Википедия:Бәйгеләр/ФГОС.wiki/2021/Катнашу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр/ФГОС.wiki/2021/Катнашу latin yazuında])
Викимарафон   Катнашу   Белешмәләр   Бәяләү   Нәтиҗәләр   Оештыру  
Россия халыклары телләрендәге Википедияләрдәге проектның эмблемасы.
Россия халыклары телләрендәге Википедияләрдәге проектның эмблемасы.

Үткәрелү, бәяләү һәм бүләкләү вакытлары[вики-текстны үзгәртү]

  • Бәйгенең старты: 30 октябрь 2021 (UTC буенча 00:00, Мәскәү вакыты буенча 03:00:00 тән).
  • Бәйгенең финишы: 14 декабрь 2021 (UTC буенча 23:59, Мәскәү вакыты буенча 15 декабрьнең 02:59:59 мизгеленә кадәр).
  • Жюри бәяләү эшчәнлеген тәмамлый һәм нәтиҗәләрне белдерә: 30 декабрь (план)
  • Техник оештыручылар финалистларның контакт мәгълүматларны туплап, призларын җибәрә: ? (план)
  • Бәйге нәтиҗәләре буенча пост-релизны бастыру: ? (план)
  • Призлар фондының спонсорлары: «Төрки марафон 2021» һәм «Татарлар яшәгән җирләре җәмгыяте - 2021» чикләрендә үз призларын алу өчен мәгълүматны тапшырмаган җиңүчеләр һәм башка шәхесләр.
  • Призлар фонды 20 мең сум тәшкил итә һәм Финалистлар арасында алар туплаган баллар нигезендә таратыла.
  • 500 сумнан ким суммаларга дәгъва кылучылар элек бик аз булуы өчен (күбесе контакт мәгълүматларын тапшырмаган), бу юлы шундыйлар бүленүгә кертелмәячәк һәм болар белән элемтәгә керү каралмый.
  • Гадәттәгечә, катнашучы сертификатлары һәм финалист дипломнары әзерләнә, баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Википедиядә ФГОС илчесе» (ингл. Wikipedia State Education Standard Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була.

Катнашучылар[вики-текстны үзгәртү]

  1. Чарада Викимедиа проектларында хисап язмасын булдырган кулланучы гына катнаша ала (теркәлү турында) укырга теләсәгез
  2. Бәйгедә бер хисап язмасы астында гына катнаша
  3. Бәйгегә кертелгән мәкаләләрне үз хисап язмасына кереп булдыра
  4. Минималь критерийларына туры килүче материал тудыра һәм катнашу сертификатына ия була.
  5. Бәйге чикләрендә булдырылган мәкаләләрне бәяләүдә кулланылган критерийларны кабул итә

Википедия белән яңа таныша башлаучылар өчен катнашу турында видео-күзәтү

  • 4 квалификацион мәкалә язган һәрбер катнашучы марафон финалистлары исемлегенә кертелә, бәйле диплом белән бүләкләнә.
  • Приз фонды финалистлар язган мәкаләләр өчен туплаган баллар суммасы бүленә.
  • приз ала алу өчен
    1. теркәлгәндә яки бәйге беткәнче хисап язмаларының көйләүләрендә контакт электрон адресны билгели — призёрлар белән элемтәгә керү өчен бердән-бер ысул, кеше җавап буларак бер атна эчендә үзенең банк картасына акчаның күчерелүе өчен мәгълүматны кайтарырга тиеш
      • Башка кулланучыларга миңа хатлар язарга рөхсәт итү пунктын тамгалау
      • түбәндә Саклау төймәсенә басу
    2. оештыручылар такымының вәкиле үзләренә хәбәр җибәрүдән бер атна эчендә җавап кайтара, приз акчасының күчерелүе өчен үз банк картасы мәгълүматларын билгели
    3. Россия Федерациясендә салым агенты статусы булмаганнары үз илләренең салым җыю инспекциясе белән мөнәсәбәтләрен үзе хәл итә — Россия эчендә түләнергә тиешле салымнар өчен Викимедиа РУ үзе хисап тота һәм аларны приз акчасыннан чыгара.

Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләр кабул ителә:

  1. Урын - Мәкалә Википедиянең татар телле бүлегендә (tt.wikipedia.org) яңа булдырылган яки яхшыртылган.
  2. Тел - Әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиле нормаларына туры килгән эчтәлек
  3. Вакыт - Үзгәртүләр бәйге вакытында ясалган — 2021 елның 30 октябрь 0:01 белән 2021 елның 14 декабрь 23:59 (UTC) вакытлары арасында яңа булдырылган — Казан/Мәскәү сәгате белән бу 30.10.2020 (3:01) белән 15.12.2021 (2:59) арасына туры килә.
  4. Тема - Бәйге темасына туры килә (белем һәм академик дисциплиналарга бәйле феноменнар, киңрәк мәгълүмат өчен Белешмәләр битен карагыз)
  5. Күләм - Мәкалә кимендә 3000 байтка баетылган.
  6. Тамгалау - Мәкаләнең бәхәс битенә урынлы бәйге калыбы урнаштырылган: яңа мәкалә өчен  • тулыландырылган мәкалә өчен
  7. Дисквалификацияләнмәгән - Татарча Википедия кагыйдәләрен хөрмәт итә:
    1. Мәкаләне үзегез яздыгыз (плагиат, копи-паст түгел һәм башкача авторлык хокуклары тәртипләрен санга салмау).
    2. Булган мәкаләнең тематик игезәге түгел (тиз бетерелә һәм саналмый)белем һәм академик дисциплиналарга караган тематик мәкаләләр агачларын тикшерү.
    3. вандализм, нигезсез фикерләр яки спам түгел,
    4. Яши биргән шәхесләр биографияләренә карата тәртип бозулар
    5. һәм башкалар.


Тулылыгы һәм форматлануы буенча үрнәк алырлык яхшы мәкаләләр: Мансур Мозаффаров, ТАССРның төзелүе, Татарстан Республикасының милли музее, Зәңгәр шәл (спектакль), Идел-Урал (гәҗит, Берлин), Шәриф Камалның музей-фатиры (Казан)

Күбрәк балл җыя алу өчен игътибар итәрлек әйберләрбәяләү тәртибе һәм кабул ителгән тематик эшне җиңеләүтү юллары

ФГОС темалары[вики-текстны үзгәртү]

Бәйге максатлары өчен, ФГОС темалары дип бар академик дисциплиналар буенча төрле дәрәҗә белем бирүдә кулланылган термин һәм төшенчәләр аңлашыла.

Гамәлдәге нәтиҗәләре[вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]