Галина Канапацкая

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галина Канапацкая latin yazuında])
Галина Канапацкая
Туган телдә исем пол. Halina Konopacka
Туган 26 февраль 1900(1900-02-26)
РИ, Польша, Петроков губернасы, Рава өязе, Рава-Мазовецка
Үлгән 28 гыйнвар 1989(1989-01-28) (88 яшь)
АКШ, Флорида (штат), Волуша, Дейтона-Бич
Күмү урыны Брудно зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Польша байрагы Польша
Һөнәре спортчы (җиңел атлетика)
Җефет Игнатий Матушевский
Кардәшләр Tadeusz Konopacki[d]
Бүләк һәм премияләре Польша Халык Республикасының Казанышлар ордены көмеш медале

 [[commons:Category:Halina Konopacka| Галина Канапацкая]] Викиҗыентыкта

Галина Канапацкая, Галина (Һалина) Канапацкая (Матушевская, Щербиньская) (пол. Halina Konopacka (Matuszewska, Szczerbińska); 1900 елның 26 феврале, РИ, Польша патшалыгы, Петроков губернасы, Рава-Мазовецка ― 1989 елның 28 гыйнвары, АКШ, Флорида, Волуша округы, Дейтона-Бич) [1] ― спортчы (җиңел атлетика), диск ыргыту буенча IX Олимпиада уеннары (1928, Амстердам) чемпионы, Польша спорт тарихында беренче Олимпия чемпионы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Варшаваның спорт һәм туризм музеенда Галина Канапацкаяга багышланган стенд

1900 елның 26 февралендә РИ Польша патшалыгы[d] Петроков губернасы (хәзерге Польшаның Лодзь воеводалыгы) Рава-Мазовецка[d] шәһәрендә татар гаиләсендә туган.[2] 8 яшендә гаиләсе белән Варшавага күченә. Варшава университетының[d] филология факультетында укый. Җиңел атлетика, теннис, йөзү, баскетбол буенча ярышларда Студентлар спорт берлеге командалары өчен чыгыш ясап, үзен күпкырлы спортчы итеп күрсәтә, җайдак йөрү һәм автомобиль йөртү күнекмәләренә ия була, тау чаңгысы спорты битләүләрендә дә таныла: Татра[d] тауларында спортчының кызыл төстәге киемгә тугрылыгы аркасында аның Czerbieta кушаматы барлыкка килә (пол. kobieta w czerwieni — «кызылдан киенгән ханым»нан кыскартылган). [3]

1924 елда поляк җиңел атлетларының француз тренеры Морис Баке ярдәме белән Канапацкая җиңел атлетикада диск ыргытуда махсуслаша. Әлеге сезонда ул бу дисциплинада 23,45 м нәтиҗәсе белән Польша чемпионы титулын яулый. 1926 елның җәендә Варшавада ике яңа дөнья рекорды куя ― 34,15 һәм 34,90; 1927 елда Олимпия алды елында 39,18 нәтиҗәсе күрсәтеп, югары дөнья казанышын яңарта.

1928 елның 31 июлендә Амстердамда IX Олимпиада уеннарында алтын медаль яулый: квалификациядә аның дискы 39,17 м, финалда 39,62 м ераклыкка оча, бу җиңү яңа дөнья һәм Олимпия рекорды бирә. [4] Галина Канапацкаяның алтын медале Олимпия уеннарында поляк спортчыларының чыгышлары тарихында беренче югары бүләк була. Аның дөнья рекорды 4 елга якын саклана. 1932 елның 15 маенда гына ватандашы Ядвига Вайс ул күрсәткечне узып китә. [5]

1927 һәм 1928 елларда Польшада «Елның иң яхшы спортчысы» дип таныла. [6][7] 1926 һәм 1930 елларда диск ыргытуда Бөтендөнья хатын-кызлар уеннары[d] чемпионы була (37,71 һәм 36,80 нәтиҗә белән), 1926 елда шулай ук 3,628 кг авырлыктагы ядрәне ике кул белән атуда бронза яулый (19,25). 26 тапкыр Польша чемпионы була, иң күп алтын медальләрне ядрә ату[d] (1924―1928) һәм диск ыргытуда[d] (1924―1928, 1930, 1931) яулый.

