Википедия:Белем бирү оешмалары проектлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Wikipedia mini globe handheld.jpg
Лаос авылындагы сыйныф тактасында язучы мәктәп балалары.
Проект
башбите
  Сәләт викимәктәбе   Сәләт викиклублары   Татар викимедистлары
төркеме
  «Мәгариф өчен Википедия»
методик үзәге
  Галерея, китапханә
архив һәм музейлар
проектлары үзәге
  «Википедия һәм фән»
проекты
  Тәҗрибә уртаклашу чаралары  
«Википедияне оештырылган (урта һәм югары) белем бирү процессында куллану».
12 видео сериясе (ингл.)
2010 елның көз семестры дәвамында уку программалары чикләрендә Википедия мөмкинлекләре белән эшләгән Беркли университеты (Калифорния штаты, АКШ) студентлары төркеме.

Бу бит белем бирү процессында Википедия мөмкинлекләрен куллануга багышланган. Әлегә шундый проектларның күпчелеге югары уку йорты программаларында һәм күпчелектә Австралия, Көнбатыш Аурупа, Көньяк һәм Төньяк Америка илләрендә урын алуына карамастан, дөнья буйлап урта мәктәптә һәм Азия, Африка һәм Ауразия кыйтгаларындагы илләрдә дә уңышлы кулланылу тәҗрибәсе юк түгел.

Мәсәлән, тарих укытучысы төркемнәргә берәр мәшһүр кеше яки вакыйга турында яңа мәкалә язу эшне куша ала, химия яки физика укытучысы исә — табигать күренеше яки яңа материал турында. Чит ил телләре укытучылары башка телле бүлекләреннән мәкаләләрне тәрҗемә итүне тәкъдим итә ала. Иң җиңел бирем буларак, булган мәкаләләрдәге грамматик, орфографик һәм стилистик хаталарны төзәтү булып тора.

  • Бар дәресләрдә төрле дәрәҗә укучылар белән куллану мөмкин.
  • Шәхси һәм төркем эше буларак оештырыла ала.
  • Билгеләнгән гыйлем тармагы белән танышу һәм мәгълүмат чыганакларына искәрмәләр бирү белән эшләргә өйрәнергә ярдәм итә.
  • Һәр кеше үз хезмәте нәтиҗәләрен күрә һәм аның уку елның бер чирегеннән/ярты елыннан соң чүпкә китмәчәген күрә.
  • Викига күп яңа кулланучы килә, яңа мәкаләләр языла, булганнары яхшыртыла

Кызыклы фактлар[вики-текстны үзгәртү]

Дәрес вакытында Француз Википедиясенә үзгәртүләр кертүче балалар сыйныфы (Швейцария).
  • Инглиз телле университетлардагы укыту программаларында Википедия мөмкинлекләрен куллану 2003 елда башлана (en). Рус теллеләр арасында беренче адымнар 2005тә (ru), грекларда 2006 (el) ясала, алманнарда 2006 дан киң тарала (de), полякларда 2007 (pl), португалларда 2008 (pt), төрекләрдә (tr) һәм испан теллеләрдә (es) 2010, кореялыларда (ko) 2011 елда башланганнары билгеле.
  • Француз теллеләрдән беренче булып гомуми белем бирү системасы укучыларыга бирелгән мөстәкыйль эш проектларында Википедия мөмкинлекләрен куллануны швейцариялеләр башлый (2006, Женева кантоны). Беренче адымнарын балалар унике яштән эшли башлый(fr). Каталаннарның да мәктәп эшчәнлеге тарихы шул ук чорга карый (ca).
  • Италиянең Асти шәһәре һәм исемдәш провинциясе (Пьемонт регионы, Туриннан көньяк-көнчыгышка таба) мәктәп укучылары яшәгән торак пунктларының тарихы һәм бүгенгесе, регион географиясе, җирле ашамлыклары һәм башка мәдәни үзәнчелекләре турында Википедиянең итальян һәм пьемонтча бүлекләрендә язып тора (it).
  • 2016/17 уку елында Грециядә хәттә 8-яшьлек балалар сыйныфын Википедиягә мәкаләләрне язуга өйрәттеләр.

