Владимир Жаворонков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Жаворонков latin yazuında])
Владимир Жаворонков
Туган 9 май 1985(1985-05-09) (38 яшь)
Казан, ССРБ
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре табиб

Владимир Владимирович Жаворонков (1985 елның 9 мае, Казан, ССРБ) — табиб. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәренең сәламәтлек сак­лау идарәсе җитәкчесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Жаворонков 1985 елның 9 маенда Казанда туа. 2008 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 2006 елда университетта укыганда ук, 6 нчы номерлы Казан Шәһәр клиник хастаханәсенең кече медицина хезмәткәре булып башлый.

2010 елдан табиб-хирург, шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерында эшли башлый. 2011 елдан 2015 елга кадәр Республика клиник онкология диспансеры эндоскопия бүлегенең табиб-эндоскописты, диагностика, дәвалау һәм реабилитацион чараларның яңа ысулларын эшләү һәм кертү бүлеге мөдире, 2015 елдан рентгенохирургия методлары бүлеге мөдире, табиб-рентгенолог. 2016 елда Республика онкология диспансерында оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары булып эшли башлый.

2019 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы итеп билгеләнә[1].

2019 елда «Россия лидерлары» конкурсы җиңүчесе була[2].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны Алия. Ике баласы бар: Федор һәм София[3].

Владимир Жаворонков татар телендә яхшы сөйләшә, «Шәһри Казан» гәҗитенә биргән интервьюсында «Минем бабам татар иде — Багданов Рифкать Закуан улы. Ул мине кечкенәдән «татарча сөйләшә белергә тиешсең», дип үстерде», дип әйтә[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]