В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты (Русия Фәннәр академиясе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты (Русия Фәннәр академиясе) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты
Сурәт
Нигезләнү датасы 1944
Кыскача исем ИРЯ РАН
... хөрмәтенә аталган Виктор Виноградов
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Административ-территориаль берәмлек Мәскәү
Ана ширкәт Отдел историко-филологических наук[d]
Хезмәткәрләр саны 135 кеше кеше
Рәсми веб-сайт ruslang.ru
Өйрәнелгән тармак Рус теле
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]

Русия Фәннәр академиясенең Рус теле институты — Русия фәнни оешмасы, Русия Фәннәр академиясенең Тарих-филология фәннәре бүлекчәсенә керә. 1944 елда элеккеге ИФЛИ-ны (Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институты, 1931-1941) яңартып оештыру нәтиҗәсендә барлыкка оештырылган[1]. 1995 елда учреждениегә күренекле совет лингвисты академик В. В. Виноградов исеме бирелә.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Рус телен өйрәнүдә файдалы юнәлешләрне билгеләү һәм русистика өлкәсендә фундаменталь, эзләнү һәм кулланма гыйльми тикшеренүләр үткәрү»[2], шул исәптән, хәзерге рус әдәби теле нормаларын кулланган грамматикаларны, сүзлекләрне һәм белешмәләрне экспертизалау институт эшмәкәрлегенең максаты булып тора[3].

Институтта электрон формадагы текслар җыелмасына нигезләнгән мәгълүмати-белешмә системасы булдырылган. Ул беренчел чиратта тел лексикасын һәм грамматикасын гыйльми өйрәнү өчен тәгаенләнгән.

Рус теле буенча белешмә бирү хезмәте дә эшләп килә, ул рус телмәрен дөрес куллану буенча аерым кешеләргә һәм оешмаларга консультация бирүгә тәгаенләнгән

Үз матбугаты фәнни, фәнни-популяр басмалары бар: хәзерге русистика өлкәсендәге тикшеренүләрне координацияләү өчен «Русский язык в научном освещении» дип аталган халыкара фәнни журнал булдырылган; шулай ук «Русская речь» фәнни-популяр журналы, фәнни-популяр китаплар, сүзлекләр һәм энциклопедияләр нәшер ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Русского языка институт име­ни В.В. Ви­но­гра­до­ва РАН // Большая российская энциклопедия. Том 29 — М., 2015. — Б. 76.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]