Проектны оештыру планы[вики-текстны үзгәртү]

Уку программасы чикләрендә Википедия мәкаләләре өстендә эшләүнең укучылар өчен файдасы
Традицион язу эшләренә караганда, Википедия белән эшләү укучыларга берничә өстенлек бирә:
  • укучының эшен глобаль аудитория бәяли, нәтиҗәдә тулаем алганда куелган биремне уңышлы үтәү әһәмиятлелеге (һәм кызыгы) арта
  • укучылар, үзләренә бирелгән йөкләмәне эшләп бетергәннәреннән соң, бу мәкалә өстендә эшне башкалар дәвам итәчәкләрен тоя
  • укучылар фактларга нигезләнелгән һәм аналитик язу стильләренең аермаларын үзләштерә
  • укучылар үзләренең критик фикерләү һәм чыганакларны бәяләү сәләтләрен ныгыта
  • укучылар хезмәттәшлек мохитендә эшләүне өйрәнәләр
  • укучылар Википедиядәге текстларның барлыкка килүләре үзенчәлекләре турында өйрәнәләр. Бу аларга нәрсә өчен Википедияне кулланып булганын (һәм булмаганын) турында белем бирә
  • укучылар тулаем алганда Вики мохитләрендә текстларның булдырылу үзенчәлекләре белән таныша - бүгенге мәгълүмат технологияләре киң кулланылган эш дөньясында бик файдалы сәләт (резюмеларына кертелә алырлык плюс)
  • укучылар мәгълүматны үзләштерүләре генә түгел, аны тудырырга да ярдәм иткәннәрен аңлыйлар
Уку программасы чикләрендә Википедия мәкаләләре өстендә эшләүнең Википедия җәмгыяте өчен файдасы
Википедия җәмгыяте түбәндәгесен күрә:
  • күбрәк эчтәлек булдырыла
  • күбрәк кеше Википедиягә үзгәртүләр кертү турында белемле була һәм озын мөддәттә кертем ясаган кулланучыларга әйләнергә мөмкин
  • Википедиясенең чын ышанычлылыгы турында күбрәк кеше гыйлем ала һәм эчтәлелеген үз файдаларына куллана ала
Уку программасы чикләрендә Википедия мәкаләләре өстендә эшләүнең укытучы өчен файдасы
Курсны алып баручы укытучы Википедияне белем бирү өчен бер платформа буларак кулланудан файдасын күп ягыннан күрә, аеруча:
  • укучыларга өйрәнергә ярдәм итүдә һәм аның нәтиҗәләрен билгеләүдә аңа Википедия җәмгыятенең вәкилләре ярдәм күрсәтә.
Эш планы
Стадия 1: Әзерләнү 1. Курс дәвамында ярдәм итәчәк википедиячеләрне туплау
2. Укучыларыгыз ирешергә тиеш булган максатлар турында уйлагыз. Фасилитаторларның ярдәме белән максатларның ирешелерлек дәрәҗәдә булуларын тикшерегез.
3. Эш планны / программа / биремнәр яки мәкаләләр исемлеге төзегез
Стадия 2: Предметны укыту 4. Википедия нигезләрен өйрәтегез (формаль таләпләр, үзгәртүләр кертү, мәкалә сыйфаты, белемнәре булган кулланучылар өчен кыскача танышу программа. Танылган википедиячене чыгыш ясарга чакыру мөмкин булса, укучыларыгыз тагын да ышанычлы карый башлыйлар: “бу хисап язмалар артында чыннан да квалификациялә кешеләр тора һәм хезмәттәшлек югарырак сыйфатлы эчтәлекнең булдырылуына китерә / курс конспектлары") (90 минут)
5. Процессны җитәкләү һәм күзәтү (укучыларны рухландыру, очратылган проблемаларны чишү)
Модельләр Модель A: Бакалавр программасы, Алмания
(Максат:Сайланган мәкаләгә кандидатлар)
Mодель Б: Магистр программасы, Алмания Модель В: Бакалавр программасы, АКШ
  • a. Лектор биремнәр исемлеген әзерли (мәс. үзгәртүләр кертү өчен мәкаләләр исемлеге), укучылары арасында бүлә.
  • b. Укучылар үз темалары белән тирәнтен танышалар һәм мәкаләне булдыралар (яки үзгәртәләр) — (3 атна)
  • c. Википедия җәмгыятенең мәкаләне рецензияләү процессы — (2 атна)
  • d. Тикшерү процессы материалның "Сайланган мәкалә" статусына ирешә алачагы ихтималы югары икәнен күрсәтсә, мотивация өчен кандидатлыкта ярдәм ителә һәм укучыга өстәмә баллар бирелә (10 көн). Башка укучылар үз нәтиҗәләрен күрсәтә. Аралашу/бәхәсләшү сәләтләрен дәлилләү өчен студентлар аерым мәкаләнең бәхәс битендәге һәм проектның үзәк битендәге бәхәс үрнәкләрен китерә ала.
  • e. Курс укытучысы тарафыннан тикшерелү һәм билге кую.
  • А үрнәгенә караганда, вакытыгыз күбрәк: укучыларыгызга авыррак темаларны бирү мөмкин
  • Төркемнәрне булдыру: аерым килеш мәкаләләр өстендә эшләү белән чикләнмичә, укучыларны такым буларак эшләүне өйрәтү һәм хезмәттәшлектә туган бәхәсләрне чишү сәләтләрен үстерү өчен, бер уртак мәкаләне булдыру максаты куела.
Яхшы яки сайланган мәкалә критерийларына туры килүче материал булдыру максаты үзен бик яхшы күрсәтте.
  • a. Эш төркемнәрне булдыру: берәр тема өстендә гадәттә 3-5 укучы эшли, идеаль очрак: фәнни мәсәләләр (яхшы сайланылган һәм ышанычлы чыганаклар)
  • b. Укучылар үз темалары белән тирәнтен танышалар һәм мәкаләне булдыралар (яки үзгәртәләр) — (3 атна)
  • c. Википедия җәмгыятенең мәкаләне рецензияләү процессы — (2 атна)
  • d. Курс укытучысы тарафыннан тикшерелү һәм билге кую.
Стадия 3: Нәтиҗәләр чыгару 6. Үткәрелгән курсның ничек узганын бәяләү — курс рәсми ябыла, укучылар тәҗрибәләре белән бүлешә, Википедия җәмгыятенә проект кысаларындагы тәҗрибәләр һәм киләчәккә теләкләр хәбәр ителә

