Гематология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Гематология (гр. haima, и.к. haimatos кан + logos тәгълимат) — канның һәм кан ясалу органнарының нормада һәм патология вакытындагы төзелеше һәм функцияләре турындагы фән.

Гематология кан күзәнәкләрен, аларның эмбриональ үсеш чорында һәм җитлеккән организмда килеп чыгышын һәм үсешен (морфологик гематология ); кан күзәнәкләренең һәм аларның плазмаларының нормаль шартларда һәм патологик хәлдә сыйфат һәм микъдар үзгәреше кичерүен (клиник гематология); кан плазмасы һәм сывороткасының үзенчәлекләрен (серологик гематология); кан күзәнәкләренең антиген үзенчәлекләрен һәм кан системасы авырулары патогенезының иммунобиологик факторларын (иммуногематология) өйрәнә.

Гематологиянең үсеше микроскопия техникасы камилләшү белән тыгыз бәйләнгән. Микроскоп ярдәмендә итальян биологы һәм табибы М.Мальпиги 1661 елда һәм нидерландлы биолог А. Левенгук 1673 елда хайван һәм кеше канында эритроцитларны, Хьюсон лейкоцитларны тапкан, ә Гайем 1878 елда һәм Биццоцеро 1882 елда өченче күзәнәкне — тромбоцитларны ачканнар. Кан күзәнәкләренең санын исәпләү Том, Бюркер, Предтеченский һәм Горяевның исәпләү камерасын, ә гемоглобинны билгеләү Сали һ.б.ның гемоглобинометрын практикага керткәч мөмкин булды. 1891 елда рус галиме Д.Л. Романовский тәкъдим иткән ысул белән фиксажланган ягымнарны (мазокларны) паноптик буяу төшләрнең һ.б. субстанцияләрнең структур үзенчәлекләрен дифференцировкалау мөмкинлеге бирде.

Кан ясалу органнарының бербөтен организм белән тыгыз бәйләнешен исәпкә алучы функциональ гематологиянең үсеше шактый зур казаныш булды. 1927 елда М.И.Аринкин тарафыннан эшләнгән күкрәк сөяге җелегеннән пунктат алу ысулы зур роль уйнады. Стерналь (түш сөягенә нисбәтле) тишү тере вакытта кан ясалу органнарын өйрәнүдә гомуми танылу алды. Аринкин ысулы лимфа төеннәре һәм эчке органнар пункцияләрен эшләү өчен этәргеч булды. Яман азканлылыкны бавыр препаратлары белән дәвалау зур уңыш казанды. Совет галимнәренең кан салу буенча эшләрен дә гематология казанышларына кертергә кирәк.

1925 — 1930 елларда Д.В.Соколов, В.П.Сидоров, JI.A. Лебедев, А. В. Васильев, С. И. Смирнов, В.Г.Чагин, Д.Я. Криницын һ.б., хайванның җенесен, яшен, токымын исәпкә алып, барлык а.х. хайваннарының һәм кайбер затлы мехлы җәнлекләрнең каннарындагы эритроцитлар, лейкоцитлар һәм гемоглобиннар санын билгеләделәр һәм шулай ук лейкоцитар формуланы чыгардылар.

1931 — 1936 елларда В.И.Зайцев, К.А.Акопян һ.б. мөгезле эре терлекләрнең, атларның һәм тавыкларның гематологии күрсәткечләрен конституция һәм продуктлылык белән бәйләп өйрәнделәр. 1930 — 1940 елларда Г.В.Домрачев һәм Н.З.Обжорин хайваннарның кайбер төрләре өчен Машковский буенча лейкоцитар профиль һәм Домрачев буенча гемотологик профиль өчен челтәр эшләделәр. Канның физик-химик күрсәткечләренә шактый игътибар бирелде. 1930 — 1948 елларда С.А.Хрусталёв, И.Н.Симонов, Н.Н.Комарицин эре хайваннарда патология вакытында һәм нормада кан сүлендәге билирубин микъдарын билгеләделәр, бу исә шуннан соң хайваннардагы пигмент алмашын өйрәнүгә булышлык итте. 1948 елда Г. В. Домрачев, И.Г.Шарабрин, А.А.Кудрявцев һ.б., тоз алмашы бозылганда, кандагы фосфор һәм кальций күләмен билгеләделәр.

Гематологик тикшеренүләр канның кан ясалу органнары патологиясе вакытында гына түгел, ә бәлки төрле авыруларда да үзгәрүен күрсәттеләр, шунлыктан канны тикшерү нәтиҗәләре күпләгән йогышсыз эчке авыруларны, хирургик, йогышлы, инвазион авыруларны диагностикалау һәм фаразлау өчен кулланыла ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:В39 Ф.гистологияНабиев, гистологияФ.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.