Галия Науразбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галия Науразбаева latin yazuında])
Галия Науразбаева
Туган телдә исем Науразбаева Галия Мөдәрис кызы
Туган 1 июль 1930(1930-07-01) (93 яшь)
Бөрҗән районы Явымбай авылы
Бүләк һәм премияләре "Хезмәт Кызыл Байрак» ордены, «Октябрь революциясе» ордены

Галия Науразбаева (1.07.1930, БАССР Бөрҗән районының Явымбай авылы — 23.03.2009 Башкортстан Республикасы, Бөрҗән районы, Байназар авылы) — алдынгы савучы. «Хезмәт Кызыл Байрак», «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры, БАССР Югары Советы депутаты, Коммунистик хезмәт ударнигы, хезмәт ветераны.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Науразбаева Галия Мөдәрис кызы 1930 елның 1 июлендә Бөрҗән районы Явымбай авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Атасы Асылбаев Мөдәрис Шәриф (Мөхәммәтшәриф) улы, 1905 елда туган, гади колхозчы була. .

Бөек Ватан сугышы башлангач, атасы фронтка китә. Шул китүдән әйләнеп кайта алмый, 1943 елда хәбәрсез югала.

Итәк тулы бала белән торып калган аналары Камиләгә ишле гаиләне асравы бик авырга туры килә. Галиянең олы апасын агач эшенә җибәрәләр. Ул агачын да кискән, сал бәйләп агызыша.

Галия дә 11 яшеннән колхозга эшкә чыга. Әнисе белән ашлык утауда, печәндә эшли, аяк йөреп сарык көтә. Ашарга яраклы үләннәр табып ашап, шуның белән җан асрыйлар. Икенче елны Галиянең үзенә генә сарык көтүне ышанып тапшыралар. «Кызыл таш» колхозында (Явымбай авылы) сарыклар күп була. Сугыш чоры булгач, җаваплылык икеләтә арта. Мал санын киметергә ярамый. Бөтенесе дә фронт өчен эшләнә бит. Кыз нык тырыша, үрчем алуның артуына ирешә. Бозау караучы булып та эшләп ала.

Авыр заманда уку насыйп булмый аңа. Явымбай мәктәбенең дүрт классын гына тамамлап өлгерә.

Тырыш, эшкә әрсез кызны бераздан савучы итеп куялар. Галия беркемгә дә алдынгылыкны бирми.

Узган гасырның илленче елларында колхозларны эреләндерү эшләре башкарыла. Зур каршылыклар белән бара ул. Бу эшкә райком, райсовет, милиция вәкилләре җәлеп ителә.

Явымбай «Кызыл таш» колхозын Байназардагы Буденый исемендәге колхозга кушалар. Галия Асылбаева Байназар сөт фермасында савучы булып эшли башлый.

Башта егерме ел чамасы эш гаять авыр була. Барысы да кул көче белән башкарыла,ә тырышлар бирешми. Галия дә районның алдынгы савымчыларына ияреп эшләргә тырыша.

1958 елда Галия Мөдәрис кызы Байназар авылы малчысы Науразбаев Мөхәммәдия Мөхәммәт улына кияүгә чыгып, матур итеп дөнья көтә башлыйлар. Бер-бер артлы балалары туа. Биш балага гомер биреп, аларны олы тормышка аяк бастыралар. «Аналык даны» медале белән бүләкләнгән.

Гади гына савучы булса да, илебез Галия Науразбаева хезмәтен олы бәяли. 1969 елның ноябрь аенда алдынгы савымчы Галия Мөдәрис кызы Мәскәү шәһәрендә узган колхозчыларның III Бөтен Союз съезында делегат булып катнаша. 1975 елда IX чакырылыш БАССР Югары Советына депутат итеп сайлана.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1971 елның 7 маенда «Хезмәт Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләнә.
  • 1976 елның 23 декабрендә «Октябрь революциясе» ордены белән бүләкләнә.
  • В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә «Фидакяр хезмәт өчен» юбилей медале.
  • 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында «Фидакяр хезмәт өчен» медале.
  • «СССР 50 ел» медале
  • Бөек Җиңүнең юбилейлары хөрмәтенә Юбилей медальләре.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Башкортстан Республикасы Бөрҗән районының данлы кызлары», 2017.453500 РБ г. Белорецк, ул.50 лет Октября,55/1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]