Валентина Селивёрстова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Валентина Селивёрстова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 24 декабрь 1926(1926-12-24)[1]
Туу урыны Омск, Себер крае, РСФСР, СССР[1]
Үлем датасы 12 май 2014(2014-05-12) (87 яшь)
Үлем урыны Омск, Россия
Һөнәр төре спортчы
Квалифицирован для хатын-кыз спорты[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Кызыл Йолдыз ордены медаль «За трудовое отличие»

Селиверстова Валентина Михайловна (1926 елның 24 декабре, Омск2014 елның 27 апреле, Омск[2], Русия) — совет парашютчысы, СССРның атказанган спорт мастеры (1954), халкара категорияле хаким (1966)[3]. Парашют спорты программасының төрле төрләрендә биш тапкыр дөнья чемпионы (1954, 1964 һәм 1966 елларда) һәм 11 тапкыр СССР чемпионы (1952 елдан 1965 елга тиклем).


Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Валентина Селивёрстова 1926 елның 24 декабрендә Омск шәһәрендә туган. Авиация техникумында укый.

1944 елда 17 яшендә беренче тапкыр парашют белән сикерә. Бөек Ватан сугышы ахырына кадәр Омск шәһәре аэроклубында парашют десант әзерлеге буенча инструктор булып эшли.

1958 елда Омск физик культура институтын тәмамлый[3].

1963 елда яңадан Советлар Союзының абсолют чемпионы исемен яулый һәм дөньяда 1000 сикерү башкарган икенче спортсы хатын-кыз була.

Сугыш тәмамлаганнан соң да парашют спорты белән шөгыльләнә һәм аэроклубта эшен дәвам итә. Аны Омск өлкәсе командасына[4], ә аннары ССРБ җыелма командасына алалар. 1952 елдан КПСС әгъзасы. Валентина Селиверстова парашют спорты буенча 49 дөнья рекорды куя һәм 3000-дән кичү парашют белән сикергән дөньяда беренче хатын-кыз була[3] 70 яшендә парашют белән соңгы сикерү ясый[2]. Спорт карьерасын тәмамлаганнан соң 20 ел чамасы «Полёт» аэрокосмик берекмәсеннәр эшли[5].

Валентина Михайловнаның абруе ис киткеч зур була. 1967 елда Парижда Аэронавтика буенча Халкара Федерациясе (ФАИ Federation Aeronautique Internationale — Международная Федерация Аэронавтики) утырышында Селивёрстова В. М. кандидатурасын бер тауштан халкара арбитрлар исемлегенә раслыйлар[6].

Күпьеллык спорт карьерасы дәвамында ун биш тапкырдан артык дөнья рекорды куйды: биш тапкыр дөнья чемпионы һәм тистәдән артык СССР чемпионы булды. Йөзгә якын спорт медальләренә, шул исәптән 66 алтын медальгә ия.

Иске Көнчыгыш зиратында җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл Йолдыз ордены[2];

Хезмәт Кызыл Байрак ордены[2];

Атказанган спорт мастеры (1954).

«Өлгеле хезмәте өчен» медале[7].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Омск өлкә комитеты башлангычы белән Омск шәһәренең Иртыш яр буйы урамындагы 13нче йорт стенасына данлыклы совет парашютисына мемориаль такта урнаштырылды[8].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]