Дальверзин - Тепе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дальверзин - Тепе latin yazuında])
Дальверзин - Тепе
үзб. Dalvarzintepa
Сурәт
Дәүләт  Үзбәкстан
Сәгать поясы UTC+05:00
Карта
 Дальверзин - Тепе Викиҗыентыкта

Дальверзин-Тепе[1], Дальверзинтепа[1] (үзб. Dalvarzintepa) — Үзбәкстанның көньягында урнашкан борынгы шәһәрлек. III—IV гасырларда ул Кушан патшалыгының эре сәүдә-һөнәр шәһәрләренең берсе. VI—VII гасырларда патшалыкның башкаласын Бедрач шәһәрлегенә күчергәч бөлгенлеккә килгән.

Фәнни экспедицияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елдан бирле шәһәрлекне Пугаченкова Галина Анатолий кызы идарәсе астында Үзбәк ССР сәнгать белеме экспедициясе тарафыннан өйрәнелгән булган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дальверзин-Тепе цитадельдән, турыпочмаклы формадагы шәһристаннан һәм шәһәр янкормасыннан тора. Казулар барышында һөнәр һәм чүлмәк ясау остаханәләре табылган булган. 1972 елда алтын беләзекләр, алкалар, асма бизәкләр һәм борынгы зәркән осталарының башка эшләнмәләре белән хәзинә табылган булган. Йорт стеналарында рәсемнәр эллинистик дөнья йогынтысын чагылдыра, аларда шулай ук сак-сармат кабиләләре өчен хасиятле «җәнлек стиле» элементлары эзләре бар. Алар арасында борынгы һинд язмасы да сакланып калган. Ике Буддачылык гыйбадәтханәсе (III—IV гасыр) дә өйрәнелгән булган; Дальверзин-Тепе үзәгендә урнашкан аларның берсендә, Будда сурәте белән гипстан һәм балчыктан берничә төрле төстәге пот табылган булган. Безнең көнгә кадәр барып җиткән иң борынгы шахматлар II гасыр белән даталана. Алар Кушан патшалыгы башкаласы Дальверзинтепа казулары вакытында табылган булган. Болар фил һәм зебу үгезенең миниатюр сынчыклары. [2].

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Григорьев — Динамика [Электронный ресурс]. — 2007. — С. 261. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 8). — ISBN 978-5-85270-338-5.
  2. Сыртыпова С.-Х. Д. Об обнаружении средневековых монгольских шахмат на Северном Кавказе // Ориенталистика. Том 1, № 1 (2018)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Пугаченкова Г.А., Из недавних открытий в Южном Узбекистане (к проблемам Бактрийской городской культуры) // Памятники культуры: новые открытия, М., 1975.
  • Дальверзинтепе – кушанский город на юге Узбекистана. Таш., 1978.
  • Античные и раннесредневековые древности Узбекистана, Таш., 1989.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]