Арал диңгезе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арал диңгезе latin yazuında])
Арал диңгезе
Сурәт
Дәүләт  Казакъстан
 Үзбәкстан
Административ-территориаль берәмлек Казакъстан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 31 метр
Күлгә коючы елгалар Амудәрья
Объектның бассейны илләре Казакъстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Төрекмәнстан һәм Таҗикстан
Бассейн мәйданы 690 000 км²
Алмаштырылган Малое Аральское море[d] һәм Большое Аральское море[d]
Озынлык 428 km
Киңлек 284 km
Вертикаль тирәнлек 42 метр һәм 8,7 метр
Мәйдан 8303 км² (август 2015)
Коллаж
Карта
 Арал диңгезе Викиҗыентыкта

Арал диңгезе (Арал; каз. Aral tengizi, Арал теңізі, үзб. Orol dengizi, каракалп. Aral ten'izi; арал — утрау) — Урта Азиядә агымсыз тозлы калдык күл-диңгез. Үзбәкстан һәм Казакъстан Республикалары арасында урнашкан. Аңа Амудәрья һәм Сырдәрья елгалары коя. Арал диңгезе төнъяк ярында Казакъ далалары урнашкан.

Арал диңгезе дөнья күләмендә үзенең зур мәйданы югалткан күл булып санала. 1989 елдан ике өлештән тора башлады: Сырдәрья, аерым елларда Амудәрья сулары диңгезгә, гомумән, килеп җитми, чөнки аларның сулары сугару өчен бик күп файдаланыла. Шул сәбәпле экология катастрофасы башланды; балык тоту кимеде, күп торак нокталар диңгездән ераклашты; климат шартлары үзгәрде. Арал диңгезе дөньякүләм суы нык кипкән күлләр исәбенә керә.

Күрсәткечләр 1960 1990 2003 2004 2007
Тирәнлеге, м 53,4 38,2 31,0
Күләме, км³ 1083 323 112,8 75
Мәйданы, мең км² 68,9 36,8 18,2 17,2
Тозлылыгы, 9,9 29 78 100
Агым, км³/ел 63 12,5 3,2[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2001 елына мәгълүматлар
1960–2014