Гильермо Аревало
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Перу |
Испан исемендәге икенче фамилия | Valera[d] |
Туу датасы | 3 ноябрь 1952 (72 яшь) |
Туу урыны | Yarinacocha[d], Коронель Портильо[d], Укаяли[d], Перу[1] |
Һөнәр төре | дәвалаучы, эшмәкәр |
Гилье́рмо Аре́вало Валера ((испан телендә: Guillermo Arévalo Valera) — 1952 елның 3 ноябрендә, Перуда, Яринакочада туган) — курандеро (дәвалаучы шаман), җәмәгать эшлеклесе, Амазонка сельвасының сыйхәтле үләннәре популяризаторы, «Анаконда рухы» (испан телендә: Espíritu de Anaconda) дәвалау үзәгенең агымдагы җитәкчесе, “Амазониянең Медицина практикасын өйрәнү һәм тарату институты”нда (IDIMA) башкарма мөдир һәм Перу сельвасын өйрәнүнең халыкара ассоциациясендә консультант.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гильермо Аревало Валера 1952 елның 3 ноябрендә Пукальпа (Перу) астында Яринакоча авылында шипибо-конибо кабиләсе гаиләсендә туган.
1970 — 1972 еллар — Яринакочада «Амазонико» хастаханәсендә (хәзерге вакытта — «Апойо № 2» госпитале) эш.
1972 — 1975 еллар —Geopsical Interncontinental компаниясендә эш. Эшләүчеләренең сәламәтлеген саклауга юнәлгән чаралар оештыру.
1977 — 1981 еллар — традицион индей медицинасын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча эш башы.
1991 — 1992 еллар — “Барысы өчен дә сәламәтлек – Гватемала” проектында киңәшче вазыйфасында эш, аннан соң —Аметра 2001 проектында (деревня Малдонадо-Ходай Анасы авылы, Перу) консультант буларак эш.
1993 елдан бирле — «Амазония Медицина практикасын өйрәнү һәм тарату институты»нда (IDIMA) башкарма мөдир. «Перу сельвасын өйрәнүнең халыкара ассоциациясе»ндә (es:Asociación Interétnica de Desarrollo de la Selva Peruana) консультант буларак эш[2].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әтисе, дон Бенито Аревало Барбаран, шипибо җәмәгатенең дәвалаучысы. Килеп чыгышы —шипибо һәм аймара кабиләләре.
Әнисе, донья Мариа Валера Теко. Килеп чыгышы — Шипибо кабиләсе. Хәзерге вакытта “Анаконда рухы” үзәгендә дәвалаучы булып эшли, чигү, тукыма буенча буяу һәм керамика кергән хатын-кыз сызыгы буенча тапшырыла торган шипибо традициясенең вәкиле булып тора.
Эшчәнлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге вакытта Гильермо Аревало Валера традицион индей медицинасы өлкәсендә эшли. Эшчәнлеге белән туган авылында да, аннан тыш та шаман атын казанган. Шипибо-конибо традициясендә аның исеме — Кестенбетца (испан телендә: Kestenbetsa — Галәм Кайтавазы). Үзенең практикасын курандеро еллык диета-кабул ителүдән башлаган, ул аны Амазонка джунглиенда изоляциядә уздырган[2]. The Amazonian great medicine сайты фикере буенча Гильермо Аревало хәзерге көндә яшәүче экспертлар һәм аяваскеро-шаманнардан дөньяда иң бөекләреннән берсе булып тора[3]. Икитос янында (Перу) «Анаконда рухы» (Espiritu de Anaconda, Anaconda Cosmica) дәвалау үзәгенең җитәкчесе булып тора. Сельваның дару үләннәре турында Амазонка индейләренең традицион белемнәрен тапшырып бөтен дөньядан өйрәнчекләрне кабул итә[4].
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2000 Башка дөньялар (Other Worlds) Ян Коунен. Шипибо кабиләсенең курандерос традициясе турында документаль фильмы.
- 2004 Блуберри Ян Коунен. Фильмда карт шаман ролен уйнады.
Библиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Arévalo Valera, Guillermo. I(4):7-8 // Medicina traditional: conceptos tradicionales en relación con enfermedades, Causa Indígena. — Lima, 1984.
- Arévalo Valera, Guillermo. El ayahuasca y el curandero shipibo-conibo del Ucayali. — Lima, 1985. — (Amazonía: Shipibo-Conibo N°1).
- Arévalo Valera, Guillermo. XLVI(1):147-151 // El ayahuasca y el curandero shipibo-conibo, América Indígena / Written by a Shipibo scholar and herbalist; see Hansson et al.. — 1986.
- Arévalo Valera, Guillermo. Las plantas medicinales y su beneficio en la salud Shipibo-Conibo. — Lima: Aidesep, 1994.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Caruso G. Onaya Shipibo-Conibo — 2005.
- ↑ 2,0 2,1 Arevalo Valera, Guillermo, 1994, Las plantas medicinales y su beneficio en la salud Shipibo-Conibo, Lima: Aidesep. p. 13
- ↑ Основные тексты к изучению Аяваски. әлеге чыганактан 2010-03-23 архивланды. 2024-10-13 тикшерелгән.
- ↑ «Башка Дөньялар» (Other Worlds) Ян Коуненның шипибо кабиләсенең курандерос традициясе турында документаль фильмы