Википедия:Сорауларны карау вакыты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сорауларны карау вакыты latin yazuında])
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Ашыктыру

Википедия — ирекле проект. Википедиядә катнашучылар (шул исәптән администраторлар) бернинди иерархия структурасында да хезмәт итмиләр һәм үз эшләре өчен бернинди түләү дә алмыйлар. Һәр катнашучы Википедиягә үзе өчен мөмкин һәм яраклы дип саный торган күләмдә үз өлешен кертә. Шуңа күрә дә катнашучыны Википедиядә, әгәр дә ул үзе теләмәсә, берәр нәрсә эшләргә мәҗбүр итү мөмкин түгел.

Шулай булгач, Википедиядә сорауларга җавап бирүнең, карау яки тикшерүнең төгәл билгеләнгән вакыты юк, нәтиҗә чыгару вакыты озакка сузылган очракта да бернинди җаваплылык та юк. Моның белән Википедия дәүләт органнарыннан аерыла.

Википедиядә башка катнашучыларны нинди дә булса гамәлләр кылырга ашыктыру хупланмый.

Әгәр дә сез проблемагызны бик озак карыйлар дип саныйсыз икән, сезнең берничә мөмкинлегегез бар: сабыр булырга һәм көтәргә, яисә үзегезгә тиешле вәкаләтләрне алырга тырышырга һәм башка катнашучыларның да үтенечләрен карарга булыша башларга — бу сезнең сорауларны карауны да тизләтергә мөмкинлек бирер.

Моны да карагыз[вики-текстны үзгәртү]