Көнчыгыш Пруссия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көнчыгыш Пруссия latin yazuında])
Көнчыгыш Пруссия

1772 — 1945



 

Байрак Герб
Башкала Көнигсберг
Мәйдан 36993.9 км²
Халык 2490000 кеше
 -  1824–1878 Пруссия вилаяте
 -  1919 Версаль килешүе

Көнчыгыш Пруссия (алман. Ostpreußen, рус. Восточная Пруссия, пол. Prusy Wschodnie, литв. Rytų Prūsija) — элекке Пруссиянең һәм Алман империясенең вилаяте. Әлеге вакытта Польша, Литва һәм Россия составында.

Тәү башта Көнчыгыш Пруссия территориясендә прусслар (балт кабиләсе) яшәгән. XIII гасырда бу территорияне Тевтон ордены басып алган, исән калган прусслар әкренләп христиан диненә күчерелгәннәр. Алдагы гасырлар дәвамныда үткәрелгән алманлаштыру һәм колонизация сәясәте нәтиҗәсендә алманнар өстенлек итүче халыкка әйләнгән. 1466 елда, икенче Торн килешүеннән соң Польша территорясе булып киткән. 1525 елда Польша вассалы сыйфатында Пруссия һерцоглыгы барлыкка килгән. 1657 елда ул бәйсезлеккә ирешкән, ә 1701 елда Пруссия кыйраллыгының өлеше булып киткән. 1772 елда Көнчыгыш Пруссия вилаяте оештырылган, 1829—1878 елларда Көнбатыш Пруссия белән Пруссия вилаятенә берләштерелгән. Версаль килешүеннән соң Көнчыгыш Пруссия Алманиянең экславы булып калган; шуның өстенә вилаятьнең бер өлеше (Мемел шәһәре һәм аның әтрафлары) Литвага күчкән.

1945 елда Потсдам конференциясенең карары буенча Көнчыгыш Пруссиянең өчтән бер өлеше, шул исәптә аның башкаласы Көнигсберг Советлар Берлеге составына кергән, калган өлеше исә Польша составына күчкән.