Григорий Штендер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Григорий Штендер latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Григорий Штендер
Туган 25 май 1927(1927-05-25)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 17 август 1992(1992-08-17) (65 яшь)
Бөек Новгород, Россия
Ватандашлыгы Flag of Ukraine.svg Украина
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Киев милли төзелеш һәм архитектура университеты[d]
Һөнәре рәссам
Эш бирүче Нугурыт дәүләт үнивирситите[d]
Гыйльми дәрәҗә: мигъмарият нәмзәте[d]
Гыйльми исем: профессор

Штендер Григорий Михайлович (25 май, 1927 ел, Киев — 17 август, 1992 ел, Новгород) — совет һәм россия архитектор-реставраторы, архитектура тарихчысы, рәссам. Архитектура кандидаты (1985), Новгород университеты профессоры (1989). Новгород реставрация мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Реставрация теориясе һәм практикасы буенча күп хезмәт авторы (60-тан күчү).

РСФСР Рәссамнар берлеге һәм Архитекторлар берлеге әгъзасы, РСФСР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре. Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты (үлгәннән соң, 1996).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Штендер Григорий Михайлович 1927 елның 25 маенда Киевта туа. 1953 елда, Киев инженер-төзелеш институтын тәмамлаганнан соң, хатыны И. А. Спивак белән Новгородка киләләр, аннары инде язмышларын үзенчәлекле борынгы рус архитектура һәйкәлләре белән бәйләп, биредә мәңгегә калалар.

1950-1990 елларда Г. М. Штендер Новгород, Чернигов, Смоленск, Псков, Иске Ладога, Киев, Полоцк һәм ССРБ-ның башка иске калаларының архитектура һәйкәлләрен өйрәнә һәм тергезә. Новгородның үзендә ул 30 дан ашуы корам, монастырь корылмалары, ватандашлар төзелешен, алар арасында София соборы, Новгород кремле стенасының бер өлеше дә була.

Балалары: Штендер Вадим Грицевич һәм Штендер Ирина Грицевна.

1992 елның 17 августында Новгородта вафат була. Раштуа зиратында җирләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елда Новгородта Г. М. Штендер истәлегенә багышланган беренче фәнни-гамәли конференция үтә.

2003 елның 15-18 апрелендә Бөек Новгородта архитектор-реставратор Г. М.Штендерга багышланган икенче фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

2007 елның 18 маенда Новгород җирләре сәнгатьле мәдәнияте дәүләт музеенда Григорий Михайлович Штендерның тууына 80 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла. Күргәзмә ачылышында Штендерның туганнары һәм якыннары, аның белән бергә эшләгән кешеләр, аның талантын яратучылар катнаша. Инесса Александровна (рәссамның тол хатыны) музейга Георгий Михайловичның берничә хезмәтен, шулай ук аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле документларны тапшыра.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Штендер Г. М. Новгородское зодчество. Работы Новгородской реставрационной мастерской за 20 лет // Древнерусское искусство. Художественная культура Новгорода — М.: Наука, 1968. — 368 б. — (Древнерусское искусство). — 6300 экз. (в пер., суперобл.)
  • Штендер Г. М. К вопросу о галереях Софии Новгородской (по материалам археологического исследования северо-западной части здания) // Реставрация и исследования памятников культуры. Вып. 2 — М.: Наука, 1982.
  • Западные камеры собора Мирожского монастыря во Пскове // Древнерусское искусство. Художественная культура Х — первой половины XIII в., 1988.
  • Новое о композиционном замысле Софийского собора в Киеве // Древнерусское искусство. Художественная культура Х — первой половины XIII в., 1988.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Архитектурное наследие Великого Новгорода и Новгородской области: Каталог / Составитель и научный редактор М. И. Мильчик — СПб.: Фонд содействия реставрации памятников истории и культуры «Спас» : Информационно-издательская фирма «Лики России», 2009. — 656 б. — 500 экз. — ISBN 978-5-87417-314-2.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]