Бәһа'и һәм Зәрдөштлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәһа'и һәм Зәрдөштлек latin yazuında])

Бәһаʼи динендә Зәрдөштлек тугыз мәгълүм диннәрнең берсе һәм аның язмалары Бәһаʼүʼлланың килүен алдан әйтә дип карала. Зәрдөшт Ходай Манифестацияләре дәвамлылыгына керә. Зенд Авеста (Зәрдөштлек язмалары) чынлыгы билгеле булмаган итеп карала.[1]

Бәһаʼү'лланың килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәһаʼилар ышануы буенча Мирза Хөсәен Али Нури буларак туган Бәһаʼү'лла Зәрдөшт һәм соңгы Атәшпәрәст патша Яздегерд III токымы булып туган.[1] Аның әтисе Мирза Бузург (Мирза Габбәс Нури), Фарсы Мазиндаран (элек Табаристан дип аталган) провинциясенең аксөяге булган. Мирза Абу'ль-Фадл Бәһа ʼү'ллаһның шәҗәрәсе турында тракта язган.[2][3]

Алдан әйтүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәрдөштлек юрамаллары дөнья коткаручы Саошьянт яки Шаһ Бәһрам килүе турында алдан әйтелә. Бәһаʼиларның карашы буенча бу алдан әйтүләр Бәһаʼү'ллаһ шәхесендә чынга ашкан.[1][4] Җамасп Намадан алдан әйтү "Ошедар Бами [Хушедар] вакытында кояш күк уртасында 10 көн дәвамында һәм Ошедар Маһ [Хушедар Маһ] вакытында 20 көн дәвамында һәм Сошьйош [Саошьянт] вакытында 30 көн дәвамында торачак" тәңгәл килгән рәвештә Мөхәммәд, Баб һәм Бәһаʼү'ллага карый дип интерпретацияләнә.[5]

Бәһа'иларның Зәрдөшт турында тәгълиматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәһа'ү'лла язмаларында Зәрдөшт "Ул Рухы сафлык булган" дип искә алына. Дәвам итеп Бәһа'ү'лла шулай дип яза "...дөньяның ут гыйбадәтханәләре бу хакыйкатькә оста телле шәһадәте булып тора. Вакытында алар җыелган, янып торучы дәрт белән, дөньяның барлык яшәүчеләре [аңа]."

Зәрдөшт безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкта торган Иранлы магус булган. Бәһа'илар ышануы буенча Зәрдөшт, Ходай тарафыннан илһамланып, этик дуализм белән беррәттән универсаль монотеизм дәгъва итәр өчен мәҗүси Арий каһинлегенә каршы баш күтәргән.[5] Зәрдөшт тәгълиматларының башка ачкыч принципларына хакыйкать эзләү, башкаларга карата мин-минлексез мәхәббәт, табигатькә ихтирам һәм әхлакый батырлык кергән. Бәһа'илар ышануы буенча Зәрдөштлек диненең башта монотеистик булып Ангра-Маинью "явыз принципы" шәхси, табигый көчне чагылдырган булган. Бәһа'илар ышануы буенча Сасанид чорында Зәрдөштлек ышануында теологик дуализм соңрак үсеш булган. Моның шәһадәте булып, Бәһа'илар иң элеккеге Гаталар – Зәрдөшт үзе тарафыннан инша ителгән дип уйлана – Ходайдан бәйсез явыз көч турында сөйләнми, бу мөнәсәбәтне бары тик Авестаның соңрак язмаларында табып була.

Язма чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берлек Гыйбадәтханәсе томы Бәһаʼү'лланың саф фарсы телендә күренекле Атәшпәрәст Маникчи Сахибка Скрижальне һәм Манихчи Сахибның шул вакытта сәркатибе Мирза Абу'ль-Фадлга мөрәҗәгать ителгән юлдаш Скрижаль керткән хатлар тупламасы булып тора. Болар өч кыскарак илһамландыручы Скрижаль белән Бәһаʼү'лланың Зәрдөштлек тарафдарлары белән мөнәсәбәтенә кыскача караш тәкъдим итә.

