Веб-сәхифә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Веб-сәхифә latin yazuında])
(Веб-бит битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Инглиз Википедиясенең веб-сәхифәсенең скриншоты

Веб-сәхифә, яки веб-бит (ингл. Web page) — веб-браузер (гизгеч) белән ачып була торган документ яки Бөтендөнья пәрәвезенең мәгълүмат ресурсы.

Гадәти веб-сәхифә HTML форматындагы текст файлы була. Аңарда икенче төрле форматтагы файлларга (текст, график рәсем, видео, аудио, мультимедиа, апплетлар, кулланма програм тәэминатлар һ. б.) сылтамалар булырга мөмкин. Шулай ук аңарда икенче веб-сәхифәләргә тиз итеп күчер өчен яки сылтамалы файлларга үтер өчен гиперсылтамалар булырга мөмкин. Күп төрле гизгечләрдә сылтамалы файлның эчтәлеген турыдан-туры, шушы файлга сылтама асраган веб-сәхифә эчендә, карап була. Шулай ук хәзерге замандагы гизгечләр кайбер форматтагы файлларның эчтәлеген турыдан-туры (шушы файлларга сылтама асраган веб-сәхифәдән аерым) карарга мөмкинлек бирәләр.

Мәгълүматтән мәгънәле веб-сәхифәнең эчтәлеге гадәттә контент (ингл. content — «эчтәлек») дип атала.

Гомуми тема һәм дизайн белән берләшкән, һәм сылтамалар белән бәйләнгән берничә веб-сәхифәләр веб-сайт тәшкил итәләр. Веб-сайтны тәшкил иткән веб-битләр бер яки берничә веб-серверларда (бер-берсеннән еракта, хәтта төрле илләрдә) урнаша алалар.

Динамик сәхифә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Динамик сәхифә — програм тарафыннан автоматик рәвештә барлыкка килгән веб-сәхифә. Динамик сәхифә статик сәхифәдән аерылып тора, чөнки статик сәхифә — ул серверда урнашкан гади файл. Гизгеч яки кулланучының башка төрле агенты эшкәртә ала торган динамик сәхифәнең HTML-кодын сервер програмы ясый.

Динамик сәхифәләр гадәттә мәгълүматларны эшкәртәләр һәм бирелмәләр җыентысыннан алып чыгаралар. Бүгенгесе көнгә динамик сәхифәләрне автоматик рәвештә ясый торган иң популяр технологияләр:

  • PHP — Apache серверлары өчен һәм башка GNU/Linux идарәсе астындагы серверлар өчен, башка UNIX-охшашлы, һәм бүтән ОС-лар өчен.
  • JSP һәм Java Servlet — Төрле ОС-лар идарәчесе астындагы Apache, JBoss, Tomcat серверлары өчен.
  • ASP.NET — IIS идарәчесе астындагы Microsoft Windows серверлары өчен.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Артур Бибек, Бад Смит. Создание Web-страниц для "чайников" = Creating Web Pages For Dummies. — 7-е изд. — М.: «Диалектика», 2006. — С. 304. — ISBN 0-7645-7327-6.
  • Якоб Нильсен, Хоа Лоранжер. Web-дизайн: удобство использования Web-сайтов = Prioritizing Web Usability. — М.: «Вильямс», 2007. — С. 368. — ISBN 0-321-35031-6.