Владимир Стремовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Стремовский latin yazuında])
Владимир Стремовский

Владимир Стремовский (15 май 1917 ел, Цибулево, Херсон губернасы, Россия империясе — 1983 ел, ССРБ) — совет галим-юристы, юридик фәннәр докторы, Кубань университетының җинаять процессы кафедра профессоры (1970-1980)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стремовский Владимир Азарович 1917 елның 15 маенда (2 май) Россиянең Херсон губернасы Цибулево авылында туган.

1940 елда Харьков юридик институтын тәмамлый, аспирантурада кала.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, Кызыл Армиягә чакырыла, Белоруссиядә оборона алышларында һәм Мәскәүне саклауда катнаша. Сугышны Көнчыгыш Пруссиядә тәмамлый. Фронтта «Мәскәүне обороналаган өчен», «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һ.б. бүләкләнә.

1945-1960 елларда Харьков өлкәсе прокуратурасында тикшерүче һәм прокурор-криминалист булып эшли, бер үк вакытта Харьков юридик институтының җинаять хокукы һәм процессы кафедрасында, ССРБ КГБ югары мәктәбендә, ССРБ Генераль прокуратурасы тикшерүчеләрнең квалификациясен күтәрү курсларында укыта.

1955 елда «Совет җинаять процессында алдан карау (төп мәсьәләләр)» темасына диссертация яклый. 1960 елда тулысынча гыйльми һәм укыту эшенә күчә, Ростов дәүләт университетының җинаять хокукы һәм процессы кафедрасында булачак юристларны укыта. Биредә ул 1970 елга кадәр эшли.

1967 елда «Совет җинаять процесында алдан тикшерүнең асылы һәм катнашучылары» темасына докторлык диссертациясе яклый.[2].

1970 елда Кубань дәүләт университетының (Краснодар) җинаять процесы кафедрасы профессоры вазыйфасын башкара.

Җинаять процессын, криминалистика, прокурор күзәтүе өлкәсендә 130 га якын гыйльми хезмәт (шул исәптән 14 монография һәм уку әсбабы) язган.

1983 елда вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
  • «Мәскәүне обороналаган өчен» медале
  • «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале[3].

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Предварительное расследование в советском уголовном процессе (1958)
    • Участники предварительного следствия в советском уголовном процессе (1966)
    • Сущность и участники предварительного следствия в советском уголовном процессе (1967)
    • Вопросы дальнейшего совершенствования законодательства о защите на предварительном следствии, структуре и деятельности следственного аппарата в СССР

[4]

Искәрмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. О ТЕХ, КТО СПАС ТЕБЯ, РОССИЯ! Преподаватели, сотрудники и студенты Кубанского государственного университета — участники и ветераны Великой Отечественной войны. Стремовский Владимир Азарович (1917—1983) (PDF), archived from the original (PDF) on 2022-03-19, retrieved 2022-05-31 
  2. Стремовский, Владимир Азарович(үле сылтама)
  3. СТРЕМОВСКИЙ ВЛАДИМИР АЗАРОВИЧ(үле сылтама)
  4. Стремовский, Владимир Азарович(үле сылтама)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]