Википедия:Бюрократ статусына заявка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бюрократ статусына заявка latin yazuında])

Сайлау кагыйдәләре[вики-текстны үзгәртү]

Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала[вики-текстны үзгәртү]

  • Теркәлү көненнән иң азы 1 ай булырга тиеш;
  • 50дән ким булмаган мәкаләләрдә мәгънәле төзәтүләр саны;
  • Тавыш бирү алдыннан иң азы 15 көн өчендә төзәтүләр булу.
  • Тәкъдим итү тәртибе

Әлеге кагыйдәләр тәләпләренә җавап биргән катнашучылар үз кандидатурасын тәкъдим итергә хокуклы. Аларны шулай ук башка катнашучылар тәкъдим итә ала.

Кем бюрократ статусына кандидат була ала.[вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең бюрократы статусын алыр өчен кандидат әлеге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

  • Теркәлү көненнән иң азы 1 ел булырга тиеш;
  • 1500дән ким булмаган мәгънәле төзәтүләр саны;
  • Администратор вазыйфаларын иң азыннан 3 ай үтәү.
  • Элек тавыш бирүдә катнашканнар
    • Әгәр элек тавыш бирүдә катнашканнар идарәче яки бюрократ статусын алмадылар, яки бу вазыйфадан җибәрелделәр икән, кабат үз кандидатурасын элекеге тәкъдим итүдән яки вазыйфадан җибәрелгәннән соң иң кимендә 3 айдан соң гына тәкъдим итә алалар.
  • Тәкъдим ителгән яки үз кандидатурасын тәкъдим иткән катнашучы тавыш бирү битендә риза булуын язырга тиеш.

Сайлау тәртибе[вики-текстны үзгәртү]

  • Тавыш бирү заявка битен эшләгәннән соң башлана һәм 14 көн дәвам итә
    • ВП:Сайлаулар битендә яңа бүлек башланыла, анда заявка битенә [[ВП:Бюрократ статусын алу/КУЛЛАНУЧЫ_ИСЕМЕ]] сылтама урнаштырыла һәм тавыш бирү мөддәте күрсәтелә.
  • Тавыш бирүчеләр заявка битендә {{Риза}} яки {{Каршы}} тавышларын бирәләр. Шулай ук шик булганда нейтраль позициясен аерым пунктта язып була. Тавыш бирү фәкать иң азыннан 5 кеше тавыш биргән очракта узган тавыш бирү буларак саналалар.
  • Бюрократларны сайлау процедурасын берәр актив бюрократ алып бара. Процедураны алып барган бюрократ нәтиҗәләрне бирелгән тавышлар буенча чыгара.
  • Бюрократка кандидат 2/3 (66,(6) %)-тан күбрәк Риза тавышын җыйса, бюрократ буларак билгеләнә.

Әлеге кагыйдәләр Татар Википедиясендә 15 мең мәкалә җыюга кадәр калалар. Аннары яңа кагыйдәләр кабул булачак.

Узган сайлаулар[вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]