Владимир Мостович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Мостович latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Владимир Мостович
Туган 20 апрель (2 май) 1880
Рига, Россия империясе
Үлгән 5 август 1935(1935-08-05) (55 яшь)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер Рижский политехнический институт[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Мәскәү тау эше академиясе[d]
Эш урыны: Мәскәү тау эше академиясе[d]
Известен как: автор комбинированного метода переработки руд (метод Мостовича)

Владимир Яковлевич Мостович (1880-1935) — рус һәм совет галим-металлургы. РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1934). Себердә металлургия фәнни мәктәбенә нигез салучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мостович Владимир Яковлевич 1880 елның 8 (20) апрелендә Рига шәһәрендә туган. 1897 елда Рига чреаль училищесын тәмамлый, Рига политехник институтының химия бүлегендә укып, 1903 елда инженер-технолог дипломы ала. 1903 елның 1 августында Томск технология институтының металлургия лабораториясенә өлкән лаборант итеп тәгаенләнә.

1906 елда ике елга Германиягә һәм бер елга АКШ-ка командировкага җибәрелә. Германиядә ул әйдәүче, алдынгы профессорларының лекцияләрен тыңлый, Шарлоттенбург, Фрейденбург тау академиясендә эшләүче профессорлардан металлургия проблемаларын өйрәнә, кайбер заводлар һәм завод лабораторияләренә килә. АКШ-та Бостон технология институтында профессор Н. О. Һофман лекцияләрен тыңлый, Һарвард университетында профессор Е. Е. Петерстә бакыр металлургиясе буенча курс тыңлый; Колумбия университетының металлургия лабораториясендә профессор Н, М, Һавста шөгыльләнә. 1910 елның җәендә ул кабат Германиядә булып, Шарлоттенбург политехникумы лабораториясендә металлография һәм аны төсле металлар металлургиясендә куллану буенча башлаган эшләрен дәвам итә.

1911 елда Варшава политехник институтының металлургия кафедрасында штаттагы укытучысы итеп тәгаенләнә. 1912 елның сентябреннән алып Томск технология институтының экстраординар профессоры сыйфатында тора; металлар металлургиясе буенча курслар алып бара, төсле металлар металлургиясе, пробиркалар сәнгате буенча махсус курслар, химик технология лабораториясендә дәресләр алып бара һәм дипломнар проектлау белән шөгыльләнә. Институтның проректоры була (1919 ел, июнь-1920 ел, ноябрь), сәнәгать бүлеге әгъзасы (1919 й.), 1913/14 уку елында шәһәр профессорлар дисциплинар суды әгъзасы, 1920 елда кафедраның профессоры итеп раслана.

1925 елдан Мәскәү тау академиясында укыта, төсле металлар лабораториясе мөдире була.

1931 елда Томск технология институтын яңартып коргач, Орджоникидзега (хәзерге Төньяк-Кавказ тау-металлургия институты) металлургия институтына профессор итеп тәгаенләнә. 1934 елда техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1929-1932 елларда Урал бакыр заводларын реконструкцияләү чорында бакыр эретү технологиясен эшләүдә актив катнаша.

Мәскәүдә 1935 ел, 5 августта, вафат була.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мостович Владимир Яковлевич // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Мостович, Владимир Яковлевич / Т. В. Глембоцкая // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
  • Сборник трудов / Главзолото. — М.-Л.: ОНТИ-НКТП-СССР. Глав. ред. лит-ры по цветной металлургии, 1936. (с биографией)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]