Википедиячеләр арасында фасилитаторларны туплау[вики-текстны үзгәртү]

Тәҗрибәле википедиячеләрнең эшегезгә ярдәм күрсәтүләре укучыларыгызны Википедия җәмгыятенең кайвакыт давыллы суларында батуларыннан саклар.

Укутылган курс дәвамында тәҗрибәле Википедия кулланучылары ярдәм күрсәтмичә дәвам итү мөмкин булмаган очраклары белән очрашырсыз (үзегез Википедия мәсьәләләрендә оста булмасагыз, әлбәттә). Ник шулай дип сорыйсызмы? Чөнки вакыт узуы белән википедиячеләр җәмгыятьләрендә әлегә бернинди Википедия ярдәм белешмәләрендә дә аңлатылмаган проблемаларны чишү ысуллары барлыкка килгән.

Укытканыгыз курс дәвамында шундый туа алырлык проблемаларның ике үрнәген күрсәтик:

  • Укучыларыгыз өйдә Википедиядә әлегә тасвирланмаган тема буенча мәкалә караламасын язып торганда, башка берәве Википедиядә бу мәкаләне булдыра ала. Укучыларыгыз төшенкелеккә бирелә: аларның бар эшләре хәзер бушка киткән.
  • Сезнең курсыгыз дәвамында, кайбер укучыларыгыз тролль тарафыннан кыттыручы хөҗүмнәргә дүчар була ала. Шулай гына да түгел, бу шәхес укучыларыгыз керткән үзгәртүләрне кире кайтарып тора. Бу очракта берәүнең аларга ашыгыч килеш ярдәм күрсәтүе кирәк була.

Вики-җәмгыять вәкилләрененнән фасилитаторларны чакыру төрле мөмкинлекләрне бирә:

