Вилһелм Кейтел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вилһелм Кейтел latin yazuında])
Вилһелм Кейтель
Туган телдә исем Вилһелм Бодевин Йоһанн Густав Кейтель
Туган 22 сентябрь 1882(1882-09-22)
Хельмшельроде, Түбән Саксония
Үлгән 16 октябрь 1946(1946-10-16) (64 яшь)
Нюрнберг, Алмания
Үлем сәбәбе асып үтерү[d][1]
Милләт алман
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Алмания империясе Калып:Байрак/Вейман Җөмһүрияте, Алмания байрагы (1933-1945)
Һөнәре хәрби эшлекле
Сәяси фирка Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасе
Кардәшләр Бодвин Кейтель[d][2]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышы
Хәрби дәрәҗә янарал-филмаршал[d]

 Вилһелм Кейтель Викиҗыентыкта

Вилһелм Бодевин Йоһанн Густав Кейтель (алман. Wilhelm Bodewin Johann Gustav Keitel, 22 сентябрь 1882, Түбән Саксония, Хельмшелроде шәһәре – 16 октябрь 1946, Нюрнберг, Алмания) — алман хәрби эшлеклесе, Алмания хәрби көчләренең Югары баш идарәсе штабы җитәкчесе (1938-1945), фельдмаршал (1940). Бөек Ватан сугышын һәм Аурупада Икенче бөтендөнья сугышын тәмамлаган Алмания капитуляциясенә кул куя. Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибунал аны иң төп хәрби җинаятьчеләрнең берсе буларак таный һәм үлем җәзасына тарта.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елның 9 маенда Кейтель кабаттагы Алмания капитуляциясе актына кул куя. 4 көннән соң ул кулга алына һәм тиздән Халыкара хәрби трибунал алдында җавап бирә. Аны дөньяга каршы сүз куешуда, сугышка әзерлек һәм сугыш алып баруда, хәрби җинаятьләрдә һәм кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаеплиләр. Кейтельны асып үтерүгә хөкем итәләр.

Үлем турында кара 1946 елның 16 октябрендә үтәлә. Йоаһим фон Риббентроптан соң, эшафотка Кейтель менә. Ул сакчылар ярдәменнән башка, үзе исемен әйтеп менә һәм иң ахырда мондый сүзләрне әйтә: «Мин кодрәтле Раббымнан Алмания халкына мәрхәмәтле булуын үтенәм. Ике миллионнан артык алман солдаты Ватаннары өчен миннән алдарак һәлак булдылар. Мин улларым артыннан барам – Алмания өчен».

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Andrus B. C. I was the Nuremberg jailer — first — NY: Coward-McCann, Inc., 1969. — 210 p.
  2. Каталог Немецкой национальной библиотеки