В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты (Россия Фәннәр академиясе)
| В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 9 февраль 1944[1] |
| Кыскача исем | ИРЯ РАН |
| Архивлары саклана | Архив Российской академии наук[d] |
| ... хөрмәтенә аталган | Виктор Виноградов |
| Җитәкче | Федот Петрович Филин[d][2] һәм Сергей Петрович Обнорский[d][1] |
| Менеджер/директор | Фёдор Борисович Успенский[d] |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Мәскәү |
| Ана ширкәт | Отделение историко-филологических наук РАН[d] һәм Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[3] |
| Хезмәткәрләр саны | 135 |
| Өйрәнелгән тармак | рус теле |
| Рәсми веб-сайт | ruslang.ru(рус.) |
| Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | [d] |
![]() | |
Россия Фәннәр академиясенең Рус теле институты — Россия фәнни оешмасы, Россия Фәннәр академиясенең Тарих-филология фәннәре бүлекчәсенә керә. 1944 елда элеккеге ИФЛИ-ны (Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институты, 1931-1941) яңартып оештыру нәтиҗәсендә барлыкка оештырылган[4]. 1995 елда учреждениегә күренекле совет лингвисты академик В. В. Виноградов исеме бирелә.
Эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Рус телен өйрәнүдә файдалы юнәлешләрне билгеләү һәм русистика өлкәсендә фундаменталь, эзләнү һәм кулланма гыйльми тикшеренүләр үткәрү»[5], шул исәптән, хәзерге рус әдәби теле нормаларын кулланган грамматикаларны, сүзлекләрне һәм белешмәләрне экспертизалау институт эшмәкәрлегенең максаты булып тора[6].
Институтта электрон формадагы текслар җыелмасына нигезләнгән мәгълүмати-белешмә системасы булдырылган. Ул беренчел чиратта тел лексикасын һәм грамматикасын гыйльми өйрәнү өчен тәгаенләнгән.
Рус теле буенча белешмә бирү хезмәте дә эшләп килә, ул рус телмәрен дөрес куллану буенча аерым кешеләргә һәм оешмаларга консультация бирүгә тәгаенләнгән
Үз матбугаты фәнни, фәнни-популяр басмалары бар: хәзерге русистика өлкәсендәге тикшеренүләрне координацияләү өчен «Русский язык в научном освещении» дип аталган халыкара фәнни журнал булдырылган; шулай ук «Русская речь» фәнни-популяр журналы, фәнни-популяр китаплар, сүзлекләр һәм энциклопедияләр нәшер ителә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Летопись Российской академии наук. Т. VI. 1941—1945 — Москва: Архив Российской академии наук, 2021. — 592 бит — ISBN 978-5-6046932-0-9
- ↑ Успенский В. А. Серебряный век структурной, прикладной и математической лингвистики в СССР и В. Ю. Розенцвейг: Как это начиналось (заметки очевидца), The “silver age” of structural, applied, and mathematical linguistics in the USSR and V. Yu. Rosenzweig: how it all began (notes of an eyewitness) // Очерки истории информатики в России — Новосибирск: 1998. — ISBN 5-7692-0101-0
- ↑ Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
- ↑ Истоки. Кафедра русского языка КГПИ. әлеге чыганактан 2015-04-02 архивланган. 2018-12-13 тикшерелгән.
- ↑ Устав ФГБУН Института русского языка им. В. В. Виноградова. Нормативные документы. ИРЯ РАН. 2016-09-17 тикшерелгән.
- ↑ Приказ Министерства образования и науки Российской Федерации (Минобрнауки России) от 29 декабря 2008 г. N 401 "Об утверждении списка высших учебных заведений и иных организаций, которыми проводится экспертиза грамматик, словарей и справочников, содержащих нормы современного русского литературного языка при его использовании в качестве государственного языка Российской Федерации". 2018-12-13 тикшерелгән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Русского языка институт имени В.В. Виноградова РАН // Большая российская энциклопедия. Том 29 — М., 2015. — Б. 76.