  • Гадәттә википедиячеләр интернетта көн дәвамында күп вакыт үткәрә. Сез дәрес укыткан, тикшеренүләр белән тыгыз яки йоклаганыгыз чакта да аларның кайберәүләре пәрәвездә була ала. Википедия кебек хезмәттәшлек төшенчәсенә нигезләнгән веб-сәхифәләрендә башкаларның озакка сузмыйча җавап бирүләре кәнәгатьлеләндерүче вәзьгыят булу сәбәпле, Вики-җәмгыять вәкилләре укучыларыгызның кызыксынуларын саклануына зур өлеш кертә алалар. Шул ук арада алар сезнең курсыгыз өчен мөстәкыйль эш программасы һәм билгеләнгән темаларның ничек Вики-җәмгыятьтә кабул ителгән процедура һәм кулланмаларга туры килгәнен ачыкларга ярдәм итәрләр.
  • Күп еллар дәвамында Википедиянең һәрбер тел бүлегендә үзенең язылмаган кагыйдәләр барлыкка килгән. Бу кулланма һәм кагыйдәләрне тәҗрибәле Вики-җәмгыять вәкилләреннән яхшырак кем белә ала?
  • Википедия кебек күп кешеләрнең хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә үсүче веб-сәхифәләрендә эшләү коммуникация күнекмәләрнең нык булуын таләп итә. Бу мохиттә кертем ясау тәҗрибәне туплаган Википедиячеләр кызган бәхәсләр дәвамында салкын канлылыкны саклау белән таныш − бу сезгә һәм укучыларыгызба бик файдалы була ала.

Моннан тыш, Вики-җәмгыять вәкилләрен фасилитатор буларак чакыру тагын бер позитив өстәмә эффектка китерә ала: бу Википедия авторлары өчен курсыгыз темасы кызыксындыргыч булса, алар укучыларыгызга эшләре турында киңәшләр бирергә ризалаша ала (мәс. Википедиянең эчке рецензияләү процессы чикләрендә).

Укучыларыгыз ирешергә тиеш булган максатлар[вики-текстны үзгәртү]

Максатны төгәл билгеләү һәм ап-ачык аңлату укучыларыгызга аларга таба сәфәрләрен уңышлы тәмамларга ярдәм итәчәк.

Укучылар үзенә Википедия белән эшләү элементларын алган курска катнашырга карар кылганда, аларның мондагы эш нәтиҗәләре нинди була алуын фаразлар өчен белемнәре һәм энциклопедия өчен мәкаләләр язу тәҗрибәләре булмаска мөмкин. Алар яңа пәйда булган яки үзләре уздырган фәнни тикшеренүләр турында язырбыз дип көтә ала. Шул ук арада, һәр бер укучы яки һәр бер курс чикләрендә абруйлы белем тармагына караган яңа мәкалә язу тырышлыгы да иң яхшы фикер булмаска мөмкин. Шулай да, ялгыш өметләрне тудыру мотивацияне югалтуга китерә ала. Шуңа күрә, укытучы үз курсына туры килүче максатларны булдырырга һәм аларны ап-ачык аңлата алырга тиеш. Бу килеш, максатлар юл харитасы буларак хезмәт итә һәм курс программасына кергән элементларны тәртипкә китерергә ярдәм итә ала. Шул ук арада, алар мотивацияне саклауда һәм прогрессны үлчәүдә ярдәм итә ала.

Түбәндә мөмкин максатлар һәм һәр бер дәрәҗә проекты өчен вакыт һәм башка таләпләрнең кыскача аңлатмасы. Һәр үрнәк 6-атналык бер курс өчен бирелгән.

Максатлар үрнәкләре[вики-текстны үзгәртү]

Укучыларыгыз һәр вакыт киң кабул ителгән фәнни темалар өстендә эшләргә тиеш. Мөмкин вариантлар турында белмәсәгез, үзегезнең фасилитатордан яки вики-җәмгыятьтән сорап алыгыз

Difficulty gradient.png

Башлангыч дәрәҗә: Гамәлдәге кыска мәкаләләр өстендә эшләү

  • Укучыларыгыз Википедия мохитендә беренче адымнарны ясый булса, зур игътибарга ия булмаган сыйфатлары түбән булган мәкаләләргә үзгәртүләр кертү белән башлау дөрес була. Бу аларга артык күп формаль таләпләргә туры килү кирәклеге астына эләкмичә тәҗрибә туплау һәм үз хаталарын ясау мөмкинлеген бирә.
  • Шулай ук, бу очракта алар Википедиянең эксперт кулланучылары радарларына эләкми, нәтиҗәдә алар белән низаглар туа алу мөмкинлеге түбән.
  • Шундый мәкаләләр өстендә эшләү һәр катнашучының индивидуаль активлыгын бәяләү өчен уңайлы.

Урта дәрәҗә: Яңа теманы башлау

  • Дәреслекләрдә яхшы яктырлыган, тик Википедиядә тасвирлануы түбән булган теманы сайлагыз һәм һәрбер укучыгызга берәр элементны билгеләгез.
  • Мәкалә язу тирәсендә туа торган мәсьәләләрне чишү өчен берәр тема буенча мәкаләләр булдыру кулланмасына нигезләнеп яки Вики-җәмгыять вәкилләре белән турыдан-туры хезмәттәшлектә эш итеп була.

