Эчтәлеккә күчү

Гамир Яруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гамир Яруллин latin yazuında])
Гамир Яруллин
Туган телдә исем Гамир Рәшит улы Яруллин
Туган 1926(1926)
СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб, галим
Эш бирүче Дагстан дәүләт медицина университеты һәм Волгоград дәүләт медицина университеты[d]
Җефет Роза
Балалар Фәридә, Наилә, Рәшит
Ата-ана
Кардәшләр Әхмәт Тимер
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1966) һәм профессор[d] (1968)

Гамир Яруллин, Гамир Рәшит улы Яруллин (1926 елда Бөгелмәдә туган) ― табиб-паразитолог, медицина фәннәре докторы (1966), профессор (1968). Волгоград (1964-1991) һәм Махачкала (1960-1964) медицина институтларының кафедра мөдире.

Төрки телләр белгече, профессор Әхмәт Тимернең (Төркиядә: Ahmet Temir, Әхмәт Рәшит улы Яруллин, 1912–2003) бертуган энесе.

1926 елда Бөгелмәдә туган. Әтисе Рәшит Ярулла улы (1880―1938), Самар губернасы Ставрополь өязе Яңа Майна волосте (хәзерге Сембер өлкәсенең Мәләкәс районы) Мөси авылында туган, Әлмәт авылының икенче мәхәлләсе мәчете имамы, Бөгелмә өязенең икенче мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе була, 1938 елда «Атласов» эше буенча гаепләнеп, атып үтерелгән. Әнисе Зәйнәп Габделфәттах кызы (1888-1978, Әстерхан), Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы (Шәлчәле) авылында мәдрәсә мөгаллиме гаиләсендә туган, үзе дә Бөгелмә татар кызлары мәктәбендә укыткан. [1]

Бертуганнары Мөхәммәт (1908―1943), Әхмәт (1912―2003), Бәшир (1915―1955), Һава (1919―), Сәгыйт (1923―).

Бертуган абыйсы Әхмәт (1912―2003)

1951 елдан ― Дагстан медицина институтында (Махачкала шәһәре), 1960-1964 елларда доцент, зоология кафедрасы мөдире. [2]

1964-1991 елларда ― Волгоград медицина институтының биология кафедрасы мөдире. [3].

Фәнни кызыксынулар өлкәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паразитология, гельминтология, иммунопаразитология һәм эпидемиология мәсьәләләре. Гомуми һәм шәхси паразитология, гельминтология, эхинококкоз эпидемиологиясе һәм иммунологиясе буенча гыйльми хезмәтләр авторы.[4]

Хатыны Роза, кызлары Фәридә, Наилә, улы Рәшит.

  • Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. – Казань: Яз, 2012, стр.40. ISBN 978-5-904-449-14-8