Бәхәс:Телетәбәнәкләр
Оригинал исеме - Teletubbies, инглизчә tubby [ˈtʌbɪ] - мичкә сыман (русча бочкообразный) дигән сүз. Ничек Teletubbies татар теленә дөрес итеп тәрҗемә итәргә? Телемичкәләр ? Тәбәнәк - ул низкий, корсак ул - пузо, мичкә ул бочка, tubby - ул мичкә сыман, мичкә күк, мичкәгә охшаш. --Kitap (бәхәс) 21 авг 2015, 11:48 (UTC)
Гади сөйләмдә юан кеше турында мичкә дип әйтәләр (http://tatar_russian.academic.ru/30653/%D0%BC%D0%B8%D1%87%D0%BA%D3%99), , шуңа күрә Телемичкәләр - иң дөрес тәрҗемәсе булып чыга.--Kitap (бәхәс) 21 авг 2015, 11:55 (UTC)
- tubby - низкий, пузатый, коротконогий, толстяк ... ягъни пропорция турында сүз бара. 3-7 яшьлек баланың тән төзелешен 27 яки 65 яшьлек бер кеше белән чагыштырганда, нәкъ коротышка, толстячок, пузатик (тәбәнәк, карсак) мәгънәсе килеп чыга. Альтернатив исемнәргә каршы түгел, тик бу мультикны яратып туктамыйча сораулар бирүче балаларымны мичкәм минем дип яратып атавымны күзгә китерә алмыйм әлегә. -- frhdkazan (бәхәс) 21 авг 2015, 12:02 (UTC)
- Дәлилләрегез белән килешәм, чыннан да балалар өчен тәбәнәк - дөресрәк һәм аңлаешлырак тәрҗемәсе. Мичкә - өлкән кешегә кушамат. Шуңа күрә Телетәбәнәк татарча булырга тиеш.--Kitap (бәхәс) 21 авг 2015, 12:47 (UTC)