Википедия бәхәсе:Бәйгеләр

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәйгеләр latin yazuında])

ТАТВИКИПЕДИЯ: 70 МЕҢ ҺӘМ 100 МЕҢ МӘКАЛӘ / TATWİKİPEDİÄ: 70 MEÑ HÄM 100 MEÑ MÄQÄLÄ[вики-текстны үзгәртү]

Исәнмесез! Әлеге вакытта ТатВикипедиядә 68 688 мәкалә бар. Бу 70 меңенче мәкаләгә 1 312 мәкалә җитми дигән сүз. 70 меңгә җиткәрер өчен ВИКИ-МАРАФОН ОЕШТЫРУ ИДЕАСЫНА ничек карыйсыз? Тагын 4 елдан Татарстан Республикасының 100 еллыгы үзачак. Моңа кадәр мәкалә санын 100 меңгә җиткерү өчен план коруга ничек карыйсыз?

ПЛАН/PLAN.

ИДЕАЛАР ЯҢГЫРЫШЫ:

1) "Википедия Марафоны - 70 мең мәкалә: Тукай юбилеена - Тукай телендә 70 мең сыйфатлы мәкалә!"

2) "Википедия Марафоны - 100 мең мәкалә: Татарстан Республикасының 100 еллыгына 100 мең сыйфатлы мәкалә булдырырга!"

МАКСАТЛАРЫ:

  • Википедиянең татар версиясендә мәкаләләр санын күпкә арттырып татар теленнән уку-укыту процессында, мәгълүмат эзләүдә, фәнни-тикшеренү эшендә файдалануны киңәйтү һәм шуңа булышу.
  • Бүгенге көндә татар Википедиясендә 68 мең тирәсе мәкалә бар һәм бу энциклопедиянең казакъ (215 мең мәкалә), үзбәк (128 мең) һәм азәрбайҗан (104 мең мәкалә) версияләреннән күпкә түбән.

ИДЕА НИГЕЗЛӘВЕ:

"Кеше үз туган телендә фундаменталь урта белемне алырлык өчен 70 мең (100 мең) тирәсе мәкалә җиткән була. Андый мәкаләләр саны кимрәк булса, ул күп кенә төшенчәләрне бүтән телләрдән үзләштерә башлый, алар аның башына иң беренче булып урнашалар. Мәсәлән, күп кенә татарлар татар теленә караганда урыс телен яхшырак беләләр - ансы һәркемгә билгеле. Шулай булгач, татарлар алдында сайлау мәсьәләсе килеп баса: Википедиябезне язмасак, сайларга туры киләчәк - йә сезнең балагыз белемле, йә татар булачак. Ул киләчәктә татар да белемле булсын өчен эшкә тотынырга вакыт!"

ӨНДӘМӘСЕ:

"Википедиядә һәркем автор булып мәкалә яза ала - аның өчен теркәләргә дә кирәге юк. Сайтка кереп, татар теленә күчеп уңайлы имляда яза башларга кирәк кенә. Башлангыч авторларга 2 киңәш биреп була: 1) "Википедия"дәге мәкаләләр нейтраль күзлектән языла, үзшәхси караш яки фикер белдермичә. 2) Энциклопедиядәге мәкалә инша йә шигырь итеп язылмый. Аны бүтән энциклопедияләрдә язган кебек язарга кирәк".

ОЕШТЫРУЧЫ:

ТатВикипедия җәмгыяте

ПАРТНЕРЛАРЫ:

1. (?) КФУның Л.Толстой исем. Филология һәм халыкара багланышлар институтының Г. Тукай исем. Татар филологиясе һәм медәнияте бүлекчәсе;

2. (?) Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһим исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

МӘГЪЛҮМАТИ ЯРДӘМЕ:

1. (?) "Татарстан - Яңа Гасыр"

2. (?) Татар радиосы

3. (?) Болгар радиосы

4. (?) Тәртип радиосы

5. (?) Татарстан радиосы ("Рәсәй радиосы - Татарстан")

6. (?) Татар-информ

PR:

Youtube-та татар җәмгыятендә танылган шәхесләрдән видеомөрәҗәгатьләр яздыру:

  • язучылар;
  • җырчылар;
  • ТВ алып баручылар;
  • спортчылар...

ХИМАЯЧЕЛӘР/БАГУЧЫЛАР/СПОНСОРЛАР:

(?) "АК БАРС БАНКЫ"

(?) "КАРА-АЛТЫН"

ҺИДАЯЛӘР/ПРИЗЛАР:

  • Әһәмиятле кертем өчен - күләме + сыйфаты (Samsung Galaxy Note Edge Tatar edition);
  • Иң сыйфатлы мәкалә өчен - җентекләп тикшерелгән мәкалә(ләр)(Samsung Tab S 8.4 LTE Tatar edition);
  • Актив катнашлык өчен - интернет-аудиториянең күңелен яулау өчен приз(Samsung Tab S 8.4 LTE Tatar edition);
  • Иң кызык мәкалә өчен - иң актив укылган мәкалә(Samsung Tab S 8.4 LTE Tatar edition).