Мирза Әбу 'ль-Фадл Бәһаʼу'ллага скрижалендә Бәһаʼү'лла Манихчи Сахибның Зәрдөштлек һәм Һинд дине буенча сорауларына җавап биргән. Темаларга чагыштыру дине керә, шул ук вакытта күп нәрсә ачык әйтелмәгән булып кала, Бәһаʼү'лланың Зәрдөштлек һәм башка диннәр белән әңгәмәсе турында сүз бара, дөнья диннәре берлеген Бәһа'ү'лла ничек дип аңлавы турында аңлатма бирелә .[6]

Календарь[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәһаʼи календарендә Зәрдөштлек календаренең берничә элементы бар.[5] Зәрдөштлек календарендә айлар Илаһ яки Илаһи концепциягә багышланган яки алар хөрмәтенә аталган. Бәһаʼи календарендә айлар, көннәр һәм еллар атамалары шулай ук илаһи атрибутларга карый.

Иран календаренда язның беренче көне һәм елның башы Нәү-Руз элек Зәрдөштлек фестивале һәм аларның иң изгесе булган. Ул Зәрдөшт үзе тарафыннан уйлап чыгарылган дип ышаныла, гәрчә ачык килеп чыгу датасы булмаса да.[7] Баб һәм соңрак Бәһаʼу'лла көнне Бәһаʼи календарендә изге көн итеп кабул иткән һәм аны Ходайның Иң Бөек Исеме белән ассоциацияләгәннәр.[8][9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Smith, Peter (2000). "Zoroastrianism". A concise encyclopedia of the Baháʼí Faith. Oxford: Oneworld Publications. pp. 369. ISBN 1-85168-184-1. https://books.google.com/books?id=pYfrAQAAQBAJ. 
  2. Balyuzi, H.M. (1985). Eminent Baháʼís in the time of Baháʼu'lláh. Oxford, UK: George Ronald. pp. 309–312. ISBN 0-85398-152-3. http://sites.google.com/site/akbweb/Ancestry_of_Bahaullah.pdf.  2020 елның 16 апрель көнендә архивланган.
  3. Balyuzi, H.M. (2000). Baháʼu'lláh, King of Glory. Oxford, UK: George Ronald. pp. 9–11. ISBN 0-85398-328-3. 
  4. Kazemi, Farshid (2013). "Celestial Fire: Baháʼu'lláh as the Messianic Theophany of the Divine Fire in Zoroastrianism". Irfan Colloquia. 14. Wilmette, IL: Irfan Colloquia. pp. 45–123. ISBN 978-3942426183. http://bahai-library.com/kazemi_celestial_fire. 
  5. 5,0 5,1 5,2 Buck, Christopher (1998), "Baháʼu'lláh as Zoroastrian saviour", Baha'i Studies Review, 8 
  6. Cole, Juan R. I. Baha'u'llah on Hinduism and Zoroastrianism: The Tablet to Mirza Abu'l-Faḍl Concerning the Questions of Manakji Limji Hataria.
  7. Boyce, M. Festivals. i. Zoroastrian. Encyclopaedia Iranica.
  8. Walbridge, John (2004-07-11). Naw-Ruz: The Baháʼí New Year.
  9. MacEoin, Denis (1994). Rituals in Babism and Baha'ism. Cambridge: British Academic Press. pp. 33–34. ISBN 1-85043-654-1. https://books.google.com/books?hl=nl&lr=&id=4Bpd0xhUKewC&oi=fnd&pg=RA1-PR9&sig=9Fd_jmfePvTHGFcVQvePgDI7XcM&dq=%22MacEoin%22+%22Rituals+in+Babism+and+Baha%27ism%22+#PPP1,M1. 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]