Вакифә Хәйруллина
Вакифә Хәйруллина | |
---|---|
Туган | 1 март 1947 (77 яшь) Монас, Яныбаевский сельсовет[d], Балакатай районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2012) |
Гыйльми дәрәҗә: | Икътисад фәннәре кандидаты (1983), фәлсәфә фәннәре докторы (2008) |
Хәйруллина Вакифә Гыйльман кызы (1 март 1947 ел) — галим-философ, югары мәктәп укытучысы. Икътисад фәннәре кандидаты (1983), фәлсәфә фәннәре докторы (2008). Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2012), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вакифә Гыйльман кызы Хәйруллина 1947 елның 1 мартында Башкорт АССРның Балакатай районы Монас авылында туган.
Монас башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яныбай авылы урта мәктәбендә укыган. Мәсәгуть педагогия училищесын тәмамлаган[1].
1965нче елдан Үтәш һәм Әшәй мәктәпләрендә укыта[1].
1973 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган[2].
1973 елдан Уфа шәһәренең 20‑нче урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. 1974 елдан СССР Фәннәр академиясе Урал бүлеге Башкортстан фәнни үзәгенең Икътисади тикшеренүләр бүлегендә эшли, ә 1984 елдан шушы ук оешмада өлкән гыйльми хезмәткәр була[2].
1983 елда аспирантура тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Икътисад институтында «Природные ресурсы и отраслевые структуры промышленности (на примере Башкирской АССР)» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый[1].
1989 елдан өзеклек белән Башкорт дәүләт университетында укыта: башта — өлкән укытучы, 1995 елдан — доцент[1].
1997-1998 елларда Башкортстан мәгарифне үстерү институтында директорның фән буенча урынбасары вазифасын башкара.
2008-2010 елларда Башкорт дәүләт университетының икътисадта математик ысуллар кафедрасы мөдире вазифасын башкаручы була[2].
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]100-дән артык фәнни хезмәт авторы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Хайруллина Вакифа Гильмановна 2019 елның 3 декабрь көнендә архивланган. // Белокатайский район: история и современность.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Башҡорт энциклопедияһы — Хәйруллина Вәҡифә Ғилман ҡыҙы(Тикшерелгән 26 февраль 2021)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хәйруллина Вакифә Гыйльман кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 26 февраль 2021)
- Хайруллина Вакифә Гильмановна 2019 елның 3 декабрь көнендә архивланган. // Институт экономики, финансов и бизнеса Башкирского государственного университета.