Бәхәс:Ахун тораташлары

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ахун тораташлары latin yazuında])

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Мегалитический комплекс в Ахунове » мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз. 28 август 2020

Эшне тизләтсә, башкортчадан тагын бер тәрҗемә юрамасы[вики-текстны үзгәртү]

Ахун мегалитик комплексыБашкортстан Республикасы Учалы районы Ахун авылынан 1 километрда, Кыйзыш елгаһы буенда, Учалы каласыннан 25 километрда урнашкан[1].

Ахун сынташлары

Ахун сынташларын ачу[вики-текстны үзгәртү]

Рәсми атамасы — «Ахун сынташлары» археологик комплексы" аеруча сакланучы территориясе". 1996 елда Учалы районының Ахун авылынан көньяк-көнбатыштарак Чиләбе университетының А. А. Рыбалко җитәкчелегендәге этнографик экспедициясе ача. Казыну урынында бронза тәре, соңгы бронза чоры керамик эшләнмәләре (якынча 4 мең ел элек) һәм таш пычаклар (кимендә 5-6 мең ел элек) табыла. Иң мөһиме — әлбәттә, сынташлар. Төп таш тирәли тагын 8 агач фигура булган, әмма алар череп юкка чыккан. Галимнәр монда борынгы обсерватория булган, һәм һәрбер таш бер планетага туры килә дигән нәтиҗәгә килә. Ягъни борынгы кешеләр Кояш системасының төзелешен белгән[2].

Астрономик обсерватория[вики-текстны үзгәртү]

Ахун авылы мегалитик комплексы инглиз Стоунхенджыннан үлчәме буенча кечерәк. Борынгы һәйкәл биеклекләре 70 сантиметрдан 2 метрга кадәр җиткән төзек дүрт кыр формалы 13 гранит таштан — менгирдан тора. Алар түгәрәк әйләнәсе буйлап урнашкан, төп ташның уртасында ярымай сызыклары беленә. Структурасы, материалы һәм объектлар саны буенча комплекс данлыклы Стоунхендж корылмасының аналогы булып тора. Ата-бабалар бу астрономик обсерваторияны сәгать яки календарь сыйфатында файдаланган. Үзәктә торган сынташтан төшкән күләгәне күзәтеп, алар дата һәм вакытны белгән, җәйге һәм кышкы кояш торышын билгели алганнар. Бу табыш борынгы урал кешеләре хакындагы күзаллаузарны тулысынча үзгәртте.

Мегалитик комплекска кергән сынташлар ансамбле 25 кв. м. мәйданда урнашкан, уртада — биеклеге бер метр ярым ике зур таштан һәм якынча ярты метр биеклектәге 8 бәләкәй таштан тора. Һәм алар зур ташлардан төрлечә ераклыкта урнашкан. Ике зур сынташ бер-берсеннән якынча 15 метр арада тора, төп сынташ 1-енче сан белән билгеләнгән. Аның тирәсендә 20-25 см тирәнлегендәге 8 чокыр бар (бу тирәли урнашкан 8 бәләкәй сынташ проекциялары), анда агачтан эшләнгән баганалар торган, дип фаразлана. Төньяк-көнчыгышка таба 170 метрда үлчәме бәләкәй 13-енче сынташ, ә 80 метр ераклыкта тагы кечкенә — 11-енче һәм 12-енче сынташ куелган.

Зур Ахун ташлары түгәрәктәге калган 8 таштан алда куелган. 15 таш бар. Дөньяның күп мифологиясендә — һинд, скиф, борынгы юнан, алман — чагылыш тапкан мөһим астрономик вакыйга — җәйге кояш торышы ноктасының "Арыслан йөрәге"ндә торган йолдыз белән тоташуы — шул елга туры килгән[2][3].

Археологик табышлар[вики-текстны үзгәртү]

Сынташлар районында күп санда керамика фрагментлары, шул исәптән савытларның өске һәм аскы өлеше кыйпылчыклары табыла. Керамик комплексның төп өлеше черкаскүл һәм межовской археологик мәдәниятләргә карый. Моннан тыш, казылганнарда күп булмаган энеолитик керамика фрагментлары һәм неолиттан бронза чорына кадәр ясалган әйберләрнең йәшмә белән чуерташ кыйпылчыклары табыла. Черкаскүл мәдәнияте савытының өске өлеше һәм төбенең фрагменты 10-ынчы сынташ астында табыла. Материк дәрәҗәсендәге 11-енче һәм 12-енче сынташлар казылмасында, мөгаен, өске палеолит чорына караган йәшмәдән эшләнгән таш әйбер табыла һәм мегалитик комплекс булдырылганга кадәр күп вакыт алда торган торак урынын белдерә[4].

Файл:Ахун сынташтарының иң бейеге.jpg
Ахун сынташларының берсе

Мондый тикшеренүләр казылмаларсыз да үтәлүе мөмкин. Әмма археологик нәтиҗәләргә караганда археоастрономик йомгаклау масштаблырак һәм әһәмиятлерәк.

Шулай итеп, алынган мәглүмат Ахун мегалитик һәйкәлен борынгы культ комплексы гына итеп түгел, шулай ук астрономик вакыйгаларны күзәтү саны буенча борынгы Евразия обсерваторияләре арасында иң зуры да. Ахун мегалитик комплексының бердәнбер турыдан-туры аналогы булып Англия Стоунхендж мегалитик һәйкәле тора. - Ахун мегалитик комплексы дөньяның чын якларына ориентирлашкан, аны әзерләгәндә геометрик алымнар кулланылган, һәм бөтен проект космологик эчтәлеккә ия. Ахун мегалитик комплексы — космологик архитектура объекты.

- Комплекс төрле тарихи чорда булдырылган өч өлештән тора:

  • җйге кояш торышы көнен күзәтү өчен офык яны обсерваториясе (11-енче, 12-енче һәм 13-енче сынташлар);
  • «Ахун—тау түбәсе» сызыгы буенча куелган геодезик билгеләр (1-енче һәм 2-енче сынташлар);
  • Дөнья Котыбы һәм Тимер Казык йолдызларының прецессия чорында траекториясен сынландыру (3 — 10-ынчы сынташлар.

- Һәйкәлнең элементлары урнашуы үз эченә үзәге 04 булган яңа система координаталары турында геодезик мәгълүмәт һәм үзәге 03 булган система турында өстәмә мәгълүмәт сыйдырган.

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]

  • «История и культура востока Азии. Алтае-Саянская горная страна и соседние территории в древности». — Новосибирск: Издательство Института археологии и этнографии СО РАН, 2007. стр. 237—250.
  • «Комсомольская правда», Уфа, 12.11. 2012
  • Петров Ф. Н., Кириллов А. К.. Мегалитический комплекс Ахуново: одна из древнейших обсерваторий Евразии // Человек в пространстве древних культур. Материалы всероссийской научной конференции. Челябинск: Музей — заповедник «Аркаим», 2003.
  • Никитонова Ю. А. Астрометрические исследования памятников древней культуры Южного Зауралья. Екатеринбург, 2004. Магистерская диссертация.
  • Генинг В. Ф., Зданович Г. Б., Генинг В. В. Синташта. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1992.