Тәкъдимнәрем шул. Фикерегез булса, язып калдырыгызчы.--Milli (бәхәс) 7 апр 2016, 07:14 (UTC)[җавап бирергә]

Яхшы идея. Ләкин Казакъ Викидә 200 мең мәкалә санын җитсен өчен якынча 120 мең мәкалә бот ярдәмендә коелган. Бәлки, безгә дә шулай ясарга кирәк? (аеруча төрле илдәге географик объектлар турында мәкаләләр).--Kitap (бәхәс) 7 апр 2016, 10:59 (UTC)[җавап бирергә]

Kitap, ботларны куллану бик әйбәт түгел. Чөнки максатыбыз - "сыйфатлы мәкаләләр" булдыру. Ботларны тиз генә 26 апрельгә - Тукайның туган көненә - 70 меңгә барып җитү өчен куллансак? Әмма 100 меңгә барып җитәр өчен 4 еллык вакыт бар. Һәм казакълар белән бу аерма, бәлки, милләттәшләребезне актив эшкә тотынырга этәргеч булыр? Көндәшлек буларак. Татарлар башка халыклардан "артта калу"ны һич яратмый бит. --Milli (бәхәс) 8 апр 2016, 12:03 (UTC)[җавап бирергә]
Ботлар ярдәмендә кою каршылыклы сорау, ләкин бүтән Вики шул ысулны актив куллана (аеруча ЧеченВики, анда тирәнлеге 1-дән азрак), казакълар да шулай эшләделәр. Минемчә, чит илдәге географик объектлар бот ярдәмендә кою ярый, мисал өчен зур илләр шәһәрләре (АКШ, Канада, Англия, Алмания, Бразилия, Һиндстан һ.б.).--Kitap (бәхәс) 8 апр 2016, 13:26 (UTC)[җавап бирергә]
Kitap, 26 апрельгә кадәр бот ярдәмендә 1 300 мәкалә булдырып буламы? (Һиндстан шәһәрләре һ.б.ш.) Derslek каршы булмасмы?--Milli (бәхәс) 8 апр 2016, 15:49 (UTC)[җавап бирергә]
Бүтән Викиләрдән аермалы буларак ТатВикидә кою эшчәнлеге бик сирәк кулланыла, шуңа күрә без ЧечВикидән, КазВикидән артта калабыз. Мин бот эшләре белән шөгыльләнмәдем, аның үзенчеләкләрен начар беләм, чөнки ТатВикидә бот кою хупланмый. Шушы тәртипне бераз үзгәртергә кирәк минемчә, аеруча географик объектларга кагылышлы мәкаләләрдә. Марат-август һәм Илнур бот белән эшләделәр.--Kitap (бәхәс) 8 апр 2016, 16:34 (UTC)[җавап бирергә]
Milli, Фикерегез хупланырлык, рәхмәт. Тик хокук бозуыбыз туктатылганча спонсорларны да, башка катнашучыларны да безгә кушылырга чакыру иртә. Гамәлдәге катнашучыларның җавапсызлыгы аркасында татар халкы исеменә китерелә торган зыянын төзәтәсе бар башта. Дөресен әйткәндә, потенциаль катнашучыларга да, спонсорларга да Россия, АКШ һәм халыкара хокукны, аның яшәяшен тәэмин итүче оешманың эчке тәртипләрен бозучы проекттан ераграк тору хәерлерәк. --frhdkazan (бәхәс) 7 апр 2016, 11:24 (UTC)[җавап бирергә]
frhdkazan, алай димә. ТатВикидә 14 актив кеше урынына 140 кеше катнашса, эчке хәлебез дә яхшырыр. Үсеш - тик яхшылыкка дип уйлыйм. Бәлки, яңа идарәчеләребез, администраторларыбыз ТатВики хакында белмичә йөри :-)--Milli (бәхәс) 8 апр 2016, 12:03 (UTC)[җавап бирергә]
Хөрмәтле Milli һәм Kitap, тәкъдимегез авыру кешенең, дәвалану урынына һәм дә чирнең йогышлы булу ихтималына игътибар итмичә, бәйрәм чарасын оештыру һәм кунакка башкаларны чакыру тырышлыгына охшашлыгын күрәм. Өстәвенә, Татар Википедиясе җәмгыяте тарафыннан сайланган идарәчеләре һәм башка катнашучыларыбыз тиешле килеш белдерелгән хокуки проблеманы чишү (проектның иминлеге) турында кайгырмый икән — ТатВики җәмгыяте юк дигән сүз түгелме? Бәлки ялгышамдыр — сез тәкъдимнәрегезне карагыз, мин күтәргән проблеманың Роскомнадзор һәм Викимедиа фонды хезмәткәрләренең игътибарын (һәм административ гамәлләрен) таләп иткәнче, аны Викимедиа стюартлары ярдәмендә чишәргә тырышырмын. Барыбызга да уңышлар теләп калам.--frhdkazan (бәхәс) 8 апр 2016, 13:46 (UTC)[җавап бирергә]
frhdkazan, артык катлауландырасын мәсьәләне, минемчә. Чөнки RUNET-тагы авторлык хокуклары халәтенә карап алыйк: баштан анда пиратлык чәчәк аткан, бернинди авторлык хокукларына беркем дә игътибар итмәгән. Әмма тора-бара - ҮСЕШКӘНСАЕН (!) - хәл уңай якка үзгәрә башлады. Киләчәктә, ENGLISH-NET, ESPAÑOL-NET һәм башка алдынгы өлешләр кебек булачак. Бездә дә шулай: баштан эшне җанландырырга кирәк, үсеш тәэмин итәргә, аннары барсы да хәл ителер. Менә бит латин/кирилл язуы буенча күпме бәхәсләштек - Аллаһыга шөкер, вакыт килгәч консенсуска килдек тә мәсьәләне итагатьле итеп чиштек. "Авторлык хокуклары"н - "идеа-фикс" итеп ясарга кирәкми. ТатВикинең юлында бу ябешкәк бер тигәнәк чүбе генә. Ул тиздән чишеләчәк, шигем юк.--Milli (бәхәс) 8 апр 2016, 15:49 (UTC)[җавап бирергә]
Хөрмәтле Milli, проектбызның төрле канун һәм тәртипләрне бозуы һәм дә клубыбызда аны төзәтергә теләүче шәхесләрнең әлегә булмавы үзен чынбарлыктан суверен дип игълан иткән ТатВики җәмгыяте яшәешенә генә куркыныч тудырса, әлбәттә хәвефләнмәс идем... Миңа татар, Россия һәм бар дөнья халыклары телләрендәге Википедияләрнең якты киләчәге кирәк — якын гасырларда гына да түгел, мәңгелектә. Бу күзлектән караганда күләм түгел, тизлек түгел — акыллы һәм ныклы эш итү кирәк (май бәйрәмнәрендә Петрозаводсктагы халыкара Викисеминарына әзерләнгәндә алдагы документларны соңгы арада тупланган тәҗрибәләр нигезендә яңартып аласы бар). Идарәчеләребез һәм җәмгыятебез шул арага кадәр үзе кыймылдый башлар, стюартларга мөрәҗәгатьнең кирәге калмас дип ышанасы кала.
Тукай дип, милләт дип, үләм дип ашыгып, әһәмиятле әйберләргә күз йому бик үк дөрес түгел. Ягъни, ТатВикидагы хәлне йә төзәтергә, йә (төзәтелгәнчә) проблематик битләрне күренүдән капларга кирәк. --frhdkazan (бәхәс) 9 апр 2016, 07:44 (UTC)[җавап бирергә]
frhdkazan, кыскача әйткәндә син төрле сылтама белән минем идеамны тормышка ашырудан читләштең :-) Сүз уңаеннан. Рәсәй һәм дөнья халыкларын кайгырырга кирәкми: алар бездән башка менә дигән яшә бирәләр. Болай да йә Африка, йә Урта Азия җирләренә "күп ярдәмләшеп" үзебез ыштансыз калдык. Һәм "Татарлар - Казанга" дип күпме милләттәшләребез куылды телдә генә "кардәш күршеләребез"дән. "Дөнья проблемнары"н чишеп йөрерлек хәлдәмени БЕЗ? Ай-һай!--Milli (бәхәс) 11 апр 2016, 04:35 (UTC)[җавап бирергә]
Milli, ТатВикида бәйгеләр оештыру, ВМРУ яки башка инициатив төркемнәр оештырган халыкара бәйгеләрдә катнашу (мәкалә язу, төрлесе) буенча эшчәнлекне үз җилкәгезгә алырга әзер булсагыз — зинһар ВП:Вазыйфалар битендә белдерегез! Осетиннар арасында актив кеше табылгач, хәзер бүлекләрендә ВМРУ ярдәмендә үз ярышларын башлыйлар. Үзем өчен ТатВикины татарларның горурлыгына әйләндерү — канун һәм тәртипләрне бозмау, милли, дини һәм башка төр шовинизмга юл куймау, һ.б. мәсьәләләр — өстендә эшләүне әлегә әһәмиятлерәк дип саныйм. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 11 апр 2016, 12:01 (UTC)[җавап бирергә]