Югары дәрәҗә: Киң игътибар җәлеп иткән мәсьәләләргә багышланган мәкаләләрне үстерү

  • Шундый мәкаләләргә хас булган төрле якларга тигез игътибар бирү өчен укучыларыгызның төрле дисциплиналар өлкәсендә күнекмәләре югарырак булуы, шулай ук кайвакыт сайланылган тема өлкәсендә белемнәре булган Википедиячеләрнең ярдәмнәре кирәк булачак.
  • Шулай ук, төрле якларына өстәмә игътибар җәлеп итү өчен сез Википедиянең рецензияләү системасына да мөрәҗәгать итә аласыз.

Чыгарылыш дәрәҗә: Яхшы/сайланган эчтәлекне булдыру

  • Википедия проектларының мәкаләләрен бәяләү системаларын кулланырга теләсәгез, рецензияләү процессының тәртипләренә игътибар итүегез тәкъдим ителә. Шулай ук, мәкаләгә берәр статус бирелүе өчен дә үз кулланучыларны сораштыру тәртибе бар. Мәсьәлән, Алман Википедиясендә "Сайланган мәкаләгә кандидат" статусын алу процессы 10 көн ала.
  • Бу максат югарырак дәрәҗә фәнни методлар кулланылышы һәм күнекмәләргә хас булуын таләп итә. Укучыларыгыз күбрәк әдәбият белән танышырга, Вики-җәмгыять белән аралашырга һәм сүзгә алынга рецензияләү һәм статус бирү сораштырулары процессларны узырга мәҗбүр була.

Проект программасын әзерләү[вики-текстны үзгәртү]

Күп милли мәгариф системаларында, укытучы үзенең кафедрасында курсның тематик программасын һәм дәресләр планын расларга тиеш. Программа/эш планына килгәндә, Википедиянең төрле телле бүлекләрендә яңа мәкаләләрне рецензияләү, сайланган эчтәлекне билгеләү һәм уку йортлары проектлары белән хезмәттәшлек мәсьәләсендә үз тәртипләре гамәлдә. Һәрбер укыту проекты өчен әһәмиятле әйберләр:

  • Материал туплау: Википедиягә мәкалә яза алуны укучылар зур дәрәҗә дип күрә. Википедия тәртипләре белән таныш булмасалар, аларны нигезләре белән таныштырыгыз. Мәкаләләре кабул ителү өчен, гадәти белем бирү курслары чикләрендә көтелгәнгә караганда аларга күбрәк әдәбият белән танышырга туры киләчәк. Тәҗрибә күрсәткәненчә, билгеләнгән теманы тирәнтен өйрәнү өчен гадәттә 2-5 атна, Википедиядә эш итү тәртипләрен өйрәтү өчен 1-2 көн вакыт аерырга кирәк.
  • Координация: Теорияне "тормышка ашыру" өчен дә вакыт кирәк. Укучыларга Википедиягә үзгәртүләр кертү һәм мәкаләләр язу күнекмәләр тәҗрибәсен тупларга кирәк. Вики-җәмгыять бу процессны һәм аның нәтиҗәләрне башкаларның авторлык хокуклары бозылу-бозылмавына, кереш сүзе барлыгына, нейтраль караш һәм башка гамәлдәге таләпләренә туры килүен күзәтеп торыр. Моның өчен бердән өч атнага кадәр вакыт китә ала.
  • Максатлар: Укучылар алдында куелган максатлар арасында сайланган эчтәлек дәрәҗәсендәге материал булдырылуын теләсәгез, Вики-җәмгыятьтәге статус сораштыру процесслары тәртибе (вакытлары) белән танышып чыгу яки сезнең курсыгыз дәвамында ярдәм итергә риза булган фасилитатор-википедиячеләреннән берсенең ярдәмен сорагыз. Сайланган эчтәлекне булдыру ысулын куллану күп төрле дидактик максатларга ирешергә мөмкинлек бирә. Шулай да, кайбер сайланган эчтәлек статусын бирү сораштыру процесслары җидедән 20 көнгә кадәр вакыт таләп итә.

