Вена ислам үзәге
Мәчет | |
Мәчетнең тышкы күренеше. | |
Ил | Австрия |
шәһәр | Вена, Bruckhaufen, 3 |
Дин | Ислам |
Бина төре | җәмигъ мәчете |
Төзелеш еллары | 1977—1979 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Вена ислам үзәге, имам Гали исемендәге Вена ислам үзәге (алман. Islamisches Zentrum Wien) — Австрия башкаласы Вена шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмиг мәчете. Австриядә төзелгән манарасы булган беренче мөселман гыйбадәтханәсе[1]. Икенче мәчет 2006 елда Тирольнең Тельф шәһәрендә, өченче мәчет Бад-Феслауда төзелә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Австриядә мөселманнарның ~200 гыйбадәт бүлмәләре булса да, манаралы мәчетләре булмый. Мөселман дәүләтләре ярдәме белән 1969 елда Вена мөселманнар җәмгыяте мәчет төзү өчен башкаланың төньягында урнашкан 21нче санлы Флоридсдорф (алман. Floridsdorf) районында мәйданы 8 300 квадрат метр булган җир участогы сатып ала. Австрия хакимияте башкалада мәчет төзү фикерен хуплый. Акча җитмәү сәбәпле, мәчет төзелешен башлый алмыйлар. 1975 елда Согуд Гарәбстаны короле Фейсал ибн Габделгазиз әс-Согуд (1906—1975) мәчет төзелешен финанслауны үз өстенә ала. 1977 елның 1 июлендә мәчет архитектор Ричард Люгнер җитәкчелегендә төзелә башлый. Мәчетне 1979 елның 20 ноябренда Австрия президенты Рудольф Кирхшлегер (1915—2000) ача.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчетнең манарасының биеклеге 32 метр, гөмбәзенең биеклеге 16, диаметры 20 метрга җитә.
Ислам үзәге директоры булып Согуд Гарәбстанының Венадагы илчелеге хезмәткәре тора. Вена ислам үзәге, нигездә, Согуд Гарәбстаны корольлеге тарафыннан финанслана торган Бөтендөнья ислам лигасына таяна [2]. Вена ислам үзәге ислам дине руханиларын әзерләү өчен рөхсәт алган.
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Вена ислам үзәге
-
Көньяк-көнбатыш ягы
-
Манарасы
-
Көнбатыш ягы
-
Зур гыйбадәт залы
-
Алгы бүлмәсе
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Islamic Center in Austria(ингл.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Алшарт: мәчет манаралы булырга тиешме? Die Presse, Print-Ausgabe, 25.08.2007(алм.)
- ↑ Das Islamische Zentrum Wien(алм.)