Бәхәс:Ольга Лебедева

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольга Лебедева latin yazuında])
Белгән идеңме?
Белгән идеңме?
«Ольга Лебедева» мәкаләсеннән кызыклы мәгълүматлар Баш битнең «Белгән идеңме?» бүлегендә урнаштырылды. Бүлектә «Казан башлыгы хатыны Гөлнар-ханым 1899 елда Парижда Казан ханлыгы тарихына багышланган китабын чыгара.» тексты чагылыш тапкан. Рубриканың тулы юрамасы белән биредә танышып була.
Wikipedia
Wikipedia

Төркем "Феминизм"[вики-текстны үзгәртү]

"Феминизм" төркемен мин мәкаләгә кайтарам. Ольга Лебедева мөселман халыкларында, шул исәптән татарларда да феминизм үсешга сизелерлек йогынты ясаган. Мин шуңарга сылтамалар китердем, кирәк булса, бүтән эзли алам.Üzgäreş (бәхәс) 21 мар 2020, 13:50 (UTC)[җавап бирергә]

  • Лебедева турында русча һәм инглизчә мәкаләләр бар. Аларда сез куйган яки охшаш төркем юк. Һәр мәгълүмат исбатланырга тиеш. Дөрес төркемләү буенча кечкенә генә кулланма укып чыгарга тәкдим итәм: [1] --Derslek (бәхәс) 22 мар 2020, 15:09 (UTC)[җавап бирергә]
Кулланучы бәхәсе:Derslek төзекләндерүегез өчен рәхмәт. Ләкин, башка телләрдә мәкаләләрдә төркемне булмау миңа җитди аргумент булып тоелмый. Рус телендә мәкалә фактик хаталар белән язылган. Инглиз телендә мәкалә - төрекнең сыйфатлы тәрҗемәсе. Шул ук вакытта Лебедева чыннан да рус телле һәм инглиз телле тирәлектә феминизмга берничек тә йогынты ясамады. Ә хатын-кыз хокуклары өчен көрәшкә ул татарларда нык йогынты ясаган. Сылтамаларны бирдем. [1][2] Бәлки, "феминизм" термины бәхәсле булып күренергә мөмкин. Ләкин, бу очракта алмаштыру: "гендер тигезлек" яки тагын нәрсәдер тәкъдим итәргә кирәк иде?Üzgäreş (бәхәс) 29 мар 2020, 19:28 (UTC)[җавап бирергә]
Хөрмәтле кулланучы Әмир, ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт!Üzgäreş (бәхәс) 30 мар 2020, 19:06 (UTC)[җавап бирергә]

Үлем датасы турында мәгълүмат каян килгән? Аның биографиясен тикшерүчеләр 2017 елда ук үлем елы турында берни дә әйтә алмадылар.[3]Üzgäreş (бәхәс) 29 мар 2020, 19:33 (UTC)[җавап бирергә]

  1. Фаизов, С. Ф. Движение мусульманок России за права женщин в 1917 г.: страницы истории. Нижний Новгород, 2005.
  2. Первая женщина-судья в истории России: эмансипация и ислам
  3. https://www.researchgate.net/publication/317328324_Olga_Lebedeva_Madame_Gulnar_A_Russian_Orientalist_and_Translator_Enchants_the_Ottomans