Кечкенә, алты календар атналык проект гадәттә түбәндәге версиягә нигезләнә:

  • 1 атна: Укучыларга конкрет максатлар куегыз, проектыгызны (һәм аның темаларын) Википедия проектлары арасында теркәгез. Вики-җәмгыять тарафыннан кабул ителү һәм югарырак дәрәҗә хезмәттәшлеккә әзерлеген үстерер өчен, тәҗрибәле википедиячеләрнең ярдәмен сорый аласыз.
  • 2 атна: Формаль нигезләр һәм яхшы Википедия мәкаләсен язу мәсьәләләрне өйрәтәсез (альтернатива: шуның өчен Танылган википедиячене чыгыш ясарга чакыру). Максатларына ирешә алулары өчен, укучыларыгыз тема белән танышу буенча мөстәкыйль эшләрен башларга тиеш.
  • 3 атна: Тема белән танышу - мөстәкыйль эш.
  • 4 атна: Тема белән танышу - мөстәкыйль эш.
  • 5 атна: Беренче каралама Википедиягә урнаштырыла һәм җәмгыятьнең реакциясе тикшерелә. Укучылар Вики-җәмгыять вәкилләре белән аралашуны үз эшләре турында фикерләрне туплау һәм мәкаләне яхшырайту өчен кулланырга тиеш.
  • 6 атна: Нәтиҗәләрне һәм куелган максатларга ирешелүне тикшерәсез.

Бу модульне төрле дидактик максатлар һәм сайланган контент булдыру торышлыгы белән берләштерә аласыз. Шулай да, югарырак дәрәҗәле контент булдыру проекты өчен материал туплау, язу, дискуссия һәм рецензия/сайлау процедуралары өчен күбрәк вакыт кирәк булачагын истә тотуыгыз сорала.

Википедия нигезләрен өйрәтегез[вики-текстны үзгәртү]

Ышанычлы нигез корылмаган чакта көтелмәгән нәтиҗәләргә тап булуы ихтимал.

Үз курсларында Википедиягә язу биремнәрен кулланырга теләгән мөгаллимнәр, үзләре Википедия мәкаләләргә формаль таләпләр, Википедиягә үзгәртүләр кертүнең техник ягы һәм Википедиянең эчтәлек сыйфатын билгеләү системасының эш тәртибе белән танышырга тиеш. Чөнки укучылар мәкаләләрне үзгәртергә яки язарга тотыныр алдыннан аларны бу мәсьәләләр белән таныштырырга кирәк.

  • Яңа Википедия мәкаләсен язу алдыннан укучыларыгыз үзләштерергә тиеш булган төп күнекмәләре - мәкаләләр өчен формаль таләпләр белән танышу. Шаккатырлык дип уйлыйсызмы? Укучыларыгызның эшен беренче булып Википедиянең кабул итү комитеты вәкилләре тикшерәчәк. "Яңа мәкаләләр" бүлеген тикшереп торучы җәмгыять вәкилләре укучыларыгыз керткән эшен секундлар эчендә күрә алачак. Аларның сез укыткан курсы мәсьәләләрендә эксперт булулары ихтималы түбән, нәтиҗәдә алар укучыларыгызның эшләрен формаль критерийлардан чыгып кына бәяләячәген көтеп була. Укучыларыгыз яңа булдырган мәкалә Википедиянең формаль критерияләренә (мәс. вәзгыятьнең әһәмиятле яклары кыскача аңлатучы кереш сүзе, башка мәкаләләргә сылтамалар, чыганаклар буларак кулланылган басмалар исемлеге булу-булмавы һ.б.) туры килмәгәндә, җәмгыятьнең өлкән вәкилләре Википедиянең энциклопедик стиль турындагы консенсусның хөрмәт ителмәвенә рәнҗи ала. Бу очракта Вики-җәмгыятьнең бу вәкилләре сезнең укучыларыгыз булдырган мәкаләнең бетерелүен таләп итә алулары ихтимал. Нәтиҗәдә укучыларыгызның күңел кайтулары мөмкин. Ягъни, укучыларыгызга Википедия мәкаләләренә формаль таләпләрен өйрәтү уңышның төп өлеше булып чыга.
  • Википедиягә үзгәрешләр кертүнең техник нигезләрен өйрәнү - Википедиядә кулланылган MediaWiki программа белән тәэмин ителеш нигезләрен өйрәтүче материаллар белән танышу һәм бу катнашучыларның элек Вики мохитендә эшләү тәҗрибәләре булуларына бәйле. Укучылар Википедия эчендә югалмаулары өчен бу мохитнең ничек эшләгәненә һәрбер башлангыч дәрәҗә презентациядә тукталу зарур.
  • Википедиянең сыйфат дәрәҗәсен билгеләү процесслары энциклопедиянең яхшырая баруын тәэмин итүче элементы булып тора. Һәрбер кулланучысының бу процессның ничек эшләве турында белеме булуы яхшы бер әйбер, тик сез билгеләгән максатлар укытылган курс чикләрендәге таләпләргә нигезләнүен истә тоту урынлы. Югары сыйфатлы мәкалә Википедия:Яхшыртуга битендә түгел, Википедия:Рецензияләү өчен мәкаләләр арасында булырга тиеш. Башка яктан караганда, элек тасвирланмаган темага караган мәкаләләр үзләрен нәкъ Яхшырту, кайвакыт исә Википедия:Мәкалә бетерүгә багышланган бәхәсләрдә таба алалар. Билгеләнгән максатларга ирешер өчен Вики-җәмгыятьнең сыйфат дәрәҗәсен билгеләү процессларын кыскача аңлатып, сез билгеләгән критерийларыгызга күбрәк игътибар бирегез.

Танылган википедиячене чыгыш ясарга чакыру[вики-текстны үзгәртү]

Википедия белән таныту өчен берәр тәҗрибәле шәхесне чакыруның кайбер позитив яклары бар. Ул сез кулланачак Викиның үзенчәлекле Википедия мәдәнияте турында аңлатмалар, туган сорауларга Вики-җәмгыять күзлегеннән җаваплар бирә ала һәм дә аның презентациясе сыйныфыгызга махсус бер тәм бирә ала. Шундый презентация авторлык хокуклары һәм аларны бозу очрагында нәрсә булачагы кебек четерекле мәсьәләләрне аңлату өчен файдалы. Шундый шәхесне чакыру өчен өч тикшерелгән ысул бар:

  • Шулай да илегездәге Викимедиа җирле оешмага ярдәм күрсәтүләре яки сезнең тирәгездә белгән кешеләрне киңәш итүләре өчен мөрәҗәгать итә аласыз.

Аеруча беренче вариант киңәш ителә. Фасилитатор, башка әйберләрдән тыш, сезнең проектыгызның үзенчәлекле табигате белән танышкан кеше - нәтиҗәдә ул индивидуаль презентация, күп индивидуаль сорауларга җавап һәм курсның максатларга ирешү турындагы киңәшләр бирә алачак.

Проект тәҗрибәләре һәм киләчәккә теләкләр[вики-текстны үзгәртү]

Укыту курсыгыз чикләрендә укучыларыгызга Википедия яки башка Викимедиа проектларында эш кушсагыз, зинһар фикерегезне хәбәр итегезче. Бу мәсләкләрне оптимизациягә ярдәм итәр. Безнең белән тәҗрибәләрегезне уртаклашуның өч юлы бар:

1) Үз фасилитаторларыгыз белән сөйләшегез (иң приват юл).

2) Безгә E-mail җибәрегез. Зинһар башкаларга ачык булган алдынгы тәҗрибәләр турында хатлашу төркеменә языгыз.

3) Нәтиҗәләрегез турында Вики-ара координация бүлегендәге дискуссия битендә языгыз.

Сораулар[вики-текстны үзгәртү]

Һәр бер проект үзенчәлекле, ләкин кайбер мәсьәләләр мөмкин һәм кызыклы темаларны күрсәтү өчен яхшы үрнәк булып тора:

  • Нәтиҗәләр көтелгәнчә булып чыкты мы?
  • Вики-җәмгыять вәкилләре белән хезмәттәшлек дәрәҗәсе теләкләрегездә туры килдеме?
  • Укучыларыгыз белем бирү ысулы буларак Википедия мохитендә эшләүдән кәнәгатьме?
  • Укучыларыгызның күзәтелгән белем/тәҗрибәләрендә үсешләрен аңлата алмассызмы?
  • Билгеләнгән бар максатларыгызга ирештегезме, киләчәк проектыгыз өчен Вики-җәмгыятьтән күбрәк/башка төрле ярдәм көтәсезме?
  • Сезнең тәҗрибәгез күзлегеннән, Викимедиа фонды яки илегездәге җирле бүлек сезнең кебек проектларга күбрәк ярдәм күрсәтер өчен ни эшли алыр иде?

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[вики-текстны үзгәртү]