Вәхыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәхыш latin yazuında])

Вәхыш (Сурхаб; таҗ. Вахш, фар. وخش) — Таҗикстандагы елга, Пәнеҗ елгасы белән кушылып Амудәрья елгасыны хасил итәләр. Гомуми озынлык 786 км, бассейн мәйданы 39,1 тыс. км², уртача су чыгымы 156 м³/с тәшкил итә. Елганың башы Памирда Корженевская пигы (7105 м) районында. Вәхыш тамагында «Юлбарыс сызасы» тыюлыгы урнаша. Вәхыш бассейнында гомуми мәйданы 1737 км² белән 569 тау күле бар, алар 2800–3500 м биеклектә урнашалар. Вәхыш елгасы үзәненедә Нарәк, Сәрбәнд һәм Кургантүбә шәһәрләре урнашалар. Вәхыш һәм Кызылсу елгалары субүләре — Вәхыш сырты (биеклеге 3000 м артык).

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәхыш — Амудәрья елгасының уң кушылдыгы (Арал диңгезенең эчке агымы бассейны). Бассейнның күпчелек өлеше Памир-Алай тау системасы эчендә урнашкан. Елга Кызылсу һәм Муксу елагалары кушылудан хасил була һәм Сурхаб исеме астында көнбатышка ага; Обихингоу елгасы кушылудан соң Вәхыш дип атала һәм көньяк-көнбатышка ага.

Вәхыш күбесенчә тар үзәндә ага, кайбер урыннарда тирән тарлавыкта; тамактан 170 км ераклыкта Вәхыш үзәненә чыга һәм тармакларга бүленә. Урта агымда уртача су чыгымы 660 м³/с, иң күп (июльдә) — 3120 м³/с, иң аз (февральдә) — 130 м³/с. Елгада Головная һәм Нурәк ГЭС салганнар (2,7 млн. кВт). 2009 елда Россия капиталы белән Сангтуда ГЭС-1 салганнар. Тармакта елганың киңлеге 305 м, тирәнлге 3,5 м тәшкил итә.