Владимир Никитин (Социалистик Хезмәт Герое)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Никитин (Социалистик Хезмәт Герое) latin yazuında])
(Владимир Никитин (1929) битеннән юнәлтелде)
Владимир Никитин
Туган 9 гыйнвар 1928(1928-01-09)[1] яки 7 гыйнвар 1929(1929-01-07)
Үлгән 4 август 1969(1969-08-04)
Һөнәре тракторист

Владимир Никитин (7 гыйнвар, 1929 (яки 1928), Башкорт АССР, СССР - 1969 елның 4 августы, Тат АССР, СССР ) - Сарытау өлкәсе Маркс районы "Россия" колхозы тракторчысы, Социалистик Хезмәт Герое ( 1966).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Александрович Никитин 1929 елның 7 гыйнварында (башка чыганаклар буенча 1928[2] \) Башкорт АССРында (хәзерге Башкортостан Республикасы) туган. Милләте - рус.

1943 елда гаиләсе белән Сарытау өлкәсенең Совет районы Отроговка авылына (хәзерге Степное авылы) күченә һәм җирле «Прогресс» колхозына прицепщик булып эшкә урнаша.

1945 елда механизаторларның 3 айлык курсын тәмамлый һәм СТЗ тракторларында тракторчы булып эшли. [3] .

Төньяк флотта хезмәт итеп кайтканнан соң, Отроговкага кайта һәм Сарытау өлкәсенең Маркс районындагы "Россия" колхозына тракторчы булып эшкә урнаша. Чирәмне үзләштерү вакытында, ДТ-54 тракторына күчә, җитештерү күләмен 150-200 процентка җиткерә: 1961 елда 1501 гектар җир сөрә, 1962 - 1685 гектар, 1963 - 1721 гектар, 1964 елда - 1814 гектар, 1965 елда - 1910 гектар.

1959-1965 елларда аның бригадасында бөртеклеләр уңышы гектардан 11 центнердан түбән төшми. [3] .

1966 елның 23 июнендә СССР Югары Советы Президиумы боерыгы белән "бодай, арыш, карабодай, дөге, башка бөртекле һәм азык культуралары җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда һәм техниканы югары җитештерүчән файдалануда ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә [2] .

Отроговка авылында яши.

1969 елның 4 августында Татарстан АССРга командировкага килә, кызганычка каршы, салам әзерләгәндә вафат була [3] .

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 6 декабрендә [2] Степное бистәсендә Владимир Никитин яшәгән йортка мемориаль такта куелган.

2012 елда паркта Дан аллеясында-Герой бюсты урнаштырылган .

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://trud-slava.ru/index.php/veterany/zavolzhe/sovetskij-rajon/129-nikitin-vladimir-aleksandrovich
  2. 2,0 2,1 2,2 Никитин Владимир Александрович (09.01.1928-04.08.1969). Книга Трудовой Славы АПК. 2020-04-15 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «вх» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән