңгез буендагы Гөреледә туа. Ул гаиләдә биш баланың икенчесе була. Гаилә башлыгы чиновник (губернатор) булганлыктан аңа Төркиянең төрле төбәкләрендә эшләргә һәм яшәргә туры килә. Бәдринең агасы Сәбәхетдин Әйүбоглу язучы буларак таныла, сеңлесе Муалла Әйүбоглу реставрация өлкәсендә эшләгән беренче архитекторларның берсе була. Ул Истанбулда Топкапы[ba] сараенда «һәрәм» секциясендәге эшләре белән атаклылык ала.

Бәдри Рәхми Трабзонда югары мәктәптә укый, 1929 елда Нәфис сәнгать академиясына инергә дип Истанбулга бара[7]. 1931 елда Францияга агасы белән бергә укырга китә. Дижонда француз телен өйрәнә, Лионга килә, шуннан Парижга барып, Андре Лот студиясендә белем ала. Парижда ул булачак хатыны Эрнестине Летони белән таныша. Төркиягә кайтып, укуын тәмамлый, 1936 елда диплом ала. 1937 елда Академияга Леопольд Левиның ассистенты һәм тәрҗемәчесе булып эшкә керә, 1975 елда вафатына кадәр бу уку йортында эшли. Анкара опера театрында зур панноны төшерә

Рәссам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шәхси күргәзмәсе 1935 елда Бухарестта Хасефер галереясында үтә. Күргәзмәне булачак хатыны Эрнестине оештыра. Алар 1936 елда Истанбулда өйләнешә. Бәдри Рәхми бик нәтиҗәле эшләгән рәссам була, 1943 елда Истанбулдагы «Лидо» ресторанын фрескалар белән бизә, Анкара опера театрында зур панноны төшерә (1946). Хөкүмәт аны 1938 елда Әдирнәгә һәм 1942 елда Чорум белән Исклипка җибәрә. Бу рәссам карьерасында борылыш мәле була.

Ул 1958 елда мозаика белән эшли һәм «Экспо-58» өчен 250 м2 мәйданлы панель эшли, бу аңа беренче бүләк китерә. 1960 елда Парижда НАТОның штаб-фатиры өчен панель ясый, Франция НАТОдан чыккач, панель Брюссельдәге штаб-фатирга күчерелә. Бәдри Рәхми Д төркеме рәссамнарына карый һәм ун яшь рәссам өчен «Group of 10» төркемен оештыра. Аның мозаикалы панелләре Истанбулдагы хастаханәләрдә һәм кунакханәләрда бар. Шулай ук Германиянең Бонн шәһәрендә Төркиянең Илчелеге бинасында витраж пыяласын ясаган[7]. 1960 елда Рокфеллер фонды гранты һәм Форд фонды гранты буенча АКШка чакырыла. Эшләренең берсе хәзерге сәнгать музее коллекциясенә алынган. Аның әсәрләрен шулай ук АКШ, Европа һәм Төркиянең төрле музейларында күрергә мөмкин.

Бәдри Рәхми 1975 елда яман шештән вафат булганына кадәр Нәфис сәнгать академиясында укыта.

Язучы һәм шагыйрь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәфис сәнгать академиясында эшләве белән бергә, Бәдри Рәхми язучы һәм шагыйрь буларак та танылган, 1952—1958 елларда «Cumhuriyet» газетында аның көн дә чыккан сәнгать баганасы була. Беренче поэмасы, «Yaradana mektup» 1941 елда чыга[7]. Икенче китабы «Karadut» 1948 елда нәшер ителә. Башка шигъри әсәрләре:

  • «Tuz», 1952
  • «Üçü Birden», 1953
  • «Dördü Birden» , 1956
  • «Karadut 69»,1969
  • «Dol Karabakır Dol», 1974
  • «Yaşadım», 1977
  • «Tezek»

Башка китаплары:

  • «7 Tane Erik Ağacı»
  • «Cânım Anadolu»
  • «Nazmi Ziya»
  • «Çakıl»
  • «Babatomiler»
  • «Bir Tutam Mavi» (Toplu Eserleri-Yazılar 1954—1955)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Eyuboglu, Bedri Rahmi // Benezit Dictionary of ArtistsOUP, 2018. — ISBN 978-0-19-977378-7doi:10.1093/BENZ/9780199773787.ARTICLE.B00060712
  3. Artsy — 2009.
  4. 4,0 4,1 Museum of Modern Art online collection
  5. Eyüboğlu, Bedri Rahmi // Grove Art Online / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2017. — ISBN 978-1-884446-05-4doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T027236
  6. CONOR.BG
  7. 7,0 7,1 7,2 Orga, Atesh (ed.) (2007) «Istanbul: Portrait of a City» Istanbul: A Collection of the Poetry of Place Eland, London, p. 48, ISBN 978-0-955010-59-0