Вагыйф Җавадов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вагыйф Җавадов latin yazuında])
Вагыйф Җавадов
Туган 25 май 1989(1989-05-25)[1][2] (34 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Әзербайҗан
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Твенте (футбол клубы, Энсхеде), Карабах[d], Баку[d], Волга, ЦСКА, Карабах[d], Кешля[d], Газиантеп[d], Болуспор[d], Хәзәр-Ләнкәрән[d], Габала[d], Сумгайыт[d], Азәрбайҗан милли аяк тубы җыелмасы[d] һәм Азәрбайҗан яшьләр милли футбол җыелмасы[d]

 Вагыйф Җавадов Викиҗыентыкта

Вагыйф Физули оглы Җавадов (әзери. Vaqif Fizuli oğlu Cavadov; 1989 елның 25 мае, Бакы) — Азәрбайҗан футболчысы, һөҗүмче. Шулай ук Россия гражданлыгына ия[3].

СКА футбол клубы экс-уенчысы (Ростов-на-Дону) Физули Җавадовның улы, Искәндәр Җавадовның туганы[4]. Илгар Корбановның туганнан туган абыйсы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыелма команда өчен уен вакытында

7 яшендә Бакыда балалар футбол мәктәбендә футбол уйный башлый. Беренче тренер — Вагыйф Пашаев. 11 яшендә Мәскәүгә ЦСКА балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә күчә. Тренеры Владимир Александрович Кобзарь була.

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елдан «Карабах» (Агдам) Азәрбайҗан премьер-лигасы командасының төп составында чыгыш ясый. Элегрәк Мәскәүнең ЦСКА командасы дублёрлары составында чыгыш ясаган.

2009 елда Вагыйф Нидерландның «Твенте» командасы белән 3 еллык контрактка кул куя, 7 нче уен номерын ала. Шуннан соң арендага «Бакы» клубына, аннары Түбән Новгородның «Волга» клубына күчә. 2012 елның гыйнварында контракт буенча түләүләр тоткарлану сәбәпле, клубтан китә. Ирекле агент сыйфатында Азәрбайҗанга әйләнеп кайта, 17 гыйнварда «Карабах»белән контракт төзи.

Милли җыелма командада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елдан Азәрбайҗан милли җыелма командасында чыгыш ясый башлый. Командада 7 нче номер астында чыгыш ясый. Җыелма команда составында дебют уены 2006 елның 18 маенда Кишинёвта, Молдова җыелма командасы белән иптәшләрчә матч вакытында була, уен 0:0 исәбе белән тәмамлана. 2009 елда дөнья чемпионаты 2010 га сайлап алу турниры кысаларында үз командасы өчен Россия җыелма командасы капкасына бердәнбер туп кертә (матч 1:1 исәбе белән тәмамлана). 2013 елның 15 октябрендә Бакыда узган 2014 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры кысаларында Азәрбайҗан — Россия матчында исәпне соңгы минутларда тигезли, янәдән Азәрбайҗан җыелмасының бердәнбер голы авторы була (матч шулай ук 1:1 исәбе белән тәмамлана).

2011 елның 7 октябрендә, Австрия җыелма командасына оттырганнан соң (1:4) команда өчен чыгышлардан баш тарта[5]. 2012 елның 8 августында Вагыйф Җавадовны милли җыелма командага кайтаралар[6].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команда өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азәрбайҗан байрагы «Карабах» (Агдам)
  • Азәрбайҗан Кубогы иясе: 2009[7]
Нидерландлар байрагы «Твенте»
  • Нидерланд чемпионы: 2009/10[8]

Шәхси[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Азәрбайҗанның иң яхшы футболчысы: 2009

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]