Григорий Плотниченко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Плотниченко latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Григорий Плотниченко

Григорий Плотниченко (18 август 1918 ел, Таганрог, РСФСР — 1975 ел) Краснодар, РСФСР) — совет композиторы, фольклорчы, хормейстер, педагог, РСФСР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР-ның Краснодар Композиторлар берлеге бүлекчәсен оештыручы һәм аның беренче рәисе[1], Краснодар дәүләт педагогия институтында музыка һәм җыр кафедрасы мөдире.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның 18 августында РСФСРның Таганрог шәһәрендә туган.

8 яшендә музыка мәктәбенә укырга бара. 1936 елда Краснодардагы Пионерлар сараеның халык уен кораллары оркестрына языла.

1937 елда Краснодар музыка училищесының дирижер-хор бүлегенә укырга керә.

Бөек Ватан сугышы башында училищеның соңгы курсыннан үз теләге белән фронтка китә. Кырымда сугыша. 1942 елда кыска вакытлы артиллерия-миномет училищесын тәмамлый, шуннан соң РС-13 «Катюша» ракета миномет батареясы командиры итеп билгеләнә. Воронеж фронтында сугыша, Сталинград сугышында катнаша. 1943 елда каты яралана, кулын кисәләр, армиядән демобилизацияләнә[2]. Фронтта Кызыл Йолдыз ордены һәм ммедальләр белән бүләкләнгән.

1943 елда Римский-Корсаков исемендәге музыка училищесын тәмамлый һәм анда укытырга кала. Плотниченко, кулын югалтуга карамастан, музыка коралларында яхшы уйнарга өйрәнә. Краснодар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Төньяк Кавказ хәрби округының җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе була.

Н. Г. Чернышевский исемендәге Сарытау дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 1957 елда Краснодар дәүләт педагогия институтында музыка һәм җыр кафедрасы мөдире була. Шул ук елда ССРБ Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы итеп кабул ителә. 1966 елда институтның музыка педагогия факультеты деканы итеп билгеләнә[3].

Ул Кубань шагыйрләре әсәрләренә «Кубанда зәңгәр төннәр», «Иске курган янында», «Кубан даласы өстендә кояш», «Лирик кыз», «Кала читендә тынлык» кебек музыкаль әсәрләр иҗат иткән. Шагыйрьләр аның көенә сугыш еллары турында җырлар өчен шигырьләр иҗат итә: «Гвардеец минометчиклар», «Севастопольская», «Дон буйлап йөри...». Шулай ук курчак спектакльләренә сюиталар, балладалар, романслар һәм музыка язган.

РСФСР Композиторлар берлегенең Краснодар бүлекчәсен һәм Бөтенрусия хор җәмгыятенең край бүлекчәсен оештыра һәм аның беренче җитәкчесе була[4].

«Кубань музыка язы» сәнгать фестивален оештыручы. Хезмәтчәннәр депутатларының Краснодар край Советы депутаты итеп сайлана. «Хөрмәт Билгесе» ордены белән бүләкләнә. Музыка сәнгатенә зур өлеш керткән өчен, Плотиченко Григорий Максимович «РСФСР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була[5].

1975 елда Краснодарда вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Краснодарда кала урамнарының берсенә, шулай ук 97-нче урта мәктәпкә композитор Григорий Плотниковның исеме бирелде.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

      • Почётное звание: о присвоении заведующему кафедрой истории и теории музыки, композитору Григорию Максимовичу Плотниченко почетного звания Заслуженного деятеля искусств РСФСР // Советский педагог. — 1960. — № 38 (16 дек.). — С. 1.
      • Резникова,С. Мужество : о декане музыкально — педагогического факультета Григории Максимовиче Плотниченко / С. Резникова // Советский педагог. — 1966. — № 6 (25 февр.). — С. 1.
      • Плотниченко Григорий Максимович // Большая Кубанская Энциклопедия : в 6 т. Т. 1. : Биографический энциклопедический словарь. — Краснодар : Центр развития ПТР Краснодарского края, 2004. — С. 222.
      • Плотниченко Григорий Максимович // Трехбратов, Б. А. Историко-краеведческий словарь школьника. Ч. 2 / Трехбратов, Борис

Алексеевич., В. А. Жадан. — Краснодар : Традиция, 2008. — С. 256-258[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. О ТЕХ, КТО СПАС ТЕБЯ, РОССИЯ! Преподаватели, сотрудники и студенты Кубанского государственного университета — участники и ветераны Великой Отечественной войны
  2. О ТЕХ, КТО СПАС ТЕБЯ, РОССИЯ! Преподаватели, сотрудники и студенты Кубанского государственного университета — участники и ветераны Великой Отечественной войны
  3. О ТЕХ, КТО СПАС ТЕБЯ, РОССИЯ! Преподаватели, сотрудники и студенты Кубанского государственного университета — участники и ветераны Великой Отечественной войны
  4. О ТЕХ, КТО СПАС ТЕБЯ, РОССИЯ! Преподаватели, сотрудники и студенты Кубанского государственного университета — участники и ветераны Великой Отечественной войны
  5. Известные, знаменитые деятели культуры, искусства Краснодарского края, Кубани — артисты, художники, писатели, поэты
  6. О ТЕХ, КТО СПАС ТЕБЯ, РОССИЯ! Преподаватели, сотрудники и студенты Кубанского государственного университета — участники и ветераны Великой Отечественной войны

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]