Гөлистан солыхы (1813)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлистан солыхы (1813) latin yazuında])

1813 елгы Гөлистан солыхы (рус. Гюлистанский мирный договор, фар. عهدنامه گلستان) — Персия белән Россия империясе арасындагы солых килешүе. Әлеге солых 1804-1813 еллардагы рус-фарсы сугышына чик куя.

Персия чикләре (солыхка кадәр һәм солыхтан соң)

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Персия (яшел) 1808 елгы британ харитасында

1813 елның 12 (24) октябрендә Карабахтан ерак түгел Гөлистан дигән җирлектә кул куелган. Россия империясе ягыннан генерал Р.Ф. Ртищев, Персия ягыннан яшерен эшләр буенча киңәшче Мирза Әбелхәсән-хан имзалаган.

Гөлистан солыхы фарсы шаһы Фәтх-Гали–шаһ тарафыннан апрельдә, Александр I тарафыннан майда ратификацияләнә.

Солыхның тексты 1818 елның 7 (19) августында басылып чыккан.

1812 елның октябрендә башланып киткән сөйләшүләрдә фарсы ягы Кавказ артын Россия империясеннән тулысынча аерып алуны таләп итә, һәм сөйләшүләрне өзеп, сугыш хәрәкәтләрен дәвам иттерә. Ләкин сугышта гаскәренең җиңелүе, Россия империясе белән Госманлы империясе арасында Бухарест солыхы имзалану, рус гаскәренең 1812 елгы Ватан сугышында җиңүләре фарсы ягын сөйләшүләрне яңадан башлауга һәм Гөлистан солыхын имзалауга этәрә.

Килешү буенча,

  • Карабах ханлыгы, Ганҗә ханлыгы, Шекә ханлыгы, Ширван ханлыгы, Дербент ханлыгы, Куба ханлыгы, Бакы ханлыгы, Талыш ханлыгы, шулай ук Дагстан, Гөрҗистан, Мегрелия, Абхазия Россия империясенә бирелә;
  • Россия империясе Каспий диңгезендә хәрби флот тота алу хокукы ала;
  • Персия барлык әсирләрне кире кайтарырга мәҗбүр ителә;
  • Ике илнең сәүдәгәрләренә, 5 % пошлина салымы түләп, үзара иркен сәүдә итү мөмкинлеге бирелә;
  • Бөекбритания ярдәме белән Персия Гөлистан солыхы шартларын үзгәртергә, Көнчыгыш Кавказны фарсы шаһы кул астына кайтарырга омтылып карый.

1826 елда Персия ягы Россия империясенә каршы сугыш башлый. Әлеге сугыш Россия империясенең җиңүе һәм Гөлистан солыхы шартларын яңадан ныгытучы Төрекмәнчәй солыхы төзелеп тәмамлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-338-5

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Иоанниясян А.Р. Присоединение Закавказья к России и международные отношения в начале XIX столетия. Ереван, 1958.
  2. Игамбердыев М.А. Иран в международных отношениях 1-й трети XIX в. Самарканд, 1961.
  3. Кузнецова Н.А. Иран в 1-й половине XIX в. М., 1983.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]