Всеволод Сластников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Всеволод Сластников latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 1915
Туу урыны Омский район[d], Омск өлкәсе
Үлем датасы 1972
Үлем урыны Казан, РСФСР, СССР
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены

Всеволод Степанович Сластников (15 октябрь 191515 гыйнвар 1972) — ССРБ  дәүләт һәм партия эшлеклесе. Казан шәһәренең шәһәр башкарма комитеты (1955—1957) һәм КПССның шәһәр комитеты (1957—1959) рәисе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сластников Всеволод Степанович 1915 елда Омск губернасының Лузино авылында туа. 1939 елда инженер-химик-технолог белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1939 елдан 1940 елга кадәр Павлоград шәһәрендә №558 заводында эшләгән. 1940—1955 елларда Казанның 40 нчы заводында смена мастеры, остаханә начальнигы, ОТК начальнигы, ә 1952—1955 елларда завод директоры булып эшли.

Аның турыдан-туры катнашында кислоталарны тоту җайланмасы кертелде, яңа технология буенча дары җитештерүнең ике өзлексез линиясе төзелә.

1955 елның 17 мартында Казан шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. 1957 елдан 1959 елга кадәр КПСС Казан шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфасында. 1959 елдан — Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе урынбасары, 1971 елдан — ТАССР Дәүләт Планы Рәисе.

В.С. Сластников сайланулы партия һәм совет оешмалары эшендә актив катнашты. Ул ТАССР Югары Советы депутаты итеп (1955-1972) сайлана, КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, КПССның XXI съезды делегаты (1959) була.


Ватан алдындагы зур казанышлары өчен Всеволод Степанович Кызыл Байрак Хезмәт, Хөрмәт Билгесе орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Всеволод Степанович 1972 елның 15 гыйнварында Казанда вафат була. Арча зиратында күмелә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]