Википедия:Вики-клуб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вики-клуб latin yazuında])
(Википедия:Сәләт викиклублары битеннән юнәлтелде)
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
НП «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган партнёрлыгы
НП «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган партнёрлыгы
Проект
башбите
  Сәләт викимәктәбе   Вики-клублар   Татарча язучы
викимедистлар
төркеме
  «Мәгариф өчен Википедия»
методик үзәге
  Белем бирү
оешмалары
проектлары
  Галерея, китапханә
архив һәм музейлар
проектлары үзәге
  «Википедия һәм фән»
проекты
  Тәҗрибә уртаклашу чаралары  
Әрмәнстанның төньягында урнашкан Лори өлкәсенең Лернапат авылы (1857 кеше) викиклубындагы викимарафон: «Викиклубыбыз безне нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өйрәтә».
"[Мәгърифәтчелек белән бәйле м]әсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер."[1]

Исмәгыйль Гаспринский

Күз алдыгызга һәрбер кеше барлык булган гыйлемгә ирекле рәвештә ирешә алган бер дөньяны китерегез. Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән.

Викимедиа фонды карамагындагы барлык проектлар өчен иң югары идеал тасвирланмасы

Татарча Википедиянең миссиясебелем икътисады чорында яшәүче глобаль авылдашларыбызга гыйлем дөньясы буенча сәфәргә чыкканда ышанычлы татар телле мәгълүмати компас булу.

Теоретик һәм практик мастер-класслар һәм вики-сәфәрләр форматында узган Сәләт викимәктәбеннән аермалы буларак, вики-клублар катнашучыларның аерым һәм уртак энциклопедик иҗат аркылы вики-белемнәрен арттыра. Вики-бәйгеләрдә катнашканда, призлар алу һәм үз белем-сәләтләрен үстерү белән тарта бу формат.

Шулай ук, бу формат өчен һәрбер бала каршысында тулы клавиатуралы санак булуы хәерлерәк. Балалар текстны берьюлы бар 10 бармакларын кулланып күзләрен япкан килеш кертә алулары да аларга нәтиҗәлерәк булырга ярдәм итәчәк.

Дөнья буйлап викиклублар урта һәм югары белем бирүче оешмаларда, китапханә һәм башка төр иҗтимагый үзәкләрдә оештырыла. Барлыкка килүе өчен, аларны алып баручы әйдаман-остаз була алырлык шәхесләрне Сәләт викимәктәбе программасы сыман әзерләү дөрес.

Барыбызга белгәнебезне яки өйрәнгәнебезне үз дәфтәребезгә язуга караганда бөтен татар дөньясы белән турыдан-туры уртаклаша алуыбыз кызыграк. Һәрбер кертелгән үзгәртү нәтиҗәсендә синең ТатВики һәм халыкара Викимедиа хәрәкәтендәге дәрәҗәң үсүе дә горурландыра. Һәм дә язганыңны бәлкем тормышың дәвамында беркайчан да очрата алмаячак шәхесләргә файда китерә алганы азмы-күпме канәгәтьлелек хисен тудыра. Киплингның танылган «Әгәр» (en  • ru) шигырендәге "Чын кеше булырсың шул чак, Улым!" исегездәдер.

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]

  1. (кырымтатар.) "Меселе тек тильде дегиль, иш, халкъымызгъа огге адымламагъа ёл ачкъан ильмий осюв ве халкънынъ бильги дереджесиндедир."