1930-елларда, Ян Малцужиньский һәм Чеслав Спыхала белән микста чыгыш ясап, тенниста югары нәтиҗәләр күрсәтә. 1937 елда илнең иң яхшы ун теннисчысы исемлегенә керә. Бу чорда Халыкара хатын-кызлар спорты федерациясе советы әгъзасы була, Польшаның Олимпия хәрәкәтендә мөһим роль уйный, 1936 елгы Кышкы һәм Җәйге Олимпия уеннарында мактаулы кунак сыйфатында катнаша.

Таланты спорт ареналарында гына түгел, сәнгатьтә дә чагылыш тапкан. Аның шигырьләре поляк әдәби басмалары битләрендә басыла, 1929 елда «Бервакыт» (пол. Któregoś dnia) җыентыгын чыгара; аны чыгаруда танылган шагыйрь һәм Przegląd Sportow газетасының баш мөхәррире Казимеж Вежиньский ярдәм итә, ул шулай ук Амстердамда Олимпиадада сәнгать конкурсларында[d] әдәбият буенча конкурста «Олимпия дәфнәсе» (пол. Laur Olimpijski) лирик әсәре өчен алтын медаль яулаган булган.

1928 елның 20 декабреннән Польша сәясәтчесе, публицист, дипломат, Польша Республикасы финанс министры (1929–1931), Польша армиясе офицеры полковник Игнатий Матушевскийда[d] (1891―1946) кияүдә була. 1939 елның сентябрендә, Икенче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, ире инициативасы белән Польшаның алтын запасын эвакуацияләүдә катнаша һәм үзе Франциягә баручы йөк машиналарының берсендә руль артында була. [8]

1940 елдан АКШта мөһаҗирлектә, сугыштан соң Польшага өч тапкыр гына кайта. АКШта яшәгәндә рәсем сәнгате белән шөгыльләнә, үзенә Helen Georgie иҗади псевдонимын ала. 1978 елда, Олимпия уеннарында җиңүеннән соң 50 ел үткәч, Польша Халык Республикасының Казанышлар орденының көмеш медале белән бүләкләнә.

1989 елның 28 гыйнварында Флориданың Дейтона-Бич шәһәрендә вафат була. Көле салынган урна Варшавага күчерелә һәм 1990 елның 18 октябрендә Брудновск зиратында гаилә каберлегендә җирләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Halina (właściwie Leonarda Kazimiera) Szczerbińska z Konopackich. www.ipsb.nina.gov.pl. 2019-05-22 тикшерелгән.(үле сылтама)
  2. 25 lat temu zmarła Halina Konopacka - mistrzyni olimpijska (pol.)..
  3. Halina Konopacka - artystka słowa, barw i ciała. sportowefakty.pl. әлеге чыганактан 2012-07-28 архивланды. 2011-04-14 тикшерелгән.
  4. 80 lat temu Konopacka zdobyła pierwszy złoty medal olimpijski. sportowefakty.pl. әлеге чыганактан 2012-07-28 архивланды. 2011-04-14 тикшерелгән.
  5. World Record Progression discus throw women. athletix.org. әлеге чыганактан 2012-07-28 архивланды. 2011-04-14 тикшерелгән.
  6. Plebiscyt rok po roku — 1927. mistrzowiesportu.pl. әлеге чыганактан 2012-07-28 архивланды. 2011-04-14 тикшерелгән.
  7. Plebiscyt rok po roku — 1928. mistrzowiesportu.pl. әлеге чыганактан 2012-07-28 архивланды. 2011-04-14 тикшерелгән.
  8. 110 lat temu urodziła się Halina Konopacka. sportowefakty.pl. әлеге чыганактан 2012-07-28 архивланды. 2011-04-14 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]