Википедия бәхәсе:Идарәче статусын алу/18mk

From Wikipedia
Jump to navigation Jump to search

Гамәлдә булган кагыйдәләр буенча нинди дә булса тавыш бирү оештыру сайлап куелган идарәче яки идарәче андый вәкаләт тапшырган кулланучы тарафыннан башкарыла ала. Аңлавымча, сезгә Frhdkazan андый вәкаләтне беркем тапшырмады. Сез күрсәткән кандидатура Татар википедиясе идарәчесе статусына дәгъва итә алмый, чөнки татарча белми. Сезгә ул кулланучы каршында юк өметләр уяткан өчен гафу үтенеп, башлаган процедураны үз ихтыярыгыз белән туктатырга киңәш итәм. --Derslek (бәхәс) 8 окт 2014, 09:42 (UTC)

a)
« При согласии с Вашей стороны, я намерен попросить действующего администратора Marat-avgust начать соответствующую процедуру.
frhdkazan (бәхәс) 7 окт 2014, 16:46 (UTC)
»

һәм

б) кагылышлы кагыйдәбез билгеләгән идарәче булырлык критерийларына намзәт туры килә. -- frhdkazan (бәхәс) 8 окт 2014, 13:11 (UTC)
  • Чынлап та ТатВики идарәчесе өчен саф татар телен белү - төп шарт. Идарәче татарча белешмәләр, игъланнар ничек язарга белергә тиеш, татарча фикер алышуда катнашырга тиеш. Шуңа күрә барлык критерийларның татарча белү - иң мөһим шарты.--Kitap (бәхәс) 8 окт 2014, 14:39 (UTC)
    • @Kitap: Татар Википедиясе - гомум Википедиясенең кечкенә бер өлеше. Идарәче белешмәләр язырга, фикер алышуда катнашырга тиеш дигән бер тәртипне тапба алмадым - ягъни теләмәсә, катнашмый дигән сүз түгелме? Гөмүмән алганда, аларның эшләре бихисап. Үрнәк өчен идарәче буларак уңышлы хезмәт итүче Marat-avgust'ны китерү дөрес була. Аның сайлануга каршы булучылар, ау... -- frhdkazan (бәхәс) 8 окт 2014, 15:32 (UTC)
      • Derslek һәм Kitap игътибарына: Үз бәхәс битендә Marat-avgust күбрәк рус телен куллана, белешмәләр-игъланнарны язганы юк диярлек. Шуның аркасында, Холокост дәвамында арий булмаганнарны эшеннән чыгарганнары кебек аны идарәчелектән атып алырга җыенмыйсыз дип ышанасым килә. - frhdkazan (бәхәс) 9 окт 2014, 16:52 (UTC)

Идарәчеләр Дәрслек һәм Марат Вилданов саф әдәби татар телендә сөйләшәләр (кызганычка каршы Илнур китте), Марат-август язган мәкаләләр тулы рәвештә, хатасыз татарча языла. Әлбәттә Сез тәкъдим иткән намзәт хезмәтчел шәхес, хәрби тарих белән кызыксынучы кеше, ләкин ул язган бетерелмәгән мәкаләләр өчен һәрвакыт махсус төзәтүче кирәк. Бу Татар Википедиясе һәм идарәченең татарча белүе - иң мөһим таләбе. --Kitap (бәхәс) 8 окт 2014, 16:00 (UTC)

Русча укый белгән катнашучыларыбыз Wikipedia-logo-v2.svg Википедиянең Википедиядәге берәр битнең яки мәкаләнең "хуҗалары" юк. мәсләге турындагы тирәнрәк аңлатмаларны рус. Википедия:Собственность на статьи мәкаләсендә таба алыр. Википедия үзенең эчтәлегенең "дөрес булуы турында гарантия бирми" дигән игъланы исә мондагы берәр мәкаләнең дөрес, төзәтелгән яки тәмамланган булуы шарт түгел икәнен аңлата түгелме? -- frhdkazan (бәхәс) 8 окт 2014, 16:32